Вторник, 19.03.2024, 09:48
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 6

 Тукайга бәйле туган уйлар

Сокланырлык ямьнәр дә бар һәр заман,

Уфтанырлык гамьнәр дә бар һәр заман.

Гасыр элек Тукай биргән бер сорау

Җавап эзләүдән гаҗиздер лә һаман.

"Бу татар үлгәнме әллә,

Йоклаганмы бик тирән?”

Күпме гамьле җаннар инде

Шул сорау белән үлгән?

Тукай угы тиеп китеп

Уянганнар тик исән.

Йоклаганнар телсез-динсез

Калганнарын сизмиләр.

Хәтәр барда татар бар, ди,

Йөрәкле булган халкым.

Шул халкымны нигә хәтәр

Һаман сыный, азаплый?

Иген игеп, бала багып,

Үз көнен күреп үзе.

Йорт-җиреннән гөл бакчасы

Ясарга җитә көче, -

Ләкин һаман кара йөзләр

Болгаталар дөньяны,

Үз илендә үги итеп

Яшәтәләр ич аны.

Гамьсезлек чиренә дару

Табылырмы – кем белә?

Чирле җаннар йокысыннан

Арынырмы тиз генә -

Җавабым юк, сорау гына...

Һәм өмет тулы күңел.

Сезнең арада булганда,

Өметсез мөмкин түгел!

(Лилия Фәттахова.Яңа Чишмә

Альбом.24.2008)

     Тукаебыз

Тукай абый шигырьләрен

Укыйбыз без мәктәптә.

"Су анасы”ннан куркам мин

"Шүрәле”дән бигрәк тә.

"Кәҗә белән Сарык”ны да

Кечкенәдән үк беләм.

Акыллы Кәҗәне яклыйм,

Ахмак бүредән көләм.

"Туган тел”не бәйрәмнәрдә

Җырлыйбыз без бергәләп.

Исебездә "Сабыйга”сы,

"Бала белән Күбәләк”.

Тукай абый һәрвакыт яшь,

Тик акыллы сүзләре.

Яхшылыкка, зирәклеккә

Өйрәтәләр үзләре.

(Фәттахова Ләйлә,

Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең

3 сыйныф укучысы)

  Тукай – якты нур

Зәңгәр күк йөзендә балкып

Кояш нурларын сибә.

Табигатьне уятып,

Ямьле яз ае килә.

Еракта балкып уянган

Гүзәл апрель таңында.

Габдулла исемле сабый

Туа якты дөньяга.

Кечкенә Апуш үсә

Күп авырлыклар күреп.

Дөнья матурлыгын сизә

Остазлардан өйрәнеп.

Сихри, гүзәл табигатьне

Күреп яши, яза шигырьләр.

Кырлайның урманнарын да

Яраткан бер күрүдә.

"Су анасы”, "Шүрәле”се

Яши әле Кырлайда.

Татарның моңлы җырларын

Җырлый сандугачлар да.

Тукайны халык ярата,

Кадерли әле һаман.

Онытмый шигырьләрен дә,

Үзгәрсә дә бу заман.

Истәлекле урыннары –

Барысы да саклана.

Тукаебыз мирасы

Якты нур булып кала.

(Фәхретдинова Язилә,

Яңа Чишмә гимназиясенең

8сыйныф укучысы)

 Тукайга

Габдулла Тукай –

Алга омтылучан, ул бөек

Шигырь яздым әле менә

Шагыйрь туган көне диеп.

Ятим үскән малай

Зур дәрәҗәгә ия.

Халык та аны яратып,

"Талантлы шагыйрь” – дия.

Ятим тормыш, газаплану белән,

Үткән аның балачаклары

Язмыш нигә сынаган соң

Берни аңламаган баланы?

"Бөек Тукай” диеп

Хәзер дә әйтәләр аны

Йөзләп еллар үтсә дә,

Калган бит аның даны!

27 яшенә кадәр

Күпме шигырьләр язган

Мәгънәле шигырьләре белән

Халыкка да танылган.

Халык олыласын шулай

Безнең бөек шагыйрьне,

Габдулла Тукай –

Ул бит – халык шагыйре.

(Хәбибуллина Рузилә.Чертуш ав.) 

(Альбом. 27.04.2008)

  Тукайга

Бөек шагыйрь, бөек шагыйрь диләр

Минем өчен бөек кенә түгел ул

Мәңгелеккә калган истә Биләр

Тукай да калыр мәңгегә шул.

Туган теле, туган авыл белән

Тирән уйга салып башкаемны.

Шүрәлеле урман, су аналы сулар белән,

Хәсрәтләрне салып башкаларны.

Күбәләкле якты җәйләр белән,

Ачы җилле кышкы кичләр белән.

Милли моңнар әллүкиләр белән

Сокланыр ул татар теле белән.

Пар ат җигеп барам Казаннарга,

Җилфердәтеп кайтам урманнарга.

Багышладым җырларымны мин Кырлайга

Иң моңлысын багышладым Тукайга.

Бала чакта күңелемә Тукай керде,

Мәктәп юлларында озатты.

Яктылыкка юлны күрсәтте,

Татар телен миңа өйрәтте.

(Гатауллина Алия. Әдәмсә.

 Альбом. 27.04.2007)

   Төш

Төшемә Тукай керде,

Елмаеп сорау бирде.

"Яшәп буламы, кызым,

Хәлләрең ничек”, диде.

Җавап бирүен бирдем,

Үзем дә сорау бирдем.

"Бабай, ни хәлләр”, дидем

Хәлләрем әйбәт кенә

Яшибез җайлап кына.

Бара үз көе белән

Тормышым чишмә сыман.

(Мингалиева Нәркисә. Тубылгытау.

Альбом. 25.04.2007)

  Тукайга үтенеч

Язгы ташу, күк күкрәве булып

Тукай абый, зинһар, кире кайт.

Яңа бәхет, чиксез шатлык булып

Күңелләрдә безнең чәчәк ат!

Милләтебез, телгә, җаныбызга

Өмет, сафлык һәм бер ямь өреп

Кайтыгызчы, зинһар, үтенәмен

Бар җиһанны ихлас моң итеп.

Татарларны кабат күтәрегез

Биеклеккә, нурга, яктыга

Безне көймә итеп утыртыгыз

Сез юл ярган язгы ташуга.

Күк күкрәвен әгәр булдырсагыз,

Без яшьнәрбез әле яшендәй

Шикләнүен өмет итәрбез без

"Булмый сездән” дигән кешедә.

Татар булса, яшәр Тукаебыз,

Тукай булса, яшәр татарлар.

"Тизрәк Тукай һәм яз килсен” диеп

Ашыга-ашыга эри ак карлар...

(Сәлахова Ләйлә. 2009.Шахмай.

Альбом.Якташлар иҗаты)

 

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031