Вторник, 19.03.2024, 05:05
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2


 

Түгел!

 

Һәр үскән гөл яран түгел,

Һәр җәлләгән саран түгел,

Һәр елаган мескен түгел,

Еламаган кискен түгел.

Бөтен бәхет бәрхет түгел,

Яулаган үр тәхет түгел,

Һәр елмайган кояш түгел,

Һәр исемле адаш түгел...

Бар тигезсез чокыр булса,

Алтын булмас, бакыр булса,

Һәр энәле керпе булса,

Һәр әйтелгән көлке булса....

Тормыш яме китәр иде,

Дөнья түзмәс, бетәр иде.

 

Билгесезлек.

Ә яктылык нурдан туа диләр,

Кояш тора якты нурлардан.

Кояшта да таплар була диләр,

Ул тапларны алган кайлардан?

Яши-яши кеше үсә диләр,

Ә үсмәсә кая югала?

Тайпылганда атлар сукмагыннан,

Кайсы якка таба юл ала?

Мәхәббәтсез нәфрәт булмый диләр,

Ә мәхәббәт иле ул кайда?

Кеше яшәр өчен туа диләр,

Яшәмәсә, аннан ни файда?...

Сина...

Мин кем дип, күкрәгең киереп

Йөргәндә, син, кеше кисәге.

Мин-минлек арбасы кулыңда,

Уйлыйсың: "мин – дөнья күсәге!”

Ярдәмгә сусаган иптәшең

Чаң какса, бер килеп яныңа,

Уеңда: бу мине талыйдыр,

Сүзеңдә: Авырыйм тагын да...

Яхшыга әйтелгән бер киңәш

Ятмаса күңелең түренә.

Әйтәсең: "Киңәшче, син кем соң?!

Белермен, тыкшынып йөремә!”

Көнләшеп, тиргәләп, үпкәләп,

Көн үтә, ай үтә, ел китә.

Баһадир төсле гел булмассың,

Синең дә сыгылыр чак җитә.

"Бүген”нән "иртәгә” ярала,

Юл бирә аңарга "кичәге”.

Онытма: син – үзең шул балчык,

Дөньяның бер мескен кисәве!

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031