Суббота, 27.04.2024, 15:20
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

                                                                             БУРЫЧЛЫМЫН.

Үткәннәрне искә төшергәндә,

Күз алдыма килә әнием.

-Тырыш бул син, балам, бирешмә, дип

Хәтеремдә әле әйөткәнең.

Тормыш юлы шактый сикәлтәле,

Юлларымда очрый киртәләр.

Сукмакларым кая илтсәләр дә,

Киңәшләрең ярдәм итәләр.

Гомерлеккә сиңа бурычымны,

Тиңләп булмый аны бернигә.

Чын йөрәктән, бары рәхмәт әйтәм,

Тормыш бүләк иткән әнигә.

 

БӘХЕТ.

Бәхет дигән изге төшенчәгә

Һичкем бирә алмый кагыйдә,

Үз бәхетен эзләп табар өчен

Туа бит ул Кеше бу Җиргә.

Кайберәүләр бәхет эзләргә дип,

Чит җирләргә китеп юл тота.

Еракларга китеп барган саен,

Туган авылын, хәтта оныта.

Мин теләмим андый бәхетләрне,

Туган җирдән читтә яшәргә.

Исәнлек- зур бәхет икәнлеген,

Телим аңлатырга кешегә.

Кадерен белеп яшик исәнлекнең,

Бушка уздырмыйча гомерне.

Һәр җирдә дә тырыш хезмәт кенә

Бәхет китерә, данлый кешене.

 

 

ТУГАН АВЫЛ.

Табигатьнең гүзәл почмагында,

Минем туган авыл урнашкан.

Бик сагынам сине, "исәнме”, диеп

Дәшәмен мин аңа ерактан.

Беркайда юк, авылымдагы кебек

Матур күлләр, иркен болыннар.

Болыннарда чабып йөри төсле,

Без уйнаткан елгыр колыннар.

Балачагым шул авылда узган,

Газиз телем шунда ачылган.

Син онытма, авылым, бу балажны,

Ә мин сине мәңге ташламам.

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930