Вторник, 19.03.2024, 10:56
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 3

                                                                                                  АККОШ БУЛЫП ТУМАСАҢ

Һавадагы аккош – шәп инде ул,

Тик кем генә тоталган?

Күпме тиле гыйшык, аккош күзләп,

Йөрәгенә сүнмәс ут салган?

Мин дә йөрдем, эләктерәм, диеп,

И, хыялый, тот син капчыгың!

Аккош күзләп, капчык сөрәп йөреп,

Ычкындырдым ахры чыпчыгым.

Мораль шундый: ата аккош булсаң –

Бу очракта була отарга.

Аккош булып тумагансың икән –

Чыпчыгыңны кирәк тотарга!

БУ ГӨНАХЛЫ  ҖИРДӘ  НИ  КАЛА?

Сабыр  канатларың талганда да

Өметеңне өзмә , и ,бала.

Сабыйларның керсез рухы сүнсә,

Бу гөнахлы  җирдә  ни  кала?!

Синең тавыш чишмә чыңы төсле

Күңелемә дәртле  моң  сала.

Сабыйларның шат  авазы тынса,

Бу гөнахлы  җирдә  ни  кала?!

Көләч  йөзлэреңэ төбәлгәндә

Йөрәгемнән сагыш  югала.

Сабыйларның нурлы  йөзе  сулса,

Бу  гөнахлы  җирдэ  ни  кала?!

Тормышымның  бөтен  мәгънәсе  дә

Син  булуда  гына,и,балам.

Сабыйларын югалтканнар  өчен

Бу  гөнахлы  җирдә ни  кала?!

ЖИТӘР  ҖИТМӘС  ИЗГЕЛЕК

«Изгелекләр сибеп  йөрдем ?»,-дисең,

Аптырыйсың:»Кайда изгелек?»

Ә син  аны үзең  сорап йөргәч,

Бәлки  булмагандыр изгелек?

Нигә  аны  шәрран  кычкырырга,

Барысы  да  белсен   дисеңме?!

Куркасыңмы ,изге  исемлеккә

Кертмәсләр,дип  синең  исемне?

Һич  кайгырма,кайда  кирәк-шунда

Язылгандыр  һәрбер гамәлең.

Өстәп  язып булмый ,сызылмый  да,

Беркем  белми аның  әмәлен.

Бар  кылганың синең улчәнер дә,

Бизмәннәргә  салып  иң  элек,

Ни  әйтерсен,күргән изгелеккә

Җитәр-җитмәс булса  изгелек?!



Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031