Суббота, 27.04.2024, 12:41
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

                                                                                                Сабырлык бир, Ходаем!

/Гөлсем апага багышлана/

 

Ярсып аккан язгы суга карап

Кайгы-сагышымны тараттым.

Пешкән алма кебек өч улымны

Кара җир куенына озаттым.

Төшеп калды тормыш корабыннан,

Соңгы тукталышка җиткәнче

Берсе генә түгел,икәү генә түгел,

Бир сабырлык,бусы-өченче.

Бу юлы кайгыны сынар өчен,

Сөйгән колым, диеп биргәнсең.

Сабыр итәм язган тәкъдиреңә

Ә бу йөрәк ничек түзәр соң?

Баласын  югалткан ана гына

Аңлый алыр минем хәлемне.

Яшьли генә ирем,балаларым китте,

Бер кешегә бик күп түгелме?

Тормыш юлы шома гына булмый.

Сикәлтәсе очрый,упкыны.

Төшеп  баттым хәсрәт күлләренә,

Аннан  чыгар хәлем юк кына.

Туры сүзле булдым,кеше рәнҗетмәдем,

Гайбәт сөйләмәдем артында.

Дөнья булгач,төрле хәлләр булды,

Түздем балаларым хакына.

Тракторчы булып,туган авылым кырын

Аркылыга,буйга  иңләдем.

Олыгайгач балалар хәсрәтен

Күрермен диеп уйлый белмәдем.

Бер ни эшләп булмый,авырлыкнын

Савапларын,Раббым,насыйп ит.

Язган язмыш белән  килешмичә,

Башны ташка бәреп булмый бит.

Гомеремне бирсәң,акылымны алма,

Башларыма зирәк зиһен бир.

Оныкларны үстерешеп,мәетләргә дога кылып

Яшәргә мөмкинлек бир.

Калган балаларым,кияү- киленнәрем,

Оныкларым исән булсыннар.

Мин аларны түгел,алар мине

Соңгы юлга зурлап озатсыннар.

 

Барсына да сугыш гаепле.

 

Яшьлелегез авыр чакта үтте,

Авырлыкны бик күп күрдегез.

Тормыш арбасына бер ялгыз җигелеп,

Сыңар канат  гомер иттегез.

Урман кисте,бүрәнә ташыды

Көче-көчкә җитмәс балалар.

Таяныр кешесе булмаганын

Хәрби заводларга озаттылар.

Юл чатында үскән ялгыз ак каенга

Әкрен генә җил кагыла.

Уйламыйча әйткән бер кечкенә сүз дә

Күңелегезгә авыр тоела.

Тайгак юлда таеп егылмыйча

Гомер сукмакларын кичтегез.

Тап төшерми толлык намусына,

Сер сынатмый гомер иттегез.

Сезнең дә бит хакыгыз бар иде

Кемнеңдер  якыны булырга.

Сөеп-сөелеп,балалар үстереп,

Бәхетле яшәргә дөньяда.

Кимсетелгән күңел,ялгыз үткән гомер,

Моңланып йөрәкләр сызгандыр.

Әле дә ярый кояш уртак диеп,

Күпме көннәр сыкрап узгандыр.

Ялгыз калган ана, ятим үскән бала,

Күз яшьләре түгелгән күпме.

Бөреләнми калган урланган яшьлектә-

Барысына да сугыш гаепле.

Еллар үтте,чәчләр агардылар,

Җитте гомернен көзләре.

Бары үзегезгә генә мәгъгүм

Йокысыз төннәрнең исәбе.

Әгәр бәя куйсаң,бәя җитмәс иде,

Сез эшләгән бушлай хезмәткә.

Ә кемгәдер фатир өләшәләр,

Дөреслек  юк,булмый нишләп тә,

Күбегезнең өе җимерелә,

Кышын туңа сулы чиләкләр.

Ансат әҗәл,пак сырхау  бир,

Йә Раббым,дип тибә йөрәкләр.

Җир шарының төрле почмагында

Әледән-әле утлар кабына.

Комсыз түрәләрнең нәфесләре тулмый,

Гаепсезнең каны коела.

Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы,

Иман байлыгы бир халкыма.

Ачлык,ялангачлык,сугышлар күрсәтмә,

Гөнаһсыз сабыйлар,картлар хакына.

Сабыр булып гомер кичердегез,

Бирешмичә хәтәр җилләргә.

Бүгенге яшьләр  гыйбрәт алсын диеп

Роман язар идем сезләргә.

Нәрсә күрдең,нәрсә беләсең димәгез,

Барысын да күреп уздырган.

Ялгыз ана моңы,ятимлекнең хәле-

Барсы таныш бала чагымнан.

Күңел ярагызга кагылганга

Кичерегез,гафу үтенәм.

Чын күңелдән сезне хөрмәт итеп,

Түбәнчелек белән баш иям.

 

ЗӘЛИДӘ

Кимсетүләр  күргән  туган  халкым,

Яндырганнар  хәттә  тарихын.

Динен,телен  саклап  кала  алган,

Югалтмаган  рухи  байлыгын.

 

Төшенкелекләргә  бирелмәгән,

Халкым  уен-көлке яраткан.

«Йөзек салган»,сикереп  биеп алган,

Чабата  булса   да   аякта.

 

Уен- көлке  шулай дәвам  иткән

Кичке  уен, аулак  өйләрдә.

Милли  бизәкләрен  югалтмыйча,

Килеп  җиткән безнең  көннәргә.

 

Буыннан- буынга  кучеп  килгән,

Яшьләр  уены  ул-«Зәлидә».

Егет чакта  бабам  тальян  сузган,

Куз  сирпегән  шунда әбигә.

 

Горурланам,изге  йолаларын,

Шөкер, дәвам  итә  әле  дә.

Бәхетле  ит  безне ,бер  минутка  гына

Яшьлегемә  кайтар,»Зәлидә».

 

Соңгы уйлануларым.

Менә кайттым туган нигеземә,

Тик китәргә диеп кайтмадым.

Күз алдына китерәм үткәннәрне,

Гүя...сүтәм гомер йомгагын.

Бүгенгедәй, бар да хәтеремдә-

Су коенган елга буйларым,

Мәктәп атауында тәгәрәшеп,

Уйнап үскән якын дусларым.

Үсеп җиткәч, туган оясыннан

Кош та очыра үзенең баласын.

Бүгенгедәй күз алдымда, әнкәй,

Теләк теләп озатып калганың.

Бәхет эзләп читкә чыгып киттем,

Калды сердәш зифа талларым.

Балачагым, яшьлек дустым калды,-

Алда серле Урал таулары.

Алда нәрсә көтә, Һичкем белми...

Мин бер моңлы авыл баласы.

Биек йортлар, шау-шу, зур заводлар белән

Каршы алды Пермь каласы.

Изге теләклзрең, әнкәй, сакладылар,

Адашмаска тормыш юлында.

Авылыма булган сөю- сагыну хисе

Гомер буе булды уемда.

Тормыш дигән дәрья эчләрендә

Үз юлымны үзем таптым мин.

Үзем киткәч, сагынып искә алырлык

Якты эзләр калдыра алдым мин.

Тормыш безне назлап үстермәде,

Баштан сыйпамады иркәләп.

Беркемнән көтмәдек ярдәм кулы-

Авыр йөкне тарттык бергәләп.

Тырышлыгым белән белем алдым,

Кешелегем җуймый яшәдем.

Мәхәббәтем таптым, ныклы гаиләм бар,

Горурлыгым- минем кызларым.

Гомер буе туган авылымны

Якын күрдем, сагынып яшәдем.

Туган өем, якын туганнарым,

Мин гел сезнең белән яшәдем.

Гомерләрем читтә үткәнгәме,

Моңлы җырлар, никтер, яраттым.

Үзем гармун уйнап, үзем җырлап,

Кайгы-сагышларым тараттым.

Нигә мине ташлап киттең, диеп,

Рәнҗемәдеңме, авылым.

Соңгы өметемне кире какмассың  дип

Кабат сиңа кайтып сыендым.

Кеше гомерләре бигрәк кыска,

Сизмисең дә аның үткәнен.

Дөнья мәшәкате белән уйламыйсың

Соңгы көннәреңнең җиткәнен.

Бу дөньяда беркем кала алмый,

Бер килгәчтән, барыбер китәргә.

Язмыш сынауларын зур сабырлык белән

Туры килә кабул итәргә.

Туганчы язылган язмышларны

Сәмруг кош та боза алмаган.

Бер кеше дә мәңге яши алмый,

Үләр өчен тудык анадан.

Ничек сагынсак та, кире кайтмый

Үткән гомер, кайтмый балачак.

Адәм башларына килгән хәсрәтне

Тик сабырлык җиңә алачак.

Мин барысын да аңлап, белеп яттым

Дәвалары югын чиремнең.Тәкъдирдә язылганны бозалмыйсың,

Алып калып булмый беркемне.

Биш оныгым кала- бер йодрык,

Ике кызым- якты кояшым.

Гомер буе миңа тугры булган,

Саф күңелле тормыш юлдашым.

Изгелекләреңне, апам, ничек кайтарырмын,

Мин бурычлы синең алдыңда.

Бөтен гомереңне багышладың

Әти- әни, туганнарыңа.

Кайтсак- каршы алдың, китсәк- озатып калдың,

Моңсуланып капка төбендә.

Син бит үзең өчен яшәмәдең

Гомереңнең бер сәгатен дә.

Беркем алдында да, беребезнең дә

Синең өчен йөзебез кызармас.

Аллах сиңа тыныч картлык бирсен,

Изгелегең эзсез югалмас.

Мине шундый тәрбияләдең син,

Тик бишеккә генә салмадың.

Аерылышу килеп җитәчәген

Йөрәгеңә сыйдыра алмадың.

Чал Уралым сине яратсам да,

Теләмәдем синдә калырга.

Һәркемгә дә Аллаһ насыйп итсен

Туган туфрагына кайтырга.

Һәр кешегә якын туган туфрак,

Туган иле газиз, кадерле.

Үзе йомшак, әнкәй мендәредәй,

Җылытып тора минем каберемне.

Рәхмәт сиңа, язмыш, минем каберем

Туган илдә, туган авылда.

Бер ягымда әткәм, бер ягымда әнкәм-

Саклыйлар күк мине давылдан.

Мин канәгать язган язмышыма:

Авыл тарихында- беренче

Изге Рамазанның изге көннәрендә

Аллаһ хозурына күчүче.

Ямьле язлар җитәр, гөлләр чәчәк атар,

Сандугачлар сайрар куакта.

Якыннарым килер яннарыма,

Моңсу булыр миңа шул чакта.

Кыйблалардан җилләр искән чакта,

Каен яфраклары серләшер.

Ике кызым минем янга килеп:

"Әти, кайттык”, диеп эндәшер.

Бөтен туган бергә җыелышып,

Сөйләшербез табын янында.

Сезгә күренмичә. Бер күбәләк булып

Очып йөрер минем җаным да.

Туганнарым. Минем рухыма атап,

Якын күреп дога кылыгыз.

Таң алдыннан йомшак җилләр иссә,

Минем сәламем дип белегез.

Балаларым, оныкларым, сезгә

Зур теләкләр теләп каламын.

Исән- сау булыгыз, югалта күрмәгез

Минем гоменремнең дәвамын.

 

 

Шәхси тормышыңа кагылганга

Ачуланма, абыем, гафу ит.

Ялганны- дөрес, караны- ак дип,

Һәркемгә дә язып булмый бит.

Хәл белергә барсак, елмайдың да,

"Во” дип, баш бармагың күрсәттең,

Сызлансаң да- берни белгертмәдең,

Укып яттың "Әлхәм” сүрәсен.

Үлемеңне тыныч кабул иттең,

Беркемне хафага салмадың.

Әүлиядәй чиста булуыңны

Соңгы көнең белән расладың.

 


 


Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930