Вторник, 19.03.2024, 06:18
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

                                                                                              Туган авылым

Урман белән урман арасында

Урнашкан безнең авыл

Әйтче,дустым,кайсы җирдә

Урнашкан сезнең авыл?

Безнең авыл бик матур бит

Бик гүзәл  диеп уйлыйм.

Авылым турында сезгә

Шигырь юллары укыйм.

Безнең авыл Тат.Волчья

Татарстан җирендә

Тук башаклы уңыш үсә

Уңдырышлы җирендә.

Авылым бакчалары

Шау чәчәк ата язын.

Мул уңыш җыеп алабыз

Ашлык өлгергән саен.

 

Кыраудан соң.

Аксыл томан япкан урман өстен,

Ботакларга бәсләр кунганнар.

Урман инде җыйган җәйге төсен,

Саргайганнар барда,уңганнар.

Тик миләшләр генә чибәр әле,

Алар гына тора алланып,

Тату үскән ишле гаилә кебек,

Тәлгәше белән тәлгәше ялганып.

Берничәсен өзеп каптым шунда,

Шундый матурлыкка алданып.

Нинди тәмле җәен  әче миләш

Кыраудан соң киткән балланып.

Кырау аның алган ачылыгын,

Кырау аны шулай өлгерткән

Кырау  үзенең салкынлы  белән

Аңа шулай баллы  тәм керткән.

Салкын кыраудан калгач кына,

Тәм кергән бит сиңа,миләшем.

Әйе, миләш,тормыш тәмен дә  бит

Авырлыклар күргәч  беләсең.

Сагынуга ничек түзәргә?

Басу киңлегегендә үсә ялгыз каен.

Көмеш сулы чишмә янында.

Таң туганда чыгам басуларга.

Киләм ялгыз каен янына.

Бөдрәләнеп үскән шушы ак каенны

Ошатамын яшьлек дустыма.

Шуңа күрә чыгам басуларга.

Таң туганда каен янына.

Һәр көн саен килә пар сандугач.

Көмеш чишмә суын эчәргә.

Киңәш бирегезче миңа,

Сагынуга ничек түзәргә?

Балаларым.

Кызыл төсем-кызым була,

Ул кояшым,ул –нурым.

Бар эшкә дә кулы ята,

Ул бит минем уң кулым.

Зәңгәр төсем-улым була,

Һавадай миңа кирәк.

Кечкенә генә булса да,

Һәрвакыт миңа терәк.

Яшел төсем-кече улым,

Ул яшеллек ярата.

Үзенең шуклыгы белән,

Бар кайгыны тарата.

Балаларым,күз нурларым,

Һәркайсының үз төсе.

Кызым-кояш, улым-һава,

Ә кечкенәм - яшәү билгесе.

Хушлашу

Табигать тә әллә нигә боек,

Кояшны да болыт каплаган.

Өй түрендә әнкәй ята тыныч,

Йөзләренә яулык каплаган.

Өйдә тынлык, ләкин вакыт тукталмаган

Сәгать саный һәрбер минутны

Йөрәк сыкрый, күңел  сизә хушлашырга вакытны.

Хуш,әнием. Китәсең син мәңгелеккә калдырып.

Әнкәй назын табалмабыз инде

Эзләсәк тә утлар яндырып.

Яңа ел кулын суза.

Ничә еллар узды инде

Күпме буран тузды инде.

Ак шәлен җирдән сөйрәп

Ничә кыш  узды инде

Күпме кар яуды инде.

Җиргә түбән  иеләм дә

Кулыма ак кар  алам.

Шушы  бер уч карга карап

Үткән елларны  искә  алам

Ә үзем алга барам.

Еллар үтә, гомер уза.

Яңа ел кулын суза

Безнең алга юл күрсәтеп,

Карлы җиргә юл сыза

Артыннан буран туза.

Язмыш

"Тугачтан да үзең теләгәнчә язып була иде язмышны”

/Н. Галимов/

Язмыш мине төрле яклап сыный,

Сорый сыман- "Көчең җитәрме?”

Авырлыклар белән көрәшергә,

Җитәрме көчең, җитәрме?

Язмышларны без бит сайламыйбыз

Язмышыбыз күптән язылган.

Язмыш китапларын укып булмый

Ул бүлмәгә ишек ябылган.

Ничек кенә үзгәртергә теләсәң дә

Үзгәртеп булмый язмышны.

Тик шулай да,  бик теләсәң әгәр,

Төзәтергә була ялгышны.

Миләүшәгә.

Ап-ак итеп тирә-юнне,

Җиргә йомшак кар ята.

Кышның матур бер көнендә

Миләүшә чәчәк ата.

Кышкы чәчәк бик тәкәббер,

Назланырга ярата,

Тирә-якта барысында,

Ул үзенә карата.

Бүген менә без җыелды

Котларга диеп сине.

Әнә ничек,бер елмаеп

Балкытасың син түрне.

Бәхетле бул,шатлык һәрчак

Китмәсен йөзеңнән,

Йолдызлардан иңгән нурлар,

Сирпелсен күзләреңнән.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031