Вторник, 19.03.2024, 08:40
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

                                                    Таныш урамыма аяк басам.

 

Таныш урамыма аяк басам

Якынлашам туган өемә.

Тик ни кызганыч,зур бер йозак

Эленгән шул ишек бигенә.

Авыр тойгы биләп алды мине,

Искә төште әткәй-әнкәйләр.

Бик еш кайтабыз шул туган өйгә

Кендегебез безнең монда бәйләнгән.

Баланнары үсеп утыра әнкәемнең,

Ябынганнар ап-ак шәлләрен.

Үзе булмаса да карап тора кебек

Тәрәз төбендәге гөлләре.

Бала чагым үтте шушы өйдә

Тәпи киттем шушы сукмактан

Сыкрый җаннар. Әрни йөрәк

Әнкәй-әткәй безнең юклыктан.

Акрын гына китеп барам туган өйдән

Сүтә-сүтә гомер йомгагын.

Үзем язам,үзем укып барам

"Язмыш” дигән тормыш китабын.

------------------------------------------------------------

Хыянәтсез сөю бармы,дуслар,

Кем әйтә соң аның җавабын?

Татыганнар гына белә аны

Ачы сагыш,аның газабын.

Нәрсә соң ул хыянәт,дуслар,

Чит ятларны өзелеп сөюне

Иптәшеңә шуны белгертмәс өчен

Куркып яшәү,янып көюме?

Хыянәтне кичереп буламыни, дуслар,

Авыр моны,авыр аңлату

Биш минутлык ләззәт аркасында

Бәхетеңне мәңге югалту.

Нәрсә соң ул хыянәт,дуслар,

Татыганнар кабат уйлансын.

Чит-ятларның куенына сыенганда

Ахырларын аның уйласын.

 

Киләчәгең бар синең./җыр/

Яңа Чишмә,торган җирем,

Бик зур авыл,елга буенда.

Ярларында аның таллар үсә,

Сандугачлар сайрый куенында.

Кушымта:   Яңа Чишмәм,Яңа Чишмәм,

Яшим синдә шатланып.

Синең аккан суларыңнан

Дәрт алып,канатланып.

Авылымның кырларында

Күкрәп үсә игеннәр.

Айдан  айга,алда-елга

Арта монда киленнәр.

Кушымта:

Яңа Чишмәм.ай Чишмәм,

Яшим синдә шатланып.

Синең аккан суларыңнан

Дәрт алып,канатланып.

Язын аның бакчалары

Гөлчәчәккә күмелә

Тырыш халкы җыр-моңнары белән

Биеклеккә үрелә.

Кушымта:

Яңа Чишмәм.ай Чишмәм,

Яшим синдә шатланып.

Синең аккан суларыңнан

Дәрт алып,канатланып.

Яңа Чишмәм-торган җирем,

Киләчәгең бар синең.

Шундый тырыш халкың белән

Дустанә булып яшә син.

Кушымта:

Яңа Чишмәм.ай Чишмәм,

Яшим синдә шатланып.

Синең аккан суларыңнан

Дәрт алып,канатланып

 

Миләшемне иттем киңәшчем.

Урманнарга барып ялгыз гына,

Килә шашып көләсем,

Ак каеннарга сарылып,

Үкереп бер елыйсым.

Шулчак имән телгә килде:

-Түз син,түз син,елама,

Безнең кебек нык булырга  өйрән,

Тормыш авыр, ләкин аңа карама.

Әче миләш шулчак дәште миңа:

-Сөйлә зарың,булыйм киңәшчең,

Мин зарларны  үземә сыйдырганга,

Шуңа күрә әче миләшем.

Ак каен да  миңа ишарә итеп:

Башың имә,горур бул, ди, күрәсең.

Син күрәсен  кеше күрми  инде,

Шулай булгач,түзми нишлисең?!

Мин өйрәндем нык булырга,

Миләшемне иттем киңәшчем.

Күңелләрем тулган чакта,

Килермен мин сиңа, миләшем.

 

Яннарыма кил син.

Кыр казлары киткән чакта,

Нигә генә икән  санадым?-

Серле күзләрең белән миңа

Нигә генә икән карадың?

Шул күрүдә  сине якын иттем,

Йокы алмый мине төннәрен.

Сине уйлап,сине көтеп кенә

Үтә хәзер минем көннәрем.

Ерак араларны якын итеп

Ник килмисең яныма,күзалмам.

Күпме  түздем, көттем сине,

Түзмим  инде,бүтән түзалмам.

Йөрәгемдә сүнмәс яра булып

Шул карашың калды исемдә.

Күп көттермә,яннарыма кил син,

Тик төшемдә түгел,өнемдә.

 

Юксыну.

Күз яшьләренә төренеп,

Тезәм,әнием,шигырь юллары.

Нигә генә безне аерды соң

Ямьле җәйнең матур көннәре.

Кояш сүнде,кара болыт басты

Чалт аяз көн торган көннәрдә.

Нигә генә ташлап киттең,әнием,

Калдырдың син безне кемнәргә?

Өзелеп сагынам,әнием,сине,

Иртәләрен уйлыйм,кичләрен.

Булдыра  алсаң,күчерер идем

Артка таба гомер елларын.

Елмаем  син безгә дәшә идең,

Уята идең иркәләп иртәсен.

Нигә язмыш кырыс шулай,

Аркылы куйган юлга киртәсен.

Тәрәз төбем тулы гөлләр

Алар,әнием,синең төсләрең.

Төенчектән алам киемнәрең,

Сакланалар синең исләрең.

Саклык белән барлыйм аларны мин:

Күлмәк,яулык,чиккән сөлгеләр.

Алар арасында сине көтеп

Ята бирә кискән өлгеләр.

Әнкәй үлде,тоташ ятим калдык,

Истәлеккә калды сурәтләр.

Кулларыма алып сагынып карыйм,

Бары каберлеккә илтә сукмаклар.

Җир өстенә тагын  карлар яуды,

Ап-ак булды каберең өсләре.

Йөрәкләрдә мәңге уелып калды

Узган елның август кичләре.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031