Вторник, 19.03.2024, 08:51
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

                                                                             Яңа гасыр

Яңа гасыр туды,таңнар атты,

Җәйләр килде туган якларга.

Булыр тиздән Сабан туйлары да,

Чабышырбыз тулпар атларда.

Яңа Чишмә минем яшәү урыным

Туган ягым Апас булса да.

Кайтырмын бер кабат авылыма

Ерак юлны урап булса да.

Язлардан соң  ямҗле  җәйләр җитте,

Сайрашалар кошлар куакта.

Яшәп калыйк шушы гомерләрне

Без бит җирдә бары кунакта.

Яңа гасыр, Яңа Чишмәләрең белән

Якын барсы минем күңелгә.

Табигатьнең сихри гүзәл ягын

Насыйп булган икән күрергә.

 Күрдем хәзер Яңа Чишмәләрнең

Чылтырап аккан матур инешен.

Хезмәт иткән батыр улларының

Туплап җиргә бары үз көчен.

Кырларында  барлык  игенченең

Ялны белми хезмәт итүен.

Эшләренә күрә хөрмәт белән

Батырлыклар яулап үтүен.

 

 

Зифа  каеннар

Уйга талган зифа ак каеннар,

Талгын гына искән җилләр дә.

Сине сагынып иртә - кичләрендә

Яшим әле шушы җирләрдә.

Яшим, дустым , хәзер аның өчен

Мәхәббәтем, сөюем хакына.

Теләп җирдә тыныч  тормышларны,

Рәхмәт әйтеп сөйгән халкыма.

Ак каеннар шавы матур була

Таң җилләре исеп узганда.

Тынычланып кына күңелләрем

Сиңа атап җырлар язганда.

Ак каеннар шавы моңлы була

Аңлый белсәң алар күңелен.

Сөйгән кызың булса яннарыңда

Ярларында Аккош күленең.

 

Елмай әле

Елмай иркәм торгач таң алдында,

Җәй аеның матур көнендә.

Күреп синең көләч йөзләреңне

Үсәр кебек матур гөлләр дә.

Елмаюың шатлык өсти миңа,

Көч бирә ул минем беләккә.

Көтәм әле соңгы көнемәчә

Булмаганын икәү белсәк тә.

 

 

Тугры булып калам.

Туган авылым минем Олы Күккүз

Табигатьнең матур урынында.

Тирә- яктан әйләндергән таулар,

Сагынып кайта сөйгән улың да.

Сул ягында аның Зөя суы,

Уртасыннан ага Үләмә.

Болыннары аның шау чәчәктә,

Тирә- яклап яшел үләндә.

Урманында аның кошлар сайрый

Ишетелерлек  итеп дөньяга.

Үсә авылым, үсә, матурлана,

Яңа йортлар калка, юл яңа.

Табигатен минем авылымның

Алыштырмыйм берни- алтынга.

Тугры булып калам мәңгелеккә

Авылыма, сөйгән халкыма.

 

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031