Суббота, 27.04.2024, 09:54
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

Күңелемне кояш җылыта.

Көтеп алам,сызлап таңнар атканын

Күңелемне кояш җылыта.

Гомерем үтте моңлы сагыш белән

Таң җилләре  мине юата.

   Кояш батса,чыга төнге  аем

   Ай янында якты йолдызым.

   Чыгам кайчак төнге  урамнарга

   Уйлар уйлап, йөрим ялгызым.

Тукта әле болыт,килмәле син

Каплама әле кояш яктысын.

Бәхетне бит, алла үзе бирә

Сатып алып булмый ачкычын.

 

   Авылымны сагынгач.

Кайтып киләм әле авылыма

Сагындырды урман,кырларым.

Каршы ала мине әти-әнием

Каршылыйлар бөдрә талларым.

     Кайтсаң иде кире балачакка

     Әнием алсын иде кочакка.

     Искә алып сине сагынганда

     Моңлы җырлар җырлыйм шул чакта.

Күңлем тулса чыгам болыннарга

Йөрим чәчәкләрне күзәтеп.

Язмышлардан  узмышлар юк икән

Ялгышларны булмый төзәтеп.

       Ятим калгач.

Искә төшермим мин үткәннәрне,

Ятимлектә үтте балачак.

Балачакның моңлы сагышлары

Йөрәгемдә мәңге калачак.

   Әни дигән сүзне ишетсәм мин

   Яшьләр килә минем күзләргә

   Язмышларга, шулай язылгачтан

   Туры килә икән түзәргә

Төшләремдә күрсәм, иркәләнәм

Ишетелә аның көлүе.

Рәнҗетмәгез җирдә ятимнәрне

Кайчан да бер төшәр рәнҗүе.

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930