Суббота, 27.04.2024, 15:37
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

                                                                                                       САЛМА САГЫШКА.

Җырың моңсу, әллә минекедәй

Йөрәккәең пыскып янамы?

Хатирәләр белән телгәләнгән

Күңел тулы тирән ярамы?

Еллар гына дәва түгел икән,

Төзәлми лә күңел ярасы.

Моңсу җырны юлдаш итеп безгә

Әллә тагын күпме барасы?

Җырламачы, зинһар, шул җырыңны,

Салма әле тагын сагышка.

Җырың белән тилертмәле мине,

Этәрмә син кабат ялгышка.

 

ҖЫЕЛЫГЫЗ, ДУСЛАР.

Бер сыздырып уйнап җибәр, дустым,

Яшь чакларның ямьле җырларын.

Дәртләндерсен әле гармун моңы

Чибәрләрнең күңел кылларын.

Сабантуйлар узган атаулыкка

Килик әле бергә җыелып.

Тәгәрәшеп үскән чирәмендә

Безнең эзләр калган уелып.

Барыйк, әйдә, Баһау елгасына,

Яккан идек монда учаклар.

Каҗунный* да сирәгәйгән хәзер,

Киселеп беткән икән усаклар.

Безнең дәртле җырны сагынадыр

Вәли картның умарталыгы.

Сулар кергән Сөлчә күлләрендә

Бармы икән хәзер балыгы?

Ныграк тарт син әйдә гармуныңны,

Җыелышып дуслар килсеннәр.

Авылдашлар: "Хорти** егетләре

Вәт ичмасам, җырлый!- дисеннәр .

 

*Каҗунный-Казенный урманының халыкча әйтелеше.

**Хорти- урам атамасы.

 

БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ.

Язгы гөрләвектәй шау- гөр килеп,

Сизелмичә үтте балачак.

Бик күп еллар әле шушы чорның

Хатирәсе ияреп барачак.

Истән чыкмый Фәтхи күлләрендә

Дус- иш белән салда йөзгәнем.

Төнлә күрше Зыятдин картларның

Бакчасыннан шомырт өзгәнем.

Разыя апа, кура җиләгеңне

Бер туйганчы авыз итмәгәч,

Балчык аттым зәңгәр капкагызка,

Башкасына хәлем җитмәгәч.

Миншәһитнең борчак мылтыгына

Илфат белән күпме кызыктык.

Ахыр чиктә урлап качтык аны,

Бигрәк матур иде ул мылтык.

Керсез балачакның мизгелләрен

Һәрчак искә алам сагынып.

Бик күп еллар әле шушы чорның

Хатирәсе барыр тагылып.

 

Принц

"Принц кирәк!» - дип, соңгы сүзең әйтеп,

Шапылдатып яптың ишегем.

Уйлангансың әле, оятыннан

Эзләр бу, дип, җирнең тишеген.

Оялмас та идең, принцессалар

Шулай ташлап чыгып киткәндә.

Тик синнән шул авыл исе килә,

Сизгән идем аны, үпкәндә.

Эх, шушы ис! Айкап күңелләрне

Алып кайтты бала чагыма.

Каз бәпкәсе көтеп йөри бер кыз-

Синең чалымың да чагыла.

Ул кызның да, бәлки, хыялында

Принц килгәндер атка атланып.

Кул изәүгә, бәпкәләрен ташлап,

Йөгергәндер каршы шатланып.

Принц булганда каз да кирәк түгел,

Ашыймыни принцың бүтәкә?

Бу матурлык – бары аның өчен,

Әрәм булыр микән ул тәккә?..

…Балачакта хыял татлы инде,

Хыялланмый кемнәр калган соң?

Нормаль кеше чынбарлыкта яши,

Син хыялда яшәп калгансың.

Без дә йөрдек «касманавтлар», диеп,

«Кукурузник»та да очмадык.

Кинойолдызларга гашыйк булдык,

Ялгышып та бер кат кочмадык.

«Принцессадыр», диеп, үпкән идем,

Син дә булдың бары ялгышым.

Авылында салып калдыргансың

Кызыл әчле үзбәк галушың.

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930