МИН БӘХЕТЛЕ.
Мин бәхетле җирдә син булганда,
Сөю гөлем үсеп килгәндә.
Язмыш безне кавыштырып куйган,
Гөрләшегез парлар дигән дә.
Бәхет сиңа, бәгърем, җир йөзендә,
Шатлык белән генә гомер ит.
Кайгыларга Һич тә бирешмә син,
Кулың болгап атлап узып кит.
Таянычым да син, куанычым да,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Кермәсен дошманнар арага,
Гөлләр чәчәк атсын көзләрдә.
Елама, әнкәй.
Көннәремдә кара төннәрем
Юксыналар сине күзләрем.
Сагынам,әнкәем,мин сине,
Колакта яңгырый сүзләрең.
Кушымта: Елама,әнкәй,елама
Сагыну хәлләрен сорама.
Түзмисең,әнкәем,елыйсың,
Ходайдан сабырлык сорыйсың.
Сагышларга салдык без сине
Рәнҗемә,әнкәем,рәнҗемә.
Юлларга текәлгән күзләрең
Исемдә кайт дигән сүзләрең.
/ Кушымта шул ук./
Картайдың,әнкәем,мин беләм
Җыерчыклар басты йөзеңне
Очып кайтыр идем яныңа
Өзелеп сагындым үзеңне.
/Кушымта шул ук/
Рәхмәт сиңа.
/Тормыш иптәшем Рамильгә/
Рәхмәт сиңа бу дөньяда булганың очен
Юлларыма бәхет гөле сипкәнең өчен.
Бәхет телим,бәгырькәем,әгәр булмасаң
Көннәремә төннәр килә,көлеп тормасаң.
Нишләр идем,бәгырькәем әгәр булмасаң
Көннәремә төннәр килә, көлеп тормасаң
Ходай сине юлларыма үзе чыгарган
Бәхетем син,бәхетем син,сине югалтмам.
Авырлыклар килсә,иркәм,калмыйк югалып,
Гомерләрнең ахырына барыйк уралып.
Бәхет телим ,бәгырькәем,гомер гомергә
Аермасын юллар безне мәңге-мәңгегә.
Оялар кордык.
/Тормыш иптәшем Рамильгә/
Оялар кордык,иркәм,
Гомерләр кичерергә.
Язмыш безне кавыштырган
Балалар үстерегә.
Кушымта: Сорыйм синнән үтенеп,
Яшәмик без үкенеп.
Сорыйм синнән үтенеп,
Яшик әле сөенеп.
Усал күзләр,көнчеләр-
Булды безгә киртәләр.
Бирешмичә бергә бардык,
Каршы алдык иртәләр.
Кушымта шул ук.
Тирбәлик без бергәләп
Бәхет бишекләрендә.
Бәхет – шатлык килеп торсын
Сөю җимешләренә.
Кушымта шул ук.
Сахалин җилләре.
Сиздермичә гомер үтә,
Сулар ага кыядан.
Кошлар кебек очып китте
Сабый балам оядан.
Кушымта: Елга түгел,күз яшьләре
Агалар битем буйлап.
Ал таңнарны каршылыйбыз
Сабыем сине уйлап.
Китәргә дип хәбәр килде,
Моңсуланып башың идең.
"Исән булсам кайтам бит мин,
Елама син,әти,- дидең.
Кушымта: Иртән искән таң җилләре
Сахалиннан иссеннәр.
Исән-имин улың диеп,
Хәбәр алып килсеннәр.
Тәүлек түгел,сәгать саныйм
Кайтуыңны тилмереп.
Поездларны тоталмадым,
Күпме генә йөгереп.
Кушымта:Очрашу минутларын
Күзаллап юанам.
Сабыр итче,түз син,балам,
Өйдә көтә газиз аның.
Хушлашмый киттең
/Хәлиуллина Мәрзия апага багышлап/
Гөрләвек ага,тамчылар тама
Ямьле язларда йөрәгем яна.
Бәхил бул,әни,киттең арадан
Күпме көтсәмдә,кайтмый яңадан.
Кушымта: Эх,әни,әни
Сөекле әни,
Хушлашмый киттең,
Йөрәгем әрни.
Үстердең безне.кадерләп-сөеп,
Җил-давылларда канатың җәеп.
Әйтер сүзләрең калмады микән?
Ник яннарыңда булмадым микән?
Кушымта шул ук.
Моңсуланган бит инеш буйлары
Синсез үтәләр Сабан туйлары.
Сагынуларга ничек түзәрмен
Югалтулардан өзелә үзәгем.
Сабыр булыйк. ( Җыр. Фидания Бикмөхәммәтова
сүзләре һәм музыкасы)
/Рамильгә/
Гөрләп тормыш иткән чакта
Кайгы килде безнең өйләргә,
Ташлап китте безне сабыебыз
Калды бары сагынып сөйләргә.
Кушымта: Догаларны укыр өчен
Сабыема без кирәк,
Исәннәре бар бит әле
Син бит безгә зур терәк.
Кулларыңны салам кулыма
Иңнәреңә куям иң-башым,
Тынычлан син,сабыр булчы
Исән булчы, тормыш юлдашым.
Кушымта: Әгәр без сабыр булсак
Тыныч йоклар балабыз.
Исәнлекләр,озын гомер,
Теләп сиңа калабыз.
Айлар-еллар үтеп китәрләр,
Күз яшьләре бәлки кибәрләр.
Кулларыңны алма куллымнан,
Бергәләшеп типсен йөрәкләр.
Бергә булыйк. ( Җыр. Фидания Бикмөхәммәтова
сүзләре һәм музыкасы)
Без бәхетле булыйк,иркәм,
Күрдек инде зурсын кайгының.
Язмыш безгә рәхимсез карады,
Тартып алды бездән сабыйны.
Кушымта: Мин,мин,мин
Сине югатмыйм
Бул янымда,синсез торалмыйм.
Син,син,син мине югатма,
Бул янымда,җилдән юатма.
Үтенепләр сорыйм ходайдан
Хәсрәтләрем читкә тайпылсын.
Дустым түгел,хәтта дошманыма
Күрсәтмәсен бала кайгысын.
Кушымта: Ике балаң-ике якта,
Өченчесе оча җомахта.
Син,син,син ,мине югатма
Бул янымда,җилдән юатма.
Мин бәхетле син булганга
Янәшәдән атлап барганга.
Гомер буе сине юатырмын
Моңсуланып уйга калганда.
Туган авылым Акбүре.
( Җыр. Фидания Бикмөхәммәтова сүзләре һәм музыкасы)
Яңа Чишмә буйларында
Акбүре авылкае.
Кырларында яңгырап тора
Сандугач тавышкае.
Кушымта: Сагышларга мин туламын
Йөрәккәем янганга.
Акбүрегә мин кайтырмын
Туган ягым булганга.
Бик еракларга китсәмдә,
Мин сиңа сагынырмын
Рәхмәт авылкаем сиңа
Мин сиңа табынырмын.
Кушымта: Балачагым гөрләп үтте
Шул авыл кырларында,
Акбүре-туган ягым,
Кайтырмын мин тагында.
Сандугачлар сайрап тора
Ямь-яшел тугаенда.
Исемеңне алыштырдың
Барыбер уйларымда.
Исән бул,сабыем!
( Җыр. Фидания Бикмөхәммәтова сүзләре һәм музыкасы)
Улым Рөстәмгә багышлыйм.
Бәхетемә бәхет өстәп
Өченче бала булдың.
Кышның озын төннәрендә
Улым дөньяга тудың.
Кушымта: Исән бул,сабыем,
Өметем син генә.
Күрсәтмә кайгылар,
Йөрәгем бер генә.
Ләкин язмыш безгә сайлап
Бәхетләрне куймаган.
Матур киңәшләрен биреп
Абыең китте якты дөньядан.
Кушымта: Әтине-әнине
Ташлама, энекәш.
Батыр бул,бирешмә,
Югалма - зур киңәш.
Үсеп буйга җитәрсең син,
Табарсың үз юлыңны.
Ак җәймәләр юлларыңа,
Иңнәреңә куям кулымны.
Әнәс мәчетенә
/Чистай шәһәрендәге мәчеткә багышлана./
Шәһәремнең матур җире.Мәчет калкыды.
Аяз көнне аяз итеп,ае балкыды.
Мәчет төзүчеләрдә күрәм игелек.
Ходаемның каршысында-иң зур изгелек.
Күпме дога,күпме намаз шунда укылыр
Насыйп булган яшьләребез дингә тартылыр.
Сизми калам, күңелләрем дингә омтыла
Мәчетләргә килеп керсәм, кайгыларым онтыла.
Иртәләрен уянам мин азан тавышына,
Моңнар булып сузыла ул офык юлына.
Манараларга карап,юатам мин үземне
Ходай ташламас беркайчан,кадерләсәм динемне.