Вторник, 19.03.2024, 09:15
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Каримов Ярулла

  
  Сугыш елларына кадәр якты дөньяга аваз салган буын вәкиле мин.Авыр дәвердәге барча михнәтләрнең, ачлык-ялангачлык дарьясының каймагында йөзгән бәндә мин.Яшем җиткәч туган авылым мәктәбенә сабак тыңларга, белем эстәргә кердем.Анда җиде ел буе аң-белем туплагач, мәктәпне тоташ 5ле билгеләренә тәмамлап, "Похвальная грамота” дигән мактау кәгазенә лаек булдым.Теләсә кайсы уку йортына имтиханнарсыз кабул ителү хокукына ия булу бәхетенә ирешкәнлекне аңлата иде ошбу документ.Әммә мин беркая да китә алмадым, туган авылым минем чабуыма ябышкан иде.Авылымнан аерылып китү мөмкин түгел, чөнки мин аны өзелеп-өзелеп ярата идем. 
   Армия сафларына киткәнче авылым басуларында иген үстерү, киң-иркен болыннарда күкрәп үскән чәчәкле печәннәрне җыеп, эскертләргә кую эшләрендә тырышып хезмәт иттем.Мин кырчылык бригадирының хисапчысы вазифасын үтәдем.Дүрт ел эшләгәч, мине Владивосток якларына, Япон диңгезен күрсәтергә алып киттеләр. Армия хезмәтен шунда кичердем. 

   Япон диңгезен күрергә киткәнче, 19 яшемдә, Шәмшеруй исемле кызны, гомер буе бергә яшәрбез дип, әти-әни янына кайтарып калдырдым. Менә шул еллардан бирле, якты дөньяның матурлыгын татып, шул кыз белән яшибез инде. Биш бала – 3 егет һәм 2 кыз тәрбияләп үстердек. Үз гомеремдә ике йорт салып кердем. Кулларымда балта уйнатып, үз көчем белән төзедем әлеге йортларны.

   Иркен басуларда иген үстерү белән шөгыльләндем. Аң-белемемне күтәрү хакындагы хыялларым да күңелемнән чыкмады, гел түбәтәй астында кыбырсып торды.Яшем бераз олыгая төшкәч, күрше авлга йөреп, урта мәктәпне тәмамладым. Чистай совхоз техникумында параллель рәвештә белем эстәдем. Белем эстәү миссиям шуның белән тәмамланды. Калган аңь-белемне үзем белеп җыештырдым.

 18 ел механик вазифасында хезмәт иттем.

    Кайларда гына йөрсәм дә, хезмәт куйсам да, кулдан кәлам төшмәде. Дәртләнеп, янып-көеп иҗат итеп, 9 исемдә китап нәшир иттем, бүгенге көндә унынчы китабымны туплау белән мәшгүльмен, 30 шигыремә көйләр язылган.

Библиографическое описание

1. Я.Кәрим.  Тормыш авазы. Шигърият һәм проза. Казан 2006.

2.Я.Кәрим. Дөнья матур. Шигърият һәм проза. Казан  2007.

3.Я.Кәрим. Туган як таңнары. Шигърият һәм проза  Казан  2008.

4.Я.Кәрим.  Җырлап ямьләнә тормыш.  Җырлар һәм романслар  Казан  2009.

5.Я.Кәрим.  Яшьнәп үтте яшьлегем.  Проза һәм шигърият  Казан  2009.

6.Я.Кәрим.  Хисләр дәрьясы.  Проза һәм шигърият  Казан 2010.

7.Я Кәрим.  Афәт. Шигърият һәм проза  Казан 2011.

8.Я.Кәрим.  Күңелем җимешләре. Шигърият һәм проза  Казан 2011.

9.Я.Кәрим. Йөрәккәем яшь минем. Шигърият һәм проза  Казан 2012. 

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031