Фидания Бикмөхәммәтова 1965 елның 27 маенда Яңа Чишмә
районы Акбүре авылында Хаҗәр апа һәм
Галиулла абый Гафиятуллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Алтынчы
сыйныфта укыганда ул бәетләр яза башлый. Бәетләре янына исә шигырьләре, җырлары да өстәлә. Хәзер инде ул шактый җырлар авторы да.
Сүзләрен дә, көен дә үзе яза һәм
башкаручысы да үзе. Ул бәгенгесе көндә Чистай шәһәрендә эшләп, яшәп ята. Бүген без сезгә Фидания ханымның төрле
елларда якыннарына багышлап язган шигырьләрен, җырларын тәкъдим итәбез. Аларда- аның мәхәббәте, яшәү
мәгънәсе, күңел халәте, баласын югалткан ананың җан авазы.