Буй үскән, тик акыл калышкан.
Иләс-миләс күңел сүзлегендә
Төплелек юк тормыш-алышка.
Әнисенең күлмәк итәгеннән
Аерыла алмый интегә.
Ир-ат диеп башын күтәрсә дә,
Атлавында хәтта сөрлегә.
Ихтыяры чыпчык тезе хәтле,
Масаюы җитми көченә.
Шаккатамын 30-40 яшьтә
Уникедә калган кешегә.
***
Әни бәби алып кайтты,
Шаккатып тордым аңа,
Шундый да кечкенә сабый,
Була икән дөньяда.
Куллары да нинди нәни,
Борыны да кечкенә,
Энем булса да, үземә
Ошамаган һич кенә.
Түзәлмәдем, әтиемнән
Шуңа кат-кат сорадым.
Мин мондый булып тормадым,
Мин зур булып туганмын!
***
Яктылыкта ачыш,караңгыда каргыш,
Тар сукмактан язмышыма кайтып барыш.
Яшәү белән, үлем белән биреш-алыш.
Тагын ялгыш. Һәм яңарыш.
Якты сулыш. Тез канатып егылгачтын күккә очыш. Тырыш, тырыш.
Акыл белән, хисләр белән кабат
сугыш.
Йөрәгеңнән канат коеп яса очыш.
Кичә белән бүгенгедә ярты адым.
Ашык-пошык фикер йөртеп тагын калдым.
Бирдем-алдым.
Һәр әйткәнне сандыгыма тирән салдым.
Мең еладым.
Яктылыкта сукыраеп мин югалдым.
Бер югалдым…
***
Безнең куңел кошлар кебек
Канатлы һәм оча белә.
Безнең куңел күбәләктәй
Матурлыкны коча белә.
Куңелебез кояш төсле
Якты итеп яна ала.
Һич көтмәгән җирдән беркөн
Болыт белән капланала.
Җырлап куя, елап куя,
Үз кирәген сырлап куя.
Тик кайвакыт бер кирәкмәс
Үзен-үзе кимерә дә
Авырттырып тырнап куя.
Күңел иртәсе.
Атлап түгел, очып барам бүген,
Канатларым хыял күгендә.
Тулышалмыйм хисләр касәсенә
Үзем түгел бугай үзем дә.
Гел елмаям, гел көләсе килә,
Бер җилбәзәк төсле кыланам.
Исәрнең дә исе китәр иде
Үз-үземнән хәтта оялам.
Әйткән сүзләр тонык томан төсле
Эленәләр аксыл һавага.
Тыңласам да ишетүем шикле,
Әверелдем сабый балага.
Акылым да үз урынында минем,
Зиһенне дә әле җуймадым.
Бары бүген яңа караш белән,
Мин елмаеп бүген уяндым.
***
Ялгыш кына күкне елаттылар.
Ялгыш кына елый сулкылдап.
Берөзлексез әнә уйный-уйный
Ут камчылар куя елкылдап.
Күп елаган-ул җебегән түгел,
Куңел пәрдәләре сүтелгән.
Ул буйсынмый атлап бара бүген
Яшь ташкыны дигән күпердән.
Ялгыш кына кукләр тамчы коя,
Рәнҗемичә үтеп китәрме.
Җан ярасын кузгатканга безне
Ялгыш кына гафу итәрме.
***
Нигә кояш фасылларга
Тигез бирми җылысын,
Үзгәрүчән була көннәр,
Төрле һава торышы.
Җилләр көн дә бер үк түгел,
Яңа юнәлеш ала.
Бүген иркәләнеп тора,
Иртәгә кырыслана.
Бүген бәхет күзен кыса,
Иртәгә сагыш җанда...
Иренеп кенә сызылып,
Кара төнне алыштырып,
Әнә таң атып бара...
Эх...
Язмышның кара күкселле
Тырнагыннан ычкынып,
Елыйсы килгән чакларда
Чын күңелдән кычкырып,
Каһәрләгәндә дөньяны
Үкси-үкси төксенеп,
Борыч түгел, тозлыга да
Куйган чакта төчкереп,
Булса иде кайнар канны
Суытыр боз кәүсәсе,
Иртәгә исән булуда
Икеләнү тәүбәсе...
Әниемә
Озатасың мине елмайгандай,
Тик кузеңдә сагыш агымы.
Еласаң да йөзең нурлы, әни,
Иң ягымлым минем, ягымлым.
Әйткәннәрен энҗе төймәләрдәй,
Тезеләләр куңел җебенә.
Әрләсәң дә тавышыңда җылы,
Син бер генә шундый, бер генә.
Синең йөрәк якты кояш төсле,
Назың җитә бөтен җиһанга.
Узең хисчән, узең шундый көчле,
Мин бәхетле, әни, син барга!
Гуя дөньядагы бар камиллек,
Илаһилык сиңа ягылды.
Мин кайтырмын канатларда очып,
Бик сагындым сине, сагындым.
***
Бүгеннән без яңа тукталышта,
Яңа дулкын, яңа үткәннәр.
Килэчэккэ колач җәяр өчен
Без әзербез инде күптәннән.
Бүгенгедән яңа өмет бездә,
Хисләр хәтта ярдан ташына.
Яңалыкка омтылучы йөрәк
Яңа киңлекләргә ашкына.
Алга таба бара безнең күңел,
Әллә атлап, әллә йөгереп.
Тукталышлар булсын мизгел генә,
Уйларыбыз булсын йөгерек.
***
Офыктан сызылып таң килә,
Ә күктә йолдызлар яңгыры.
Эндәшә һәркемне сәхәргә
Галәмнең тылсымлы бер кылы.
Төн-йокы пәрдәсен җимереп
Торалсаң, күңелең куаныр.
Тамчыдан җыелган күл була –
Күңелең тагын да нурланыр.
Якты уй, өметләр – канатлы ,
Иманың ныгысын иң элек.
Колачлап иңләсен дөньяны,
Елмайсын һәркемгә игелек