1966 елның 14 апрелендә Акъяр авылында туган. Урта
мәктәпне тәмамлаганнан соң, "Маяк” колхозында бухгалтер булып эшли һәм бер үк
вакытта читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белемен күтәрә. Аннан
"Кичү” колхозында, Зирекле лицеенда эшләп ала. Хәзерге вакытта китапханәче
вазифасын башкара. Гөлшат Нәбиулла кызы поэзиягә мәктәп елларында ук килеп
керә. Аның шигырьләре район газетасында әледән- әле дөнья күрә.