Меню сайта
Статистика
Форма входа
|
страница 2Авылым такмаклары.Мин язамын, сез укыгыз Замана такмакларын. Шул такмакларда чагылыр Авылым хикмәтләре. Районыбыз – нефть төбәге, Басу – кырда үзәге, Тик пенсионер бабайлар Гаиләнең терәге. Анда – кибет, монда – ларек, Барысы да "частныйлар”. Ишек төбен ирләр саклый- Кунарга да кайтмыйлар. Авылның бик күп ирләре Кырыкта да өйләнми. Кибет планы арта диләр, Халык саны ишәйми. Уңга карап җырлагач, Сулга карап елагач, Ахыр чиктә киткән читкә Кияү эзләп Гөлҗамал. Күрше "малай”, өйлән давай, Калма Сабантуйлардан. Кызлар Бохарада түгел, Эзләмә әллә кайдан. Күршекәем, Хәдичә, Куна кайтмадың кичә?! Хатыны белсә - бирер әле, Кача алмассың мичкә. Безнең очның Бурнаш та Һаман фураж урлаша. Ындырга каравыл булып По блату урнашкан. "Икеле капчык” Бикмулла Укырга ВУЗга бара. Син дә мулла, мин дә мулла, Атка печән кем сала. Төрле халык яши бездә: Татар, урыс, керәшен. Сабантуйлар гөрләп уза, Биеп – җырлап, көрәшеп. Элеп алдык, селкеп салдык Капчыкларның төпләрен. Тиле – көлде, аңлы – белде Такмазаның хикмәтен. Минвәли бәете "Ходайның якын кешесе” – Минвәли
дигән исем. Дөнъялыкны калдырулар һәммәбезгә
дә читен. Минвәлинең исәпләре яңа өй кору
булган. Төрле сәбәп эзләсәк тә, гомере
кыска булган. Яшь баласын күрә алмавы бигрәкләр
дә үкенеч. Анасына түзәр идең, үзе яшь бит,
кызганыч. Ташлап китте мул дөнъясын, гаилә,
туганнарын. "Уңган иде, яшьли китте”, - диләр
авылдашларың. Үлем үкенечле була, соң кабат
карагыз да, Туры сүзле, тырыш кеше юк инде
арабызда. Елый барча туганнарың, гаиләң,
якыннарың, Киткән көнне дә сөйләшкән өй кору
планнарын. Алып китә, һич сайламый картларын
да, яшьләрен. Бәхиллә, әни, тик елама агызып
күз яшьләрең. Соңлап кына өйләнде дә, яратты
балаларын. Төшләренә керде микән ятим
каласылары. Әлфиянең уйларында гел серләшкән
сүзләре. Минвәли хәтерләтер туган сабый
күзләре. Аяк очында Рәкыйпның Минвәли
каберләре. Исән чакта белсәк иде һәммәбез
кадерләрен. "Бәетләрне яза алмый тирәнтән кичермәгән” Өч кабер янәшә тора: Бабай, ата һәм малай. Кырык яшьтән узмас Фаил, Аллаһ әмере шулай. әни тапкан кыз балалар, "Абый” дия алмадым. Туганнарың газизлеген Әллә сонрак аңладым. Бала чакта үскән идек Игез балалар кебек. Ул шаярып сугышулар Истән чыкмастыр кебек. өч кызга бер ир бала мин- Әнинең таянычы. Гомеремне кыска язган,- Менә иң аянычы. Йөрәгем син нык тордың. Терелеп, яңа фатирга Чыгарга ният кордың. Көн дә иртән тыштан кергәч, "Салкынмы?” дип сорадың. Гаиләң белән яңа йөдә Яшәрмен дип уйладың. Сеңелләреңнең йөзләрен Күрмәс булды күзләрең. "Бәхилләгез мине”, дигән Булды соңгы сүзләрең. Нихәл итим, миннән түгел, Сукырайдым. Ни чара? Нишләр инде, китеп барсам, Әни мескен, бичара. Әти яшенә җитмәдем, кырык өч тә тулмады. Дөнъям түгәрәк булса да, Исәнлегем булмады. Күп нурлашып алган идем Армия хезмәтендә. Бик тартыштым әҗәл белән, Саулыкны көтмимен дә. Ни өзелде үзәгебез Тилмергәнеңне карап. Бер Ходаем, булыш диеп, Әрнепләр тордык елап. Изгедән иде күңелең, Алтын иде кулларың. Бер үкенеч калды – яшәп Бу дөнъядан туймадың. Мамык карлар сыйнап үтте Абыйның каберләрен. Чир гомерләрне кыскарта, Белик без кадерләрен. Калды озатып классташлар, Калды авыл урамы. Калды яшьлек, хатирәләр Әрну – моңга уралып. Балаларым, сез яшәгәз Инде минем өчен дә. Эштән кайткан чагым кебек Керермен төшегезгә. Ракип бәете Телефоннар шалтырыйлар Шомлы хәбәр илтәләр. Ракип харап булган икән Акыл – хуштан китәләр. Булмас бу хәл! Момкин тугул! Ул бит көрәшче малай! Шаулап – горләп, хаман көлеп Шаяртык яшәр шулай. Ышанмыйбыз, дөрес тугел Юмартлар була сирәк Иптәшләргә, туганнарга Анага ул нык терәк. Акчаны да таба белде Куа – куып дөнъяны Юмарт булып, шат куңелдән Бу дөнъядан туймады. Эй, алланын син бәндәсе Ни болгатты дөнъяңны? Алтын куллы, эшчән Ракип Ник ялгыштын бер мәлне? әйе, хәбәр дөрес килгән ракип кайтты табутта укыйк сабырлык догасын ана йорәге утта. Айлы куктә сызылып кына Якты йолдыз атылды. Балам, гомрең кыска булды Кояшкаең баеды. Куршеләрем, туганнарым Җыелышып килдегез. Минем язмыш гыйбрәт булсын Сез шуларны белегез. Тапка малга сөенегез Ашагыз да эчегез. Минем кук юмарт булыгыз Але барда көчегез. Көләч, таза, шук булсам да Тәкдирне җинә алмадым. Дөнъядан туймаганымны Баулар кыскач аңладым. Без биш бала устек аунап, Шаярып – көлеп кенә Яшисе иде дөнъяның Кадерен белеп кенә. Су буйлары тал – тирәктер Гайбәт тугел, гыйбрәттер. Тискәрелекне җинәргә Салкып акыл кирәктер. Гаиләмне бик яраттым. әллә шул булды сәбәп. Нәрсәләр эшләп ялгыштым? Улемем булды гаҗәп. Елый дуслар, иптәшләрең Ир уртасы булса да. Ракип, нишләп ятасың син? әйдә киттек, тор сана! Булмый торып, баулар өзгән Минем яшь гомеремне Онытмый дога кылыгыз Юатып ул – кызымны. |
Календарь
Архив записей
|