Вторник, 19.03.2024, 11:26
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Мифтахов Нотфи Галләметдинович

  
        Нотфи Галләметдин углы 1939 нчы елның 18 маенда алмагач,шомырт агачлары чәчәккә күмелгән вакыта,тигез булган өч урамлы,ике мәчетле,табигате күлләргә,тугайларга бай булган, борылып-борылып аккан Шушма елгасы буенда урнашкан Тубылгы Тау авылында дөньяга килгән.Сабый вакыты сугыш елларына туры килгән.Әтисе Ватан сугышына киткәндә, әнисе 4 бала белән кала.Әтисе 1943 елда яраланып сугыштан кайтканнан соң, калган гомерен урын өстендә үткәреп 1964 елда алты баласын ятим калдырып вафат була.

                  1947 елны беренче класска укырга керә.7нче сыйныфны.рус теленнән кала, яхшы билгеләренә генә тәмамлап, укуын дәвам итү мөмкинлеге булмаганлыктан,колхозда эшли башлый.

                 1959 елны армияга алынып,анда һәрвакыт үрнәк солдат булып "Отличник боевой политической подготовки”, "Отличник Советской Армии”, "Гвардия” значоклары белән бүләкләнә.Армиядан кайткач Ямашта механизаторлар курсын бетереп, тракторист булып эшли башлый.Тырыш хезмәте өчен "За доблестный труд” медале, ”Трудовой славы 3 степени” ордены һәм бик күп значоклар,грамоталар белән бүләкләнә.

               1987 елда эш вакытында күзенә тимер кереп, 2 нче группа инвалидлык бирелә, 1999 елдан 1 нче группа инвалид.

             Тормыш иптәше Зәмзәмия апа белән 4 бала устереп, балаларының тормышларына, оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.Яшьли вафат булган олы уллары Илшатны догаларыннан калдырмыйлар.Бер-берсен хөрмәтләп,булганына шөкер итеп яшиләр.

              2010 елда "Кунелем хэтирэлэре» китабын чыгара.Бугенге кондэ икенче китабы остендэ эшли.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031