Суббота, 27.04.2024, 13:45
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 3

 Бик яратам сине...

Бик яратам сине, авылым! –

Синдә туып, синдә үскәнгә.

Бала чагым синдә үткәнгә,

Мәктәп сукмаклары көткәнгә...

 Юк, оялмыйм, горурланам гына –

Бик яшьләй без мендек атларга!

Көтүен дә көттек, иген иктек,

Сер бирмәдек һич тә ятларга.

 

Бик яратам сине, авылым! –

Әткәм-Әнкәм синдә торганга,

Моңнарыңнан күңелем тулганга,

Тәүге сөюем синдә туганга...

 Бик яратам сине, авылым! –

Алсу таңнар сызылып атканда,

Язын кошлар сиңа кайтканда,

Бәрәңгеләр чәчәк атканда...

Бик яратам сине, авылым! –

Һәрчак саг(ы)нып, көтеп алганга,

Күңелемә син – рухи дәва да,

Затлы хушбуй исе – һаваңда!..

 

Китмә, Яшьлек! Яшә, Туган Як!

 Яшьлек! Синең белән бергә, кул тотышып,

Матур тормыш өчен көрәштек...

Китмә, китмә миннән, бергә яшик! –

Без бит аерылмаска сөйләштек.

Хыялларым чынга ашырырга

Булыш миңа, Яшьлек, ихластан...

Көч алырмын Туган туфрагымнан –

Күңелем аңа бик нык тоташкан!

 Көч алырмын, Яңа Чишмәм, Синнән –

Пайтәхете безнең төбәкнең! –

Яшьлек дәртен, яшьлек кайнарлыгын

Суытмаска безне өйрәттең...

Шул кайнарлык яшәтә безне һаман

Чын Ир-Егет итеп Дөньяда!

Ишетәсезме? – безнең күңелләрдән

Челтер-челтер килеп җыр ага...

 Эшләнмәгән эшләр бик күп әле –

Өлгерергә кирәк барысына!

Рухландырып, кулын изәп, әнә,

Яшьлек тора безнең каршыда!

...Китмә, Яшьлек!

Яшә, Туган Як!!!

 

Сабан туен ел да көтеп алам...

Сабан туен ел да көтеп алам –

Чабыш аты кебек күңелем...

Мин җәйләрнең каршысына чабам

Җитми һич тә, җитми түземем!..

 

Сабан туен ел да көтеп алам –

Дус-ишләрем кайта сагынып!

Яңартабыз яшьлек елларын без,

Хатирәләр тора агылып...

 Сабан туен ел да көтеп алам –

Мәйданнарга чыга батырлар...

Иң зур бүләк шулдыр алар өчен –

Битләреннән үбә матурлар!..

 Сабан туен ел да көтеп алам –

Төшләремдә күрәм, йөдәтә...

Туган якның тиңсез Сабантуе

Шифалы бер бәлзәм йөрәккә!..

              

   Сезгә табынам

 Урак урыр вакыт тагын җитте –

Җилләр бөрки арыш исләрен.

Үз хуҗасын көткән басуларга

Мин хисләнеп карыйм кичләрен.

 

Назлап искән җилгә серен чишә

Урылмаган иген кырлары...

"Урагыңны ал да, эш башла!” – дип,

Кырга өнди тургай моңнары...

 Су өстендә йөзгән акчарлактай,

Күбәләкләр оча тын гына...

...Көнне төнгә ялгап эшли авыл –

Иртә тора, йоклый соң гына!..

 Җирләр сөреп, ипи үстерүләр –

Әтиләрдән калган һөнәрдер...

Шул һөнәрне мирас иткән җаннар –

Илдә иң-иң батыр ирләрдер!

Җирдә иң-иң матур хатын-кыздыр! –

Сезгә багышлана җырларым...

 ...Ипи тоткан саен – Сезгә табынам,

Искә төшә туган кырларым...


Әйт әле, дустым...

 Әйт әле, Дустым, хәтерлисеңме –

Без коендырып үскән атларны?

Сагынасыңмы, искә аласыңмы,

Ялан тәпиле бала чакларны?

 Керәме синең төшләреңә еш

Шашынып аккан язгы ташулар?..

Нурук картларның бакчаларыннан,

Майкага төяп, алма ташулар?..

 

Эссе көннәрдә, кояшта пешеп,

Әтиләр белән печән чабулар...

Алҗып-әлсерәп, ул эштән качып,

Кибән астында йоклап калулар...

 Мөмкинлек булса кайтырга әгәр,

Кабат әйләнеп, үткән елларга –

Кайтыр идеңме? Әллә, тукталып,

Чумар идеңме тирән уйларга?

 Без уйнап-коенып үскән ул сулар

Актылар инде күптән еракка...

...Әйдәле, Дустым, хыялда гына

Булса да, кайтыйк, бергә – кунакка!

 

Сез – сүзләре тәүге җырымның!..

 Иң беренче хәреф танытучым,

Күңел җылың биреп укыттың.

Тыңламаган чакта – "ачуландың”:

"Надан каласың!” – дип "куркыттың”!

 Чәчләреңне сарган көмешләргә

Мин дә бик күп "өлеш” керткәнмен.

Үзем дә сизми, йөзең-маңгаеңа

Буразналар "сызып” үткәнмен...

 Шук идем шул, апа, ачуланма –

Еллар аша гафу сорыймын...

Сезне сагынып, менә, шигырь язам,

Сез – сүзләре тәүге җырымның!

 Җырым белән бергә, апа, Сезгә,

Чәчәкләр дә килә бирәсем...

Ихлас якын күреп, Сезнең алда

Килә, кайтып, башым иясем:

"Кадерлебез безнең!” – диясем...

  

Бәхет шулдыр ул!

 

Канатымның уңы – Әнием булса,

Сул канатым минем Әтием!

Ни кылсам да – аздыр кебек тоям,

Рәхмәтләрем ничек әйтием?!

 Яшәгез сез шатлык-саулык белән,

Нурлы наздан торга Әнием!

Тигезлектә гомер итегез гел,

Җылы оя корган Әтием!

Кошларның да пар канаты бар бит –

Очар өчен уйнап-сөенеп!

Берсе генә булса канатымның,

 Мин дә яшәр идем көенеп...

 Туган йортта – бабам нигезендә,

Шау-гөр килеп уйнап үскәнбез...

...Инде без дә Әти-Әни булдык! –

Кадерлеләр булып җиткәнбез...

Балалар да, оныклар да безгә

Назлап бага – Бәхет шулдыр ул!

Бер-береңне аңлап гомер итү –

Яшәр өчен тәхет, җырдыр ул!

 

                 Сөю хисе

Эх, кочасым килә бар галәмне,

Кычкырасым: "Ул бит ярата!!!”

Рәхмәт, Ходаем, рәхмәт, кавыштырдың –

Ул булганга, миңа таң ата!!!

 Сөенәмен җирдә Син барына,

Йөрәкнең Син иң-иң түрендә.

Күр әле, күр, иркәм, бәхет теләп,

Кояш балкый күңел күгендә!

 Туган җирем, бүгенгегә кадәр,

Бөтен гүзәллегең күрмәдем...

Сөю хисе ничек татлы икән,

Сиңа кадәр аны белмәдем!

 

                 Күзләремә кара

 Дәшми калсам – үпкәләмә ,

Яратмыйм буш сүзләрне.

Күңелем беләсең килсә,

Күзлә, иркәм, күзләрне.

 Сүзләр түгел, күзләр сөйли

Йөрәгемнең тибешен.

Карашың дулкынландыра

Саф хисләрем инешен.

 Укый алсаң, аңлый алсаң,

Күзләрдән хисләремне,

Тик Сиңа бүләк итәрмен

Назга бай кичләремне.

Хушлашканда: "Сау бул...” – диеп,

Әйтмәсәм дә, Син аңла:

Синең белән:”Исәнме!” – дип,

Күрешер көннәр алда!

Хисләр сүзгә күчкән чакта

Серле мәгънәсе бетә.

Кайчагында, аңлар өчен,

Бер тамчы яшь тә җитә.

 Күзләр – күңел көзгесе, ди –

Күзләремә карарсың.

Күзләремә карарсың да

Син җаныма багарсың,

Үзеңә тиң кайнарлыкны

Сөюемдә табарсың!..

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930