Вторник, 19.03.2024, 07:04
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 3

 Сагынам авылыма.

Нишләптер соңгы вакытта

Авылымны сагынам.

Күзем йомсам гүя мин дә,

Авылымда басып торам.

Сагынам мин авылымның,

Кар каплаган ишегшен,

Миләш сиртмә, капчык төпле

Түрдәге зур бишеген.

Сагындыра авылымдав,

Су коенган чакларым.

Тишек ыштан, кыска күлмәк.

Бер төймәле чалбарым.

Сагынам мин авылымның,

Чишмәсен һәм диварын.

Боз өстендә шар уйнаган

Акбүренең уйларын.

Сагындыра ничек итеп,

Без мәктәпкә йөредек.

Өч парталы бер класста

Җидәү җиде бетердек.

Сагындыра авылымның,

Салам түбә өйләре.

Галимҗан сузып уйнаган,

Моңлы авыл көйләре.

Сагындыра авылымның,

Матур елга- күлләре.

Елмайган серле карашлы,

Чибәр кызлар күзләре.

Сагындыра егет булгач,

Аулак өй кичләрек.

Тыйнак кына яшь кызларның,

Кулъяулык чиккәннәре.

Сагындыра авылымның

Бәрәңге күмгәннәре.

Җирәбә салып яшьләрнең.

Бәлешкә  йөргәннәре.

Сагындыра авылымның,

Гөрләп узган туйлары.

Киленнәрнең күз алмаслык,

Матур зифа буйлары.

Сагындыра авылымның

Һәр сулышы, шатлыгы.

Искитәрлек түземлеге.

Көр халыкның барлыгы.

Мөмкин булса тотар идем,

Авылымны кочакта.

Шунысы әрнү, киткәч кенә,

Аңлыйсың шул хакта.

Онытмагыз авылыбызның,

Тарихи мизгелләрен.

Әби- бабай, әти-әни,

Яшәгән нигезләрен.

Туганнарыма.

Алтмыш биш яшь тулды менә

Башым тулы төрле хатирә.

Туганнарым искә төшеп,

Хисләремә тиңсез көч бирә.

Төшергәндә бу ак кәгазьгә

Әлеге шул сузләр тезмәсен.

Сорыймын мин аллаһыдан,

Гомеремне иртә өзмәсен.

Уйлап яттым уткәнемне,

Очраган шул төрле юллар.

Туганнарым һәм гаилә,

Терәк булган бик куп еллар.

Куз алдыма килеп баса.

Шатлык ташып торган вакытлар.

Бик бәхетле булганмын мин,

Хәтердә гел шундый минутлар.

Бик яшьтән үк булды хыял,

Эз калдыру узем китүгә.

Багышлармын тормышымны дип,

Якыннарга ярдәм итүгә.

Тырыштым мин бу тормышны,

Лаек булып бергә узарга.

Булдырганча әзер идем,

Ярдәм кулын сезгә сузара.

Карамадым туганнарга,

Матди якларын барлап.

Бер кукрәкне имгәнбез,

Әни күзенә карап.

Барчагызны бик бәхетле,

Күзалладым иң элек.

Түбә күккә тия иде,

Эшли алсам изгелек.

Туганнарны якын иттем,

Лаекларга сезне тиңләдем.

Тормышыгыз алга китсә

Ходай бирсен диеп теләдем.

Әле дә мин  күңел белән

Сезне кукләргә чөям.

Уңышларга бик сөенәм

Сагышка чиксез көям.

Ничек кенә тырышсам да,

Бик куп калды изге эшләрем.

Моннан ары колач җитмәс,

Шуны сөйли күргән төшләрем.

Безгә хәзер күп кирәкми,

Тәмле сүз җитә хәтта,

Онытмаска бер- береңне

Йөрәкләр типкән чакта.

Бу дөньяда канун шундый,

Бар нәрсә дә бездән калырлар .

Өметләнәм, туганнарым,

Матур итеп искә алырлар.

Барып бергә утырулар

Ул  бит бик зур исәнлек,

Булмады шул, кайталмадым

Әлегә юк исәнлек.

Күп кичәләр соңгы вакыт

Үтәләр минсез генә.

Читтән торып сөенсәм дә

Сызлана күңел генә.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031