Вторник, 19.03.2024, 08:18
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

                                                                                            Туган җир

Бәхет шунда – туган җирдә генә,

Кирәк ләкин таба белергә,

Үз бәхетен шунда тапсын кеше,

Эзләмәсен аны чит җирдә.

Бәхет бит ул – туган җирләреңнең

Һаваларын иснәп хушлансаң,

Чәчәк исле яшел аланнарын

Рәхәтләнеп аның буйласаң.

Бәхет бит ул – туган кырларыңда

Башак дулкыннары күралсаң.

Ярларыннан чыккан чишмәләрнең

Саф суларын эчеп туймасаң.

Бәхет бит ул – язын басуларда

Тургай тавышлары тыңласаң,

Гүзәллеген күреп табигатьнең

Сихри тынлыгында тын калсаң,

Көзен киткән кошлар озатканда

Кулларыңны аңар болгасаң,

Кошлар кебек безкә китәргә юк, -

Үзе бәхет бит бу уйласаң.

Бәхет бит ул – инеш буйларына төшкәч,

Әрем үләннәре каршы алса.

Чит җирләрнең купшы исләреннән

Күпкә тәмле исе, ләбаса.

Киң кырларга чыксаң, кара тасма кебек,

Буразналар сызылып яталар,

Болар бар да туган җиремнеке, -

Бәхет түгелмени шушылар.

Урамнарга чыгып, исең китеп,

Төзек йортларына күз салсаң,

Һәммәсен дә якын итә белеп,

Дөнья күзе белән карасаң.

Һәммәсе дә болар горурлыгы, -

Туган җирем, туган халкымның.

Һәммәсе дә болар – бик зур бәхет,

Кадерен белүчегә тормышның.

 

                                                                                       Шигырьләрем минем

Ак кәгазьгә нур булып сузылса,

Йөрәгемнән чыккан хисләрем.

Сезнең өчен, минем якыннарым,

Сезнең өчен, дуслар-ишләрем.

Шигырьләрем минем сезнең өчен,

Чордашларым, уллар-кызларым.

Яхшылары, яманнары белән

Шигыремдә - үткән елларым.

Шигырь белән кайтып үткәннәргә

Эзләнәмен яшьлек эзләрен.

Онытылмаслык хатирәләр исән,

Җитсәләр дә гомер көзләрем.

Шигыремдә – авыр балачагым,

Кабатланмас яшьлек елларым.

Сикәлтәләр, чоңгыллары белән

Үтеп киткән гомер юлларым.

Анда минем – ачы язмышларым,

Анда минем – сары сагышым.

Шигыремдә кеше язмышлары,

Алар өчен көеп янышым.

Шигыремдә минем туган авылым,

Кырлардагы тургай тавышы.

Иген иккән тырыш игенчеләр,

Шигыремдә – заман сулышы.

Җанга дәва эзлим мин алардан,

Шигырьләрем – минем сердәшем.

Шигыремдә - минем җан авазым,

Шигыремдә – йөрәк тибешем.

Җаннарыма урын тапмаганда,

Шуларны мин укып юанам.

Алар миңа яшәү көче бирә,

Аермасын Ходай алардан.

                                                                                                                  Икмәк исе

Мичтән ипи алган саен,

Искә төшә балачагым.

Ашыйсым бик килә, - диеп

Өзелеп-өзелеп елаганым.

Яңа пешкән ипи исе –

Иң татлы ис ул дөньяда.

Күңелләрне кытыклата,

Кешеләрдә дәрт уята.

И, тылсымлы ипи исе,

Хатирәләр сиңа сеңгән.

Табыннарның бөтен яме,

Бөтен күрке синең белән.

Бабайлардан мирас булып,

Калган безгә иген игү,

Нинди бәхет үз икмәгең

Күкрәгеңә терәп кисү.

Икмәк – илнең ышанычы,

Кешеләрнең күкрәк көче.

Шуңа күрә бик кадерле

Бу хуш исле икмәк исе.

                                                                                                                Яңа Чишмә

Чишмә дигән гүзәл елганың

Иң мәһабәт матур җирендә,

Тал-тирәкләр белән кочышып,

Яңа Чишмәм минем күренә.

Яңа Чишмә – туган төбәгем,

Синдә генә яшьлек хыялым.

Үстерәсе килә тик синдә

Тормышымның гүзәл гөлләрен.

Тугайлардан борма-борма ага

Чишмәләрнең көмеш сулары.

Гашыйк итәр бик күп егетне

Чишмәләрнең матур кызлары.

Чишмә буйларында тугайлар,

Сандугачлар сайрый гел анда.

Чишмә суын эчкән егетләр

Сынатмыйлар алар һичкайда.

Кичләрендә тальян моңнары

Дәртләндерә моңлы күңелне.

Яңа Чишмә үсә, зурая,

Киләчәге аның өметле.

Авылым горурлыгы булып тора

Чишмә дигән безнең бу елга.

Илнең даны булган Идел дә бит

Безнең Чишмәләрдән башлана.

 

                                                                                               Кычыткан

Утап йөргән чакта чүп үләнен,

Чагып ала шунда кычыткан.

Ерак балачакны хәтерләтеп,

"Оныттыңмы мине”, - ди сыман.

Онытаммы соң сине, һич онытмыйм,

Үзәкләргә үткән ачлыктан.

Каһәр суккан сугыш елларында,

Коткаручы син бит, кычыткан.

Өмет өзгән күңелләргә яз килүгә, өмет бирә идең яңадан.

Бакча буйларында шәмәхә яфракларың

Кабат күренүгә, кычыткан.

Ачка үлмәс өчен, үҗәтләнеп,

Шыр шулпадан торган табактан,

Тегәрҗептәй куллар кашык тотып,

Сөзә иде сине, кычыткан.

Күп ашады синең витаминны,

Ул чакларда бездәй сабыйлар.

Кабартмасын ашап кычытканның,

Урман кисте ул чак абыйлар.

Үлем кулын сузгач бугазларга,

Коткаручы син бит ачлыктан.

Безнең буын сине һич онытмас,

Бөек галиҗәнап "”кычыткан”.

Корсакларны синең белән күп тутырдык,

Булмаса да тамак туярлык.

Изгеләрдән изге син, кычыткан,

Сиңа әле һәйкәл куярлык.

 

Чын дус

Чын дуслар нинди ул дисәләр,

Җавабы бары тик бер генә.

Саклар ул, вәгъдәдә нык торып,

Чәчмичә сереңне ил-көнгә.

Кайгылар килгәндә уртаклар,

Куаныр ул синең шатлыкка.

Хатаңны төзәтер,

Кирәксә, ул күреп тормышта.

Бернәрсә сорамый үзенә,

Чын дустың актыгын бүлешер.

Хакыйкать бик ачы булса да,

Алдашмас ул, әйтер дөресен.

Чын дуслар һәммәсен сизенеп,

Җайсыз да булалар, бик зирәк.

Таяныч булырга җаныңа

Чын дуслар тормышта бик кирәк.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031