Вторник, 19.03.2024, 08:22
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

 

Акыллы Акылсыз белән бәрелешкән ,ди.

Акылсыз, башын уып, торып киткән, ди.

Аңа нәрсә: арба ватылса –утын,

Үгез үлсә- ит...Юлын дәвам иткән, ди.

Акыллының исә күңел күзе

Бу гамәлдә күргән фажиганең үзен-

Яшәеш тамырындагы чир , ди, бу!

Әхлаксызлык таратучы җир, ди, бу...

...Акылсызның маңгаенда эз дә юк!-

Акыллының йөрәгендә ...җөй дә ут...

______________________________________

"Тормыш –юрган” диде дустым.Хак икән лә.

Үзгә  икән һәрберенең төсе, буе...

Үзгә икән хыялларның үлчәмнәре,

Кемнеңдер ак, кемнең кара була – уе.

Уңган җаннар юрганнарын үзе сыра,

Хыял белән үлчи- аннан гамәл кыла.

Әзеренә дә канәгать  ялкау  җаннар.

Бакырга да "көмешем” дип бәя куя.

Узмыш юк, ди, язмышлардан.”Шулай язган”.

Уй-хыяллар онытыла, күзләр сүнә...

Тормыш-юрган: кемдер әнә үзе сыра-

Җылылыгы мең  кешегә җитәр канә.

__________________________________________

Кояшка күзем тимәсен!-

Шуңа гына

Киям хэзер күлегемнең карасын.

Ә дөньяның  яктылыгын,

Кешеләрнең яхшылыгын,

Дусларымның төрлелеген,

Мәхәббәтнең серлелеген,

Җәйге җилнең наянлыгын,

Кызчыгымның шаянлыгын,

Күршеләрнең уңганлыгын,

Һәр көн үзгә булганлыгын

Күрер өчен,

Салып куям күзлегемнең карасын-

Якыная күңелләрнең арасы...

_______________________________

Хакыйкать.

Алты юлчы юлда филне очратканнар.

Ни хикмәттер, алтысы да сукыр булган.

Берәм-берәм филне тотып караганнар.

Һәммәсе дә үзен хаклы санаганнар.

-          Йомшак икән,-дигән берсе, сыйпап-сыйпап.

Йонлач колак йомшагына куйган битен.

-          Багана күк туры, -дигән икенчесе,

Колачына  сыйдырган да  филнең ботын.

-          Ни сөйлисез? Сыгылмалы!-Бу- нәкъ  елан!-

Өченчесе борынына асылынган.

Берәм-берәм һәммәсе дә бәя биргән.

Бәхәс купкан.Һәркем үзен хаклы күргән!

Ни бәядән алдым – саттым шушы хактан.

Морале дә ачык язылган китапта.

Барыбыз да сукыр юлчы хәлендә без-

Хакыйкатьне "колачлап” кына беләбез.

("Мин хаклы”-"Сез хаклы түгел”гә бүләбез).

_________________________________________

Нигә шулай

Үз-үзенне күралмыйсын?

Һәрбер сүзең

Камчы сыман үз-үзеңә.

Йөрәгеңнең садәлеген кем аңласын?-

Кара төсләр күренгәчтен гел күзеңә.

Иш ишенә якынлаша-

Канун камил.

Сөю гөле назлы кулда

Чәчәк ата.

Кара битлек кигәнсең дә

Ут чәчәсең...

Аяк асты тулы

Корган ботак-сатак...

"Сөю юк ул!-дисең инде.

Күрмәгәчтен...

Сөю бит ул караңгыга якынлашмый.

Чистарт элек күңелеңнен

түр бакчасын-

Сандугачың табар шунда

Куначасын...

___________________________________

 

Син бит минем күңел урманының

Борма-борма юлларыннан килдең.

Чытырманлык эчләренә үтеп-

Чәбәләнгән чакта-кулың бирдең.

 

Син бит гади болын чәчкәсенең

Серле матурлыгын күрә белдең.

Чык тамчысы үпкән күзләренә

Бәхет тамчылары элә белдең.

 

Син бит минем Хыялымны күрдең...

Сөюеңне кушып канат үрдең...

Мин күкләрне кочам инде хэзер-

Күзләреңдә Бәхетемне күрдем!..

Рәхмәт Сиңа!

_________________________________

Камчыладың син җанымны,

Камчыладың.

Түздем инде...

Озак түздем тешем кысып.

Инде менә зәһәр камчы минем кулда.

Телеп алдым...каезладым...

Синнән узып...

 

Җанда –бушлык.

Бу бит минем корал түгел.

Минем корал-

Сихәт биргән татлы телем.

"Хаксыз идең, ялгышларны ишәйттең”-дип,

Талкый хэзер

Гаделлекне сөйгән күңелем.

 

"Хаклы идең, ялгышларны төзәттең!” дип,

Бәхәсләшә горур җаным-

Бунтарьлыгым.

Җанда- көрәш.

Тынычлыкка ерак әле.

Һәрбер ялгыш адым өчен-

Сабак әзер.

Я Ходаем, турылачы юлларымны.

Камчы телем тешләп өзәр хәлдә хәзер...

____________________________________

Бит очыма бер нур кунган-

Кояш кичә үпкән иде.

Калдырмыйча тамчысын да

Сагыш букчам түккән иде.

 

Керфегемдә, күзләремдә

Биешәләр кояшчыклар.

Кулым сузам бүлешергә-

Кайсыгызның дөньясы тар?

___________________________

Ул бу җирдә күп яшәгән,

Имеш...Күпне күргән...

Шулайдыр шул-

Кеше җилкәсеннән

Дөнья киңрәк күренә.

______________________________

Дус-ишләр күп.

Бар да әйбәт.

Өстәлләр мул.

"Җимерттереп яшибез лә дөньясын!”

Өстәлләр буш-

Чәчелә гайбәт...

Кирәксезгә  чыктың мәллә,

Мескен адәм баласы?

_________________________________

Телең белән юмалыйсың,

Телең белән чагасың.

Тел ул – корал –тота белсәң,

Бәла - әгәр белмәсәң.

_______________________

Катлы - катлы битлегеңнең

Кемгә  икән  кайсысы?

Дөнья-сәхнә, син артист та,

Ә чын үзең  кайда   соң?

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031