Суббота, 27.04.2024, 15:09
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 4

            Тукайга

Тукайның туган көненә

Бер шигырь язам әле.

Шигырьләр язасы килә

Зурлап шушы бәйрәмне.

Тормышы шигырь кебек,

Тигез генә бармаган.

Кайбер шагыйрьләр кебек,

Премияләр алмаган.

Мәдрәсәдә укыган ул,

Бик тырышып укыган

Тырышып укып, тормыш белеп

Ул бөек кеше булган.

Кайвакытларда туйганчы

Ул ашый да алмаган.

Әллә инде бу егетне

Явыз язмыш каргаган.

"Пар ат”, "Су анасы”, "Туган авыл”

Шул шигырьләр һаман йөрәктә

Тукайдан тормышны өйрәник без

Шуннан өйрәнергә кирәк тә!

Сибгатуллина Резидә. Зирекле лицее

(Яңа Чишмәм тамчылары.)

Тукайга

Язлар безгә Тукай белән килә,

Бөреләнә агач-куаклар.

Куакларда – кошлар, ә күңелдә

Тукайдан да якын, әйт, кем бар?

Бүген, Тукай, синең туган көнең!

Горурланып искә алабыз.

Гасырлар буена онытмыйча

Изге теләкләрдә калабыз.

Син яшисең әле, син үлмәдең,

Яшәү дәртең безнең күңелдә.

Бөтен җиһан, кешелек дөньясы

Бүген синең туган көнеңдә.

Иҗат гомерең, әйе, кыска булды,

Көрәш белән узды юлларың.

Маяк булып әсәрләрең калды,

Укый аны кызың-улларың.

(Саҗидә Сафина. Яңа Чишмә)

(Яңа Чишмәм тамчылары. 2004)

Тукай рухы яши күңелдә

Халык улы бөек Тукайның

Туган көне – олы бәйрәм илдә.

Рух алып аның иҗатыннан

Шигырь бәйрәмнәре үтә һәммә җирдә.

Тукай белән шигырь – һәр икесе

Аерылмаслык бербөтен.

Шагыйрь дигән олы исем белән

Тугандыр ул, бәлки, кем белсен.

Ис китәрлек, кыска гомерендә

Күпме иҗат иткән халыкка.

Шушы яшьтә әле күп галимнәр

Тәүге адым ясый иҗатка.

Кыска гына шушы гомерендә

Милли поэзияне тудырган.

Әдәбиятыбызны югары биеклекләргә

Күтәрүче шәхес ул булган.

Туган тел һәм туган ил дигән төшенчә -

Аның өчен булган изге хис.

Туган телгә, илгә мәхәббәт –

Иҗатында аның төп девиз

Еллар узган саен, бөек шәхес булып,

Якыная бара халыкка.

Татар дөньясының горурлыгы булып,

Илләр гизә исеме һәр якта.

Шигьрияттә яшен кебек яшьнәп,

Тирән эз калдырган тарихта.

Шундый шәхесләрне тудырганга

Мәңгелек дан татар халкына!

                (Зәкия Гарифуллина.Шахмай ав.)

(Якын күргәннәргә ядкәрем.2010)

 

Тукай

"Тукай” дибез, "Тукай” дибез,

Тукаебыз кем соң ул?

Татар илендә Тукайны

Чын аңлаучы бармы соң?

Татар илендә Габдулла

Беркемгә кирәкмәде.

Яшь чагында берәүдән дә

Кадер-хөрмәт күрмәде.

Этеп-төртеп, кагып-сугып

Үстерделәр баланы.

"Сатарга” диеп базарга

Алып чыктылар аны.

Татар илендә Апушны

Беркем якын күрмәде.

Яшәр өчен, үсәр өчен,

Аңа урын бирмәде.

Аллаһ әмере буенча

Апуш "Җаекка” китте.

Казахлар даласында ул,

Зур кеше булып үсте.

Апасы белән җизнәсе

Апушны бик сөйделәр.

"Укы, энем, гыйлем өстә,

Илгә таныл”, - диделәр.

Тукай читтә яшәсә дә,

Милләтен якын күрде.

Татар тормышы хакында

Үлмәс әсәрләр бирде.

Еллар үтте, Тукай үсте,

Хисапсыз уйлар акты.

Тукай Казан каласына

Зур шагыйрь булып кайтты.

"Болгар” кунакханәсенең

Салкын, тынчу бүлмәсе –

Татар иле "бүләк иткән”

 Тукайның биләмәсе.

Туңып – катып гомер үтте

"Болгар” номерларында.

Авырлык белән язылды

Ялкынлы җырлары да.

Бүген мөнбәрләргә кунып,

Оча-оча сөйлибез:

"Татар халкын данга күмгән

Тукаебыз бар!” дибез.

 Телләр сөякле булмагач,

Сөйлибез дә сөйлибез.

Ничек Апушның Тукайга

Әйләнүен белмибез.

(Ярулла Кәрим. Тубылгы Тау ав.)

( "Тормыш авазы”2006).

        Тукайга

Шигырьне әйбәт язганга

Хөрмәт итәм Тукайны.

Милләт җырын ңырлаганга

Ихтирамлыйм мин аны.

Моңлы шагыйрь, туры Тукай

Яши минем күңелдә.

Аның иҗат җәүһәрләрен

Укый халык бүген дә.

Урыслар белән "сайрашып”

Гомер кичергән икән.

Шуннан урыс татар телен,

Гадәтен кабул иткән.

Татарларның йолалары

Урысларга күчкән ди.

Урыс үзенең гадәтен

Безгә бүләк иткән ди.

Явыз Иван Казаннарга

Кунакка килде, микән?

Татар белән туганлашып

Яшәрмен диде микән?

Кушлавычларга барамын

Тукай туган көннәрдә.

Онытылмый бөек шагыйрь,

Яши ул күңелләрдә.

(Ярулла Кәрим.) ( "Тормыш авазы”. 2006 ел)

                                Тукай

Габдуллабыз моң-сагышта ятим яши,

Дөнья куя, утызга да җитми яше.

Ата-ана кадерен ул татымаган,

Һәм булмаган балалары, хатыны да.

Әмма Тукай бәхет белән туган икән,

Һәм мәңгелек аңа насыйп булган икән.

Аталар да, Аналар да, балалар да

Киңәш сорап килә бүген Габдуллага.

Тукаебыз егетләрдәй матур йөзле,

Җиһан буйлап җырлый-җырлый йөри үзе.

(Ярулла Кәрим "Дөнья матур”1997 ел)

Язлар алып килә Тукайны

Һәр яз саен игенче ашыга

Сайратырга сабан тургаен.

Апрельдә чыкканчы басуга

Татар искә ала Тукаен.

 

Халык бүген чәчәкләргә күмә

Аның сыны булган һәйкәлне.

Хезмәткә дәрт, күңелгә моң бирә,

Тукай рухландыра һәркемне.

 

Туңган күңелләрне ул җылыта

Яз кояшы кебек биектән.

Шигырь бөреләре бүген шыта,

Моң агыла һәрбер йөрәктән.

 

"Туган тел”не, "Тәфтиләү”не суза,

Зурлый халык газиз улкаен.

Шигърияттә бүген сынау уза

Оныклары бөек Тукайның.

 

  Мин Былтырың синең, Шүрәле

Карурманда моңсуланып йөрим –

Нигә минем янга килмиләр?

Әллә кая бар да качып беткән

Шүрәлеләр, өрәк пәриләр.

 

Мин сагынып сине эзләп йөрим,

Кабат минем янга кил әле.

Гомерлеккә, әйдә, дуслар булыйк

Мин Былтырың синең, Шүрәле.

 

Теге чакта кулың кысылганга

Озак ачу тотып йөрмәле.

Тукаемнан сәлам алып килдем,

Мин Былтырың синең, Шүрәле.

 

Кети-кети икәү уйнар идек

Гасыр имәннәре тирәли.

Моң зарыңны сөйлә, тыңлар идем,

Кайда соң син бүген, Шүрәле?

(Рәфыйк Әхмәдиев.Сөлчә Баш)

(Хисләрем чишмәсе)



Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930