Вторник, 19.03.2024, 06:07
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 3

 Киленемә

Сөбханалла, мөслимәләр

Үсеп килә милләтемдә.

Башларында ап-ак яулык,

Йөзләреннән нур сибелә.

Нәфесенә хуҗа булган,

Тыйганнардан тыела белгән,

Хәләл-хәрам аера белеп, калебләре

Иман белән сугарылган.

Иртә торып укый коръән,

Тели теләк җиһанга.

Аллаһының биргәненә

Кыла шулай шөкерана.

Фарызларны укырга да вакыт таба,

Сокланучы күптер аңа.

Күңел күзе күргәннәргә –

Ул гүзәл ямь бу дөньяда.

Хезмәтенә күңел биреп,

Туган җирдә табып яшәү ямен,

Җаны-тәне белән тырыша кешеләргә

Өйрәтергә Коръән телен.

Дөньяны кабул итү мисалы белән

Өйрәтә ул Аллаһының сөю серен.

Гыйлем үрләренә атлый,

Дәгъвалап ул чордашларын.

Бозга әйләнгән күңелләргә тырышы

Иман нуры ул кертергә.

Иншаллаһ, бушка китмәс тырышуы,

Йөз җорырлар кешеләр дә.

Аллаһ күңеленә салган

Дингә мәхәббәтне үзенә.

Алгы көндә изге хезмәтендә

Уңыш кына телим үзеңә.

 

Балаларга бер нәсихәт

Вакыт бар ул укырга, дип,

Укуыңны син калдырма иртәгегә.

Ялкаулыкка юлны куйсаң,

Эшең китәр гел кирегә.

Эш сөйгәннәр һәрбер җирдә

Үзе өчен зурлык табар.

Ни аяныч, ялкау кеше

Оят табар, хурлык табар.

Белем дигән зур сарайга,

Нык атлап кер, курыкмыйча,

Тырышларга ишекләре

Ачык аның һәрвакытта.

Белем алу – сезнең максат,

Ул кирәгер һәрбер эштә.

Белем нуры ак нур булып,

Сеңсен сезнең күңелегезгә.

Бу галәмнең үзе кебек,

Бик катлаулы гомер юлы.

Чыгалмаслык сазлыклары,

Адаштыргыч карурманы.

Белемеңне эшкә җигеп,

Тормыш юлын дөрес сайла.

Вөҗданыңны калкан итеп,

Киң юлларга горур атла.

Намус, әхлак төшенчәсе

Күңелегезгә яшьтән сеңсен.

Адашмаска туры юлдан,

Гомер буе лаек булсын.

Дөнья безне шулай или

Һәрвакытта иләгендә.

Ихтыярлы кешк бул син,

Калмас өчен чүплегендә.

Шул сыйфатлар кеше өчен –

Асыл сыйфат һәммәсе дә.

Чын кешеләр булырсыз сез,

Бу сыйфатлар булса сездә.


                Укытучыларга

Умарталар күче сыман,

Мәктәпләрдә тынмас шау-шу.

Беркайчан да бетми торган,

Әйтерсең лә урак өсте.

Гомер буе армый-талмый,

Балаларның яшь күңеленә,

Белем дигән орлыкларны

Сез чәчәсез сабыр гына.

Күпме бала белем алса,

Һәммәсенең үзенең холкы.

Сабыр булып калу өчен,

Кирәктер ул тимер нервы.

Бик күпләре күрсәтәдер характер да,

Һәммәсен дә экраннардан күреп тора.

Хокук дигән сүзләрне дә күптән белә,

Бурыч дигән төшенчәне онытса да.

Үскән саен кими бара,

Игътибары укуга да.

Тик соңыннан искә төшә

Керәселәр вузларга да.

Зур тырышлык таләп итә

Тәрбияләү яшь буынны.

Җәмгыятькә файда итәр кеше чыкса,

Мул уңышлар сезнең шушы.

Бу мактаулы изге эштә

Зур уңышлар телим сезгә.

Сабырлыклар бирсен Ходай

Сезнең авыр эшегездә.

 

Бәхетлеләр көлә алганнар

Көлеп яшәү яхшы бу дөньяда,

Оныттыра хәсрәт-кайгыны.

Көлә белү – үзе ярты бәхет,

Булдыра алмый һәркем тик аны.

Бәхетлеләр, бирешмичә кайгылырга,

Җирдә көлеп яши алалар.

Яшәүләре җиңел андыйларга,

Авырлыкны ансат җиңә алар.

Көлүләре белән булышалар

Җиңәргә алар ачы язмышны.

Утырырга ирек куймый шулай

Йөрәкләргә хәсрәт юшкынын.

Көлә алганнар шулай көлә бирсен,

Кешеләрне, әйдә, көлдерсен.

Шат көлүе белән азга гына

Хәсрәтләрен бераз оныттырсын.

Бәхетлеләр көлә алган кешеләр,

Шулай яхшы җирдә яшәргә.

Кешеләрне шатландырган өчен,

Рәхмәт инде андый кешеләргә.


Бер күрешү – үзе бер гомер

Таулар таулар белән очрашмаса,

Кешеләр белән кешеләр очраша.

Бергәләшеп шулай бер утыру –

Бер гомер бит үзе, ләбаса.

Кеше дигән нәрсә шулай инде

Кешеләргә һаман тартыла.

Күрешәсе, сөйләшәсе килә

Гомер көзләренә җитсә дә.

Хатирәләр кабат кузгалалар,

Искә төшә үткән гомерләр.

Олы кешеләр өчен һәммәсе дә

Алар инде бигрәк якыннар.

Кемнәр белән генә туры килми

Очрашырга гомер юлында.

Матур истәлекләр булып онытылмыйлар

Гомеркәйләр байтак узса да.

Бер күрешү – үзе бер гомер бит,

Рәхәтләнеп әйдә гапләшик.

Гомер эчләрендә үткән кызыклардан

Күңелләрне, әйдә, бер ачыйк.

Күрешүләр кирәк, сөйләшүләр кирәк,

Бер күрешү – үзе бер гомер.

Үткән гомерләрен кеше сагынып,

Бер алмаса искә, бер алыр.

Очрашулар, күреп сөйләшүләр –

Җанга үзе алар бер дәва.

Насыйп итсен киләчәктә кабат

Очрашырга туар таңнарда.


Туган телем

Туган телем минем, газиз телем,

Милләтемнең син бит тоткасы.

Ата-бабаларның меңәр ел саклап,

Буыннардан килгән мирасы.

Бетерергә күпме тырышканнар

Шушы телне явыз Иваннар.

Туган телен, илен яклап көрәшләрдә

Башын салган күпме туганнар.

Шул тел белән утны, суны кичте

Ватан сугышында татарлар.

Шушы телдә үлмәс шигырьләрен

Иҗат итте батыр Мусалар.

Шушы телдә гүзәл әсәрләрен

Язды Исхакыйлар, Тукайлар.

Шушы телдә илнең сандугачы булып,

Сайрадылар Илһам, Зифалар.

Күпме композитор, музыкантлар

Туган телне зурлап баш ия.

Гүзәллеген мактап туган телнең,

Шушы телгә җырлыйм мәдхия.

Телнең иминлеге өчен җан аталар

Көчле рухлы күпме зыялы.

Рәхмәт сезгә, милләтпәрвәрләр,

Сез – милләтнең асыл ташлары.

Туган телем минем – татар теле,

Безнең өчен мәңге син изге.

Син бит безнең рухи хәзинәбез,

Үз йөзебез, милләт асылы.



Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031