Вторник, 19.03.2024, 05:42
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 3

 Бөек шагыйрь

Бөек шагыйрь бик аз яшәсә дә,

Аның исеме мәңге яшәячәк.

Сүнмәс йолдызы ул бар халыкның,

Күңелләрдән мәңге китмәячәк.

Реакцион көчләр уртасында

Дошманнарга каршы көрәште.

Авырлыклар аны җиңә алмады,

Пушкиннарга Тукай тиңләште.

Татар поэзиясенә яңа мәктәп,

 Яңа стиль китергән кеше.

Яңа форма, яңа иҗат бирде ул,

Һич онытылмас Тукайның эше.

Милләтчеләр – халык дошманнары

Төрле яклап аны эзәрлекләде.

Халык сөйгән Тукай чигенмәде,

Бар халыкка ирек эзләде.

Тукай поэзиясые бар халыкның

Көрәшләрдә рухын күтәрә.

Үткәннәрне ачыклап өйрәтә,

Киләчәккә юллар күрсәтә.

Аның шигырьләрен, әкиятләрен

Кемнәр генә сөеп укымый.

Көчле рухлы Тукай – бөек шагыйрь

Онытылмас, мәңге онытылмый.

Наҗия Хөснетдинова. Зирекле ав.

(Яңа Чишмәм тамчылары. 2007)

Сөекле шагыйребез

Бала чагың авырлыкта узган,

Гомерең кыска булган,

Шулай да сөйгән халкыңа

Истәлегең күп калган.

Халкың җырга-моңга салган

Синең күп шигыреңне.

Хөрмәт белән, олылап

Искә ала  үзеңне.

Өйрәттең син туган телне

Онытмау кирәклеген,

Эшнең ямен-тәмен табып

Яшәүнең кирәклеген.

120 ел үтсә дә

Синең туган көнеңә,

Онытылмас шәхес булып

Калдың син күңелләрдә.

Фирадия Галимова. Шахмай ав.

(Яңа чишмәм тачылары. 2006)

   Шүрәле белән бергә

Бүген гүя сирхри тылсым

Алып китте үзенә.

Сәяхәт кылдым, иптәшләр,

Мин әкият иленә.

"Гидың үзем булам”, диеп

Шүрәле салды әйтеп.

Ә мин торам ышанмыйча,

Исем – акылым китеп.

Зур күзләрен мөлдерәтеп

Текәлгән миңа таба.

Үзе урыннан селкенми,

Мин бармыйм аңа таба.

Ниһаять, аңыма килеп,

"Әйдә”! дидем мин аңа.

Җитәкләдем дә, киттек без

Башкаларны карарга.

Менә - кәҗә белән Сарык,

Ә бусы – су анасы.

Теге "Кызыклы шәкерт”тән

Ялкау Акбай баласы.

Тик мин аңарга карамыйм,

Күзләрем Шүрәледә.

Үзгәрмичә калган аның

Борыны, мөгезе дә.

Тешләре коелып беткән,

Икесе генә калган.

Мөгаен ул яңа елда

Конфетны күп ашаган.

Зерә дә ябык икән ул,

Сөяк тә йон катламы.

Ә шулай да иң мөһиме –

Шүрәле бармаклары.

Озын, кәкре, шундый ямьсез

Шундый ямьcез алары.

Әйтерсең лә ул бармаклар

Карт агач ботаклары!

Өсте килбәтсез булса да,

Ул үзе бик сөйкемле.

Күңеле дә явыз түгел,

Мәрхәмәтле шикелле.

Бик куандым Шүрәлене

Үзем күрә алганга,

Беразга гына булса да

Аның белән булганга.

Теләсәгез әгәр сез дә

Барып кайтырга анда.

Хыял диңгезенә чумып

Утырыгыз диванда.

(Гайфутдинова Сөмбел

Альбом. 27.04.2008)

Тукай тумас башка бер илдә

Тукай, Тукай, Габдулла Тукаев!

Күңелем сиңа кат-кат эндәшә.

Исемең дә, иҗатыңдай, үзгә:

Кабатланмас, изге, милләтчә.

Балачагың үзе изге тарих –

Барлык шагыйрь аны кичергән.

Сине генә бер гаилә түгел –

Милләт үзе карап үстергән.

Бер гөнаһсыз сабй, өч яшеңнән,

Бала килеш җафа чиккәнсең.

Бер-бер артлы яңа әниләргә -

Ничә әнигә барып җиткәнсең.

Бозлы карда яланаяк торып,

Гомерлек чир бәлки алгансың.

Күңелең саф, җаның изге булып,

Нәкъ милләтчә горур калгансың.

    Син өйрәттең, Тукай!

"Һич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен һәм убыр”

                      (Г.Тукай)

Син җанында татар милләтенең,

Сине сөя, Тукай, һәр бала.

Шигырьләрең иңгәндер бишектән,

Тибрәткәнгә көйләп һәр ана.

Сине укып, ятлап без өйрәндек

Эш сөяргә, тырыш булырга.

"Кояш көлеп, тышка чакырса”да,

Дәрес укып, белем алырга.

Син өйрәттең һәм кыю булырга,

Җен-убырдан шүрләп ятмаска.

Карурманны иңләп-буйлаганда,

Шүрәледән куркып качмаска.

Син өйрәттең туган табигатьнең

Сихри гүзәллеген күрергә.

"Гаскәр кеби чыршы, нарат”ларны,

Туган җирне сөя белергә.

"Су анасы” бераз шүрләтсә дә,

Урлашуны чит-ят иттек без.

Хуҗасы юк әйбер-караны да

Урынына куеп киттек без.

Шулай, Тукай, бөек шагыйребез!

Син үстердең татар баласын.

Хыянәтсез, сабыр, сөяр итеп

Ана телен, Казан каласын.

"И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле”...

Бу сүзләрең татар гимны булды,

Без җырлыйбыз аны һәр көнне.

Гатина Кадрия. Зирекле ав.

(Яңа Чишмәм тамчылары. 2006)

          Тукайга

Кышлар үтте, язлар җитте,

Бар табигать уянды.

Язлар белән бергә килде

Тукайның туган таңы.

Бөек шагыйрь халкыбызга

Күп шигырьләрен язган.

Без укыйбыз, өйрәнәбез,

Көчле рухлы, ул хәйран.

Тукаемның балачагы

Искиткеч авыр булган.

Чыдам булган, түзем булган,

Белеме ташып торган.

Тукайны бер дә онытмыйк,

Һәр адымда ул кирәк.

Тукай кебек асыл затлар

Илебезгә бик кирәк.

Мотыйгуллина Динә. Акбүре ав.

(Яңа Чишмәм тамчылары. 2006)

                Тукайга мәдхия

Шаулап-гөрләп яз килгәндә,

Табигатькә ямь иңгәндә,

Бөек шагыйрь – Тукайның

Туган көне бит аның.

Аның "Туган тел”ен дә

Яхшы белә һәр бала.

"Гали белән Кәҗә”не дә

Гел укырга ярата.

"Исемдә калганнар”ыннан

Тормыш юлын беләбез.

Кичергән авырлыкларыннан

Кайгыларын сизәбез.

Гомере кыска булса да –

Бик күп язган, эшләгән.

Авырлыклар туса да –

Бирешмәгән, көрәшкән.

Шагыйребез Тукай кебек

Без дә иҗат итикче.

Әйдәгез, бергәләшеп,

Шул юлга керикче.

 Файзырова Фәния. Зирекле ав.

(Яңа Чишмәм тамчылары.2006)

  Тукайга дан!

Яз килеп, карлар эреде,

Җылы көннәр башланды.

Тик шул рәхәт көннәрдә дә

Тукай онытылмады.

Тукайның шигырьләре

Бәхет-куаныч китерде, -

Барысын сөендерде.

"И туган тел!” шигыре дә

Бар дөньяга танылган.

Җырга салынып җырлана

Инде балачаклардан.

"Исемдә калганнар”ын да

Укыйм, яшьләрем ага.

Шәрифә сыман явызлар

Бар микән бу дөньяда?

Тетрәндерде, шатландырды

Тукайның шигырьләре.

Ул безне онытмады бит,

Без дә онытмыйк аны!

Хәлиуллина Альбина. Зирекле лицее

(Яңа Чишмәм тамчылары.2006)

         

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031