Вторник, 19.03.2024, 06:49
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

 Үзем турында үзем

 

Кырык җиде яшьтә алдырдым мин бер күзем

Озак та тормады, начарланды икенче күзем.

Узган гасыр хәтирәләрен

Язып калдырыйм дидем.

 

Мин әйтеп кенә торганга

Арымады минем кулым.

Мин әйткәннәрне язып торды

Айсылу кызым белән Илназ улым.

 

Тату гына яшәгез дә

Тигез гомер итегез.

Җитешмәгән җирләре булса

Зинһар гафу итегез.


Тубылгытау

 

Тубылгытау матур авыл

Болыннары хәйрән тамаша.

Аның гүзәл тарихы да

Ерак гасырларга тоташа.

 

Заманында авылыбыз

Бик тә зур авыл булган.

Ике мәхалләле ике мәчет

Гел эшләп кенә торган.

 

Авылыбыз урнашкан ул

Ямҗле таулар куенына.

Борылып-борылып аккан

Ямҗле Шушма буена.

 

Кайда гына барсак та

Авылыбыз уебызда.

Яз җиттеме бик күңелле үтә

Яз бәйрәме – Сабантуебыз да.

 

Үз тиңең

 

Матурлык туйда кирәк,

Уңганлык көндә кирәк.

Бәхетле буласың килсә,

Үз тиңеңне сайларга кирәк.

 

Матурларга кызыкмагыз

Алар бит янга карый.

Тормышың җайланып китсә,

Сөяркә эзли башлый.

 

Үз тиңеңне син ярат,

Ул да сине тиң күрер.

Матур-матур балалар да

Бүләк итеп сиңа бирер.

 

Мәктәбем

Нотфи Мифтахов.

Мәктәбебез бигрәк матур

Шатланып бара бала.

Күңелле мәктәп еллары

Гомергә истә кала.

Нинди матур мәктәбебез

Якты тәрәзәләре,

Укучыларыбыз тырышып укыса

Күтәрелер дәрәҗәләре.

Якты класс, иркен спорт зал,

Чиста аның ашханәсе.

Шушындый әйбәт мәктәбебездз

Рәхәтләнеп белем аласы.

Ишекләрен ачып керү белән

Каршы ала биек баскычы.

Балалар, тырышып укыгыз,

Мәктәп бит ул белем ачкычы.

Классларга, коридорга

Уку әсбаплары эленде.

Укытычыларның да күбесе

Тәҗрибәле, югары белемле.

Мәктәбебезне ачып керү белән

Күңелләр күтәрелә.

Спорт залы эшләп тора,

Түгәрәкләр үткәрелә.

Ярышларга барсалар да

Югары була баллары.

Чөнки безнең мәктәбебездә бар

Атказанган Мөсалия, Минзифа апалары.

Мәктәбебездә үсеп чыкты,

Күренекле җитәкче кадрлары,

Чөнки укытты аларны,

Тәҗрибәле Ринат, Роза апалары.

Шушындый матур мәктәбебезгз,

Карыйм да уйга калам,

Эчкерсез мәктәп елларын

Сагынып искә алам.

 

Әби, бабай шатлыгы.

Нотфи Мифтахов.

Кызым минем Гүзәлия,

Кияүм минем Минәхәт.

Тормыш хәлләрен сөйләшеп утыруы да

Алар белән рәхәт.

Киявем минем уңган булды,

Тормыш юлын тиз аңлады.

Торыр өчен иске бер йорт алды,

Ул йортны гаҗәеп итеп матурлады.

Олы кызлары Ләйсән туды,

Ул бик матур, уңган булды.

Шулай итеп семья булды

Күңелләре шатлык белән тулды.

Озак көттермәде туды

Икенче кызлары Айсылу.

Бик мәрхәмәтле,шәфкәтле,

Үзе матур, үзе тыйнак, үзе бик сылу.

Озак көттергән ир бала туды,

Исемен куштылар Илназ.

Йорт эшләре бик күп булгач,

Җитмәде шул аңа наз.

Бик сәләтле бала булды

Кече кызлары Энҗе.

Көндәлек дәфтдренә дә,

Гел бишлеләр генә тезде.

Беренче шатлыклары булып

Туды оныклары Адилә.

Үзе кечкенә булса да,

Уйный да, бии белә.

Бакчалары бигрәк матур,

Уйный-оча күбәләк.

Үзләре тырыш булгач,

Тормышлары түгәрәк.

Әби-бабаларын хөрмәт итеп,

Еш керәләр балалар,

Әби-бабаларын шатландырып,

Хәер-фатиха алалар.

Җәйнең матур иртәсендә,

Җылы була һавасы.

Намаз саен теләк тели

Әби белән бабасы.

 

 

Болыным туендыручым.

Нотфи Мифтахов.

Нинди матур иде авылымның

Кырлары, болыннары.

Шул болында чабып үсте

Атлары, колыннары.

Болынымның тугайларына

Күпме эскерт куелды.

Ачлык, сугыш елларында, халкым

Шул болыннан туенды.

Язгы ташу вакытында

Күлләрдә балык калды.

Күлләрдә калган балык белән

Халкым минем тукланды.

Әрәмәсендә үсте болынымның

Кузгалак,юа,балтырган.

Шушы болыным хәзинәләре халкымны

Ачлыктан коткарып калдырган.

Болыныбызның әрәмәсендә

Үсә иде күк җиләк.

Камилә, Кәримә әбиләр шул җиләкне

Җыялар иде берәр чиләк.

Яз җиттеме бала-чага

Төшә идек болынга.

Ашый торган нәрсә таба,

Тамагын туендырырга.

Болыныбызда үсә иде аю камыры ( гөлҗимеш)

Язга чыкса бала-чага

Күлдән йолкып ашый иде

Камыш тамыры.

Тамакларыбыз ач булса да,

Күңелләребез тук булды.

Ач вакытта тамак туйдырырга,

Иркен болыныбыз булды.

Тугайларында сайрап торды

Сандугач, тургайлары.

Һич бервакыт истән чыкмый,

Шул кошларның моңнары.

Бигрәк күңелле үткәрдек

Табигать кочагында.

Җиләк җыеп, балык пешереп

Табигать учагында.

Хәзерге вакытта юк болынымның

Кузгалак, балтырган, кыргый суганы.

Күп итеп мал асрап,

Ашатып бетердек шуларны.

План тутырып, сөт арттырабыз диеп

Колхоз көтүен көттердек.

Шулай итеп гүзәл табигатьле

Болыныбызны корыттык без, бетердек.

Болыныбызның әрәмәле тугайлары,

Тип-тигез булып калды.

Балаларыбызга, оныкларыбызга болыныбыз

Әкият итеп сөйләргә калды.

 

 

 

Заяга үтмәгән гомер.                                                         

Нотфи Мифтахов.

Күңелемә илһам килгәндә,

Языйм әле халыкка.

Үткән заман тормышыбыз

Кереп калыр бәлки тарихка.

Языйм әле болынымның

Матур әрәмәләрен.

Шушы табигать кочагында

Шашып тәгәрәгәннәрем.

Языйм әле, безнең яшьлек

Авыр вакытка килде.

Заман авыр диеп тормады халкым,

Шаярды, уйнады, көлде.

Языйм әле ялан аяк

Кар өстеннән мәктәпкә баруымны.

Дәрес вакытында үземнең туңып

Калтырап утыруымны.

Җиде сыйныфны төгәлләдем,

Инде ни хәл итәргә.

Буем кечкенә булганга

Төштем бозаулар көтәргә.

Тамагым ач,бозаулар кача,

Мин йөгерәм, хәлем бетте,

Күзләремнән яшьләр китте,

Ташламадым, сабыр иттем.

Армияга киткәнче мин

Кыюсыз идем, тыйнак идем.

Армияда өч ел хезмәт иттем,

Кыюландым, әрсезләндем.

Языйм әле армияга китхемне,

Өч ел илемә хезмәт итүемне.

Хезмәтемә тугры булдым,

Шунда инде тормышыма тәҗрибә туплый алдым.

Өлкән хезмәттәшләр

Мине яраттылар.

Рус, украин егетләре

Буем кечкенә булганга "сынок” диеп атадылар.

Командирлар хезмәтемне мактадылар,

Грамоталар биреп, күкрәгемә значоклар кададылар.

Ату дәресендә төз атканга мактап,

Ике тапкыр отпускага кайтардылар.

Хезмәтем бетә, инде нишләргә

Киләчәк тормышым керә төшләргә.

Яңадан кайтып бозаулар көтәргә,

 

Юк шул инде!Кайда булса укырга китәргә.

Хезмәттән кайттым, укырга киттем.

Бәхетемне мин шунда таптым.

Училищега кереп укуга бактым,

Киң профильле диплом да алдым.

Авылыма кайтып эшкә тотындым,

Көтү көтүдән инде котылдым.

Хәзер инде көчле тракторлар белән

Туган кырларымны колач җәеп иңлим.

Кырыбыз тигез, кара туфраклы,

Авылыбыз зур уңыш алды.

Минем хезмәтемне дә зурладылар

Күкрәгемә орден, медальләр кададылар.

Эшне яраттым, көн-төн эшләдем,

Вакытны мин сарыф итмәдем.

Эшләгән эшемнән күңелем булды,

Амбарларыбыз ашлык белән тулды.

Безнең икебезгә дә бәхет бер тигез булды,

Ике ир бала, ике кыз бала туды.

Алар берсеннән-берсе акыллы булды.

Ата-ананың күңелләре шатлык белән тулды.

Туганнарым да ягымлы булды,

Шуңа күрәдер, яшәргә бик җиңел булды.

Туганнар белән без еш күрештек,

Бер-беребезгә ярдәм итештек.

Дусларыбызның әти-әниләрен

Хөрмәт итештек.

Дусларым белән көн дә күрештек,

Гаиләләребез белән кунакка йөрештек.

Шулай итеп яшь гомерләр

Үтте дә китте инде.

Дусларымның кайберләре

Дөньядан китте инде.



 

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031