Вторник, 19.03.2024, 09:19
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Валиев Илмир Ирикович

     Мин, Валеев Илмир Ирек улы. 1994нче елның 26нче гынварында Яңа Чишма районы Зирекле авылында дөньяга килгәнмен. 1997нче елны балалар бакчасына йөри башладым, ә 2001нче елны Зирекле лицейның беренче сыйныфына укырга кердем һәм хәзергесе вакытта 9нче сыйныфта укыйм.

     Уку дәверендә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән конкурс, ярышларда актив катнашам: "Движение”, "Алтын каләм”, "Иделем акчарлагы”, гер спорты буенча ярышларда, сочиненияләр язу, шигырь бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулыйм.

    Шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр язарга яратам. Шулай ук спорт белән дә кызыксынам, күбрәк гер күтәрү, волейбол, милли көрәш кебек спорт төрләренә йогынты ясыйм.  "Аҗаган” яшүсмерләр клубынна бию түгәрәгенә йөрим.

     Төркемебез белән төрле конкурсларгда катнашып призлы урыннар гына яулыйбыз. Быелгысы уку елында республика күләмендә гер үтәрү ярышында 2нче, 3нче урыннарга лаек булдым. Киләчәктә дә бу спорт төрен үземдә үстерәсем килә һәм алдагысы елларда да зур нәтиҗәләр күрсәтермен дип ышанам. 

Билгесезлек

Бу замана алга бара диләр,

Кая бара, каян юл ала?

Бар кешене кеше танып –  белә,

Ул белгәннәр кая югала?

Күңле ачык начар була алмый,

Начарлары каян табыла?

Изгелектә, изгелектә уем,

Явызлыклар ничек кылына?

Мәхәббәтнең ише нәфрәт диләр,

Чын ярату ничек була ул?

Нурлы кояш җирне ямьгә төрә,

Нурсыз җаннар ничек туа ул?..

Үз насыйбың сиңа язган булсын,

Исраф итмә аны, ташлама.

Хокуклар да тигез, Җиребез бер,

Бар яхшылык сүздән башлана.

Төннәр буе тирбәткәндер Әни,

Үстергәндер Кеше булсын дип...

Заманага лаек булып үссен,

Тик яхшылыклар гына кылсын дип.

Яктылыктан башка Яшәү юкка чыга,

Мәхәббәткә бәхет кунадыр.

Мәхәббәтне саклый алмаганнар

Чүл гөлләре булып суладыр.

Минем әле менә шундый чагым –

Билгесезлек били бар яктан.

Җәйге җилләр назлап үпкән иде,

Кыш суыгы өтә яңакны.

 

       Кешеләр

Кешеләр тиз үзгәрә, диләр,

Дөрес сүзме, әллә ялганмы...

Гамәлләре ничек каршылыклы,

Сүзләре дә сүзгә ялганмый.

Кайберләре менә балкып йөри,

Кайсылары кара коелган.

Үлемне дә җиңгән батырлар бар,

Исемнәре ташка уелган.

Кайсылары авырлыктан качып,

Гомере буе яши мәхшәрдә.

Берәүләре авыл диеп яна,                                                    

Берәүләргә – җәннәт шәһәрдә.

Без, кешеләр, бик тиз үзгәрүчән,

Кыйбла тапмый искән җил сыман.

Дөнья безне сындырыплар сыный,

Бер иркәләп ала, бер кыйнап.

Кеше булып калыйк, җирдәшләрем,

Игелекләр эшләп калыйк без.

Баскан эзгә безнең гөлләр үссен,

Кеше дигән исем алыйк без!

 

Без – Аллаһ балалары

Кемдер туа, кемдер – мәңгелеккә... –

Раббыбыз шулай яраткан.

Игелектә яшәү ничек була?

Коръән уку - барысын аңлаткан!

Намаз укы биш вакытын белеп,

Аллаһыбыз шулай кушкан бит.

Авырулар яши, зәгыйфләр дә очрый –

Һич иренмә, хәер биреп кит.

Эшлим дисәң, бер дә авыр түгел,

Булсын теләк, күңел пакълыгы.

Рухың булсын, Аллаһыга сыен,

Бу ышану – йөзең аклыгы.

Рамазан килә, уразага керик,

Изге гает – Корбан бәйрәме.

Бергәләшеп, әйдә, Коръән укыйк,

Аңлап кылыйк Ходай гамәлен.

Без кешеләр – Аллаһ балалары,

Исегездән берүк чыкмасын.

Күңелләргә иман күлмәк булсын,

Нәни тап та аңа кунмасын.

Бар дөньяны шундый камил итеп

Аллаһ кына бары яраткан.

Тәүфыйкъ белән, иман белән яшик,

Игелектә берүк сынатма!

Һәрбер гамәл, һәрбер эшләр өчен

Җават бирер вакыт бер җитәр.

Фәрештәләр һәммәсен дә терки,

Сират күперләрен кем кичәр?..

Биссмилласыз эшкә башлама син,

Курык бары Хактан – Алладан.

Сынау өчен килә кеше бу дөньяга,

Килеп булмый, кат – кат яңадан! 

 

Яңа Чишмәм

Бу дөньяда күпме матур җирләр,

Күпме таныш, дуслар, ишләр бар.

Күңелемә якты биреп торган

Җанга төрәк – Яңа Чишмәм бар!

Иген иккән иркен басулар бар,

Тылсым тулы айлы кичләр бар.

Туган җирем, назлы җирем минем,

Йөлдыз төсле Яңа Чишмәм бар!

 

 

Кабатлану

Иртә белән торгач, уйга калам     

Яңа бер көн янә башланды.

Бөтен дөнья күптән уяу икән,

Үләннәргә көмеш чык тамды.

Озак бармас, үтәр җәй айлары,

Бу көн дә бит киткәч кайтмастыр.

Бүгенгесен кисәк югалтканнар,

Иртәгесен инде тапмастыр.

Аллаһ кына белә барыр юлны,

Кабатлану көтә күңелем.

Баш очыннан кошлар очып үтте,

Тик моңнары калды түгелеп.

Таныш моңнар, җаным белән тоям,

Миннән ташып чыккан моңнар бу.

Кошлар алып китте киләчәккә,

Насыйп булса, кабат тыңлармын...

 

Иртә

Әкрен генә кояш чыгып килә,

Яңа җырдай туа яңа көн!

Янбакчада, миләш куагында

Кошлар сайрый, туа яңа көй!

Төн буена тыну белмәделәр,

Чикерткәләр сүздән бушамый.

Җилләр исә – хәерле көн, диеп,

Бу кадәр ямь – күзләр ышанмый!

Тыгыз һава, тымызык җил

Шифа өсти, тәнгә бәрәкәт.

Уян, дустым, изге иртә телим,

Болай әйтү үзе бер рәхәт.

Җир – анабыз инде уянган да,

Әйләнешен башлый галәмдә.

Энҗе чыклар шигырь булып менә,

Эленделәр минем каләмгә.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031