Вторник, 19.03.2024, 11:07
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 5

                                                                                               Г.Тукайның 125 еллык юбилеена

Тукай туганга бу елда

Йөз егерме биш була.

Укыганда шигырьләрен

Күзләремә яшь тула.

Ятим Апушны җәлләп мин

Кечкенәдән еладым.

Шигырьләренә сокланып,

Гомерем буе туймадым.

Тукаебыз шигырьләре

Мәңге үлмәс шигырьләр.

Аның кебек үткен сүзле

Булса иде шагыйрьләр.

Егерме җиде ел гомерендә

Күпне күргән бу шагыйрь.

Рухына дога булып та,

Ирешсен минем шигырь.

(Миләүшә Халикова. Акъяр ав.)

Тукай гомере

Ятим булып үскән бит син,

Бик тиз үткән гомерең.

Тик халыкка зур хәзинә

Калдырды исемең синең.

Синең шигырьләреңне без

Өйрәнәбез тырышып.

Никадәр мәгънә анда,

Изгелек һәм яхшылык.

Әкиятләреңне исә

Укыйбыз дәресләрдә.

"Су анасы”, "Шүрәле”ңне

Аңлыйбыз бер сүздән дә.

Синең тормыш авыр булган,

Күпме хәсрәт күргән син.

Тик иҗатың җиңеп барган,

Син бит, Тукай, бөек син.

(Вәлиев Илмир, Зирекле ли-

цееның  8 сыйныф укучысы)

    Габдулла Тукай

Апрельнең егерме алтысы

Бу дөньяга килгән ул.

Бик аз гомер яшәсә дә

Күп авырлык күргән ул.

Ач та булган, өшегән дә

Яшьтән ятим калган ул.

Төрле җирдә йөртсәләр дә

Бирешми яшәгән ул.

Үзенең иҗатын да

Чын күңелдән язган ул.

Зурлар, кечеләр өчен дә

 Хәзинә калдырган ул.

Кем турында сүз барганын

Аңламаучы юктыр.

Шагыйребез Тукайны

Белмәгән кеше юктыр.

(Зиннурова Алинә,

Әдәмсә урта мәктәбе. 7кл.)

                100 ел үткәч

Тукай бабайның авылы

Тау башына салынган.

Безнең авыл - Әдәмсәбез

Тау астында ук калган.

Нәкъ шундый ук чишмәләре,

Урман, су, табигате

Бер сәгатьтә тулмаса да

Тиз тутырабыз җиләкне.

Укып үстек "Су анасын”,

"Шүрәле”, "Сарык”ларын.

Нәкъ шундыйлар авылымның

Моңлы, чуар тавыклары.

Без дә авыл балалары,

Тик заманасы бүтән.

Апуш малай кайгы күрсә,

Безнең тормышлар шәптән.

Тукай бабайның язмышы

Фаҗигәләргә чумган.

Кыска гына гомерендә дә

Күп шигырьләр тудырган.

(Шакирова Энҗе, Әдәмсә

урта мәктәбе. 7 кл.)

    Төшкә керә

Мин бит татар баласымын,

Шуңа да кечкенәдән

Танышмын Тукаебызның

Бик күп шигыре белән.

Кайсы татар баласына

Таныш түгел икән ул.

Тукай шигырьләре безгә

Күрсәтә ак, дөрес юл.

Кем белми аның "Пар ат”ын,

"Шүрәле”, "Су анасы”н?

Бала чактан укып үстек

"Таз”ын һәм "Сабыйга”сын.

Шигырьләре укырга да,

Һәм эшкә дә өйрәтә.

Тукай шигырьләре хәтта

Төшкә кереп йөдәтә.

   Тукай үзе ятим үскән

Тукай үзе ятим үскән

Кайгыларны бик күп күргән.

Бер авылдан бер авылга

Кулдан кулга күчеп йөргән.

Булган авыр вакытлары

Бер телем ипигә тилмергән,

Үги әби тыштан кертмәгән

Бик нык салкын тидергән.

Һич тә бирешмәгән авырлыкка

Авырса да түзгән, чыдаган.

Татар халкы өчен гыйбрәтле

әкиятләр уйлап чыгарган.

Туган җирен яраткан ул

Якын иткән туган халкын.

Туган җиргә мәхәббәт арта,

Укып чыксаң "Пар ат”ын.

Бөек Тукаебызга

123 яшь тулды.

Шагыйребезне искә алырга

Бөтен татар җыелды.

(Гатина Динара, Чаллы

Башы урта мәктәбе. 10 кл.)

   Тукай язы

Тал песиләре назланып

Пышылдаша көн туганда:

"Уяныгыз, уяныгыз!

Тукай язы килгән анда!”

Апрель җиле йомшак кына

Сыйпап үтә җирнең битен:

"Хәтерлимсең Апуш эзен,

Үткән иде ялантәпи...”

Ялантәпи узган юлның

Тузаннары мең басылган.

Тик һавада язлар саен

Шагыйрь моңы сизелә сыман.

Ул моң сеңгән бар күзәнәк,

Барча тере гамьле җанга.

Яздан һәйкәл куйды Тукай

Мәңгелеккә бу җиһанда.

    Нәсыйхәт

Сез – Тукайлы халык балалары,

"Туган тел”не җырлап үсәсез.

Ана теле аша бар җиһанның

Матурлыгын, ямен сизәсез.

Шүрәлеләр, Су анасы, Тазлар –

Балачактан сезнең юлдашлар.

Гаделлеккә, тапкырлыкка алар

Өйрәтмичә сезне калмаслар.

Яратыгыз газиз телегезне,

Күз карасы кебек саклагыз!

Татар дигән горур исемегезне

Тапламагыз, зинһар яклагыз.

(Лилия Фәттахова.Яңа Чишмә

Альбом.24.2008)

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031