Бүген, дуслар шатлыклы көн –
Хатын-кызлар бәйрәме.
Алып кайттым әле менә
Мин чәчәкләр бәйләме.
Тик кызганыч, бүләгемне
Хатын кабул тимәде.
Сөйләнә ул: "Чәчәк иснәп,
Тормыш алга китәме.
Матур гына, җыйнак кына
Тун алып бирсәң инде,
Олы бәйрәм көннәрендә күңелем булыр иде”.
Мин дә әйттем: "Нәрсәгә тун,
Көннәр җылына бара.
Җәй исе аңкый чәчәктән,
Әйбәтләп иснәп кара.
Исән булсак, үлмәсәк, - дим, -
Кышка алырбыз әле.
Яңа тунны Яңа елга
Киеп барырбыз әле”
Чәчбикә монологы
И кадерлем, онытылмый
Бергә булган вакытлар.
Кайнар кочагыңа кереп,
Ләззәтләнгән минутлар.
Күкрәгемнән кочып алып,
Иркәләп сөя идең.
Үз хатынымнан да артак
Яратам, дия идең.
Сөяркәм дә, ирем дә юк,
Бүген ялгыз көн күрәм.
Чит ир-атны нигә сөйдем
Икән, диеп үкенәм.
Син киттең
Киттең Чаллы якларына,
Миңа әйтеп тормадың.
Бу гамәлең белән, дустым,
Җаннарымны хурладың.
Йөрәгемне телгәләде
Синең ташлап китүең.
Бик ихтимал сагышлардан
Минем янып бетүем.
Бу юләрем кайда икән,
Диеп уйларсын әле.
Юксынырсың, сагынырсың,
Бәлки, еларсың әле.
ТУГАН ИЛЕМНЕ ЯРАТАМ, БЕЛӘСЕҢМЕ?
Туган илемне яратам, беләсеңме?
Киң кырларда иген
игәм, күрәсеңме?
Игеннәрнең татлы
исен тоясыңмы?
Киң басуларга
сокланып туясыңмы?
Кырларда мотор
гүләвен тыңлыйсыңмы?
Мотор моңына
кушылып җырлыйсыңмы?
Көнен- төнен ташкын
булып машиналар
Ашлык төяп юллар
буйлап агылалар.
Ватанымның амбарларын күрәсеңме?
Ашлык белән тулган
алар, беләсеңме?
Татлы икмәк ил
тормышын бизәсен дим,
Ватанымны яратам
мин, сизәсеңме?
БАЛА.
Әнә бала.
Җылы, йомшак
күкрәккә ул сыенган да,
Иреннәрен чупырдатып,
Күзләрен матур
уйнатып,
Әнкәсеннән сый ала.
Бу сабыйның
күңелендә
Сагыш та юк, моң да
юк.
"Дөнья яшәр микән?”
дигән
Шомлы, шикле уй да
юк.
Аяз күктәге кояшка
Елмаеп карый бала.
Уйнап- көлеп яшәр
өчен
Туган сабый
дөньяга.
Җирдәге бар нәрсә
матур
Булып күренә аңа.
ЭЗЛӘР.
Кичә дөнья аяз иде,
Иртән чыксам
урамга-
Яңа яуган кар
түшәлгән
Сукмакларга,
юлларга.
Өй буендагы
сукмакка
Төбәлде минем
күзләр.
Кар астында
яшеренгән
Кичәге безнең
эзләр.
УЙЛАР.
-Ник шәһәргә, яшьләр, китәсез,
Авылларны ятим итәсез.
Авылларның болын-
кырларын,
Тургайларның моңлы
җырларын
Онытмагыз,- димен
яшьләргә,
Авылларда өндим
яшәргә.
Аннан чумып тирән
уйларга,
Чыгып бастым иркен
урамга.
Урамнарда асфальт
юллар юк,
Юл төзүче оста
куллар юк.
Мәдәният йорты
гөрләми,
Кайчакларда кино
килгәли.
Шәһәр артистлары
килмиләр,
Авылларга юлны
белмиләр.
Күңелемдә уйлар
диңгезе,
Басып торам, ялгыз, бер үзем.
Кыенлыклар,- беләм,
- бихисап,
Тик шулай да,
яшьләр, китмәгез.
Җанга якын туган
авылымны,
Читкә китеп,
ятим итмәгез.
Сез булганда авы
терелер,
Һәр тарафка матур
төс керер.