1961 елның 31 июлендә Чаллы Башы
авылында туганмын.
13 яшь тулганда әти, аннан соң ун елдан соң әни бакый дөньяга күчтеләр.
Күңелемдә минем кечкенәдән үк моң
яши.Ул моң ятимлектән, әти-әнине
сагынудан,юксынудан туа, билгеле.
Мин табигатьне,кешеләрне,үзем яши
торган мохитне яратам.
Әйе,кешеләрне мин бик әйбәт димәс идем, ләкин үзеңнең күңелең матур булганда - ходай биргән исән көн - матур
бүләк ул.
Мин 24 ел Чертуш балалар
бакчасында кече тәрбияче булып эшлим.Балаларны яратам, үзебез дә 1 ул,1 кыз
үстердек.
Минем иҗатым күпчелек әниләргә
багышлана,дөресен әйткәндә - әниемә.
Ул шигырьләремдә булса да мине юатып тора,яшәргә көч бирә.