Вторник, 19.03.2024, 11:55
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Валиуллина Фәридә Мансуровна

 

Вәлиуллина (Галләмова) Фәридә Мансур кызы 1978 елның 8 июнендә Яна Чишмә районы Акъяр авылында дөньяга килә.

1985-1995 елларда Акъяр урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетында укуын дәвам итә. 2000 елда югары уку йортын татар теле, әдәбияты, инглиз теле укытучысы белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлый.

Фәридә Мансур кызы хезмәт юлын Чистай медицина училищесында татар һәм инглиз телләре укытучысы буларак башлап җибәрә. 2001 елдан Кама дәүләт политехник институтында инглиз телен укытуга керешә.

2002-2005 елларда Татарстан фәннәр Академиясының Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклористика бүлегендә белемен күтәреп, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, 2007 елда «Идегәй» дастанында милли-мифологик һәм дини мотивлар» дигән монографиясе дөнья күрә.

Бугенге көндә Кама дәүләт икътисад-инженерлык академиясе доценты.

Монография : Идегәй

Вәлиуллина Ф. М. «Идегэй» дастанында милли-мифологик һәм дини мотивлар. – Матбугат йорты, 2007 – 180 б.

 

Юксыну

Ашкынып, канатланып

Кайта идек яныңа

Синен юклыгыңны белү

Һаман сыймый аңыма.

Син пешергән бәлешләрнең

Тәме китми авыздан

Каерып алды бит сине,

Язмыш бигрәк явыз ла.

Яшәүләре җиңел булган

Тоеп синен назыңны.

Тормышның ямьнәре китте

Жылысы юк язның да.

Бу җиһанның бар җылысы

Бер сиңа сыйган булган.

Син булмагач, шыксыз дөнья

Гүя төсләрен җуйган.

 

 

Ачы язмыш җиле, көтмәгәндә

Бик астыртын гына китереп бәрә

Ә аннары, алдап торгызырга

Баллы прэннек бирә берән-сәрән.

Ул һәрвакыт шулай алдап-йолдап,

Безне һаман алга куалый.

Безнең көчсезлектэн шашып көлә,

Чиксез иркебезне юмалый.

 

 

Көзге җилне элек сөйми идем,

 Язны даулый иде күңелем.

Ә хәзергә бары көзге җилләр

Сердәш булуын тойдым мин бүген.

Беркем дә юк, тик җил генә

Бөтерелә янымда.

Барысын да аңлаган күк,

Чәчләремәсарыла.

Шулай җил белэн икәүләп,

Урамнарны иңлибез.

Ул мине, мин аны аңлыйм.

Сагышлы тик күгебез.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031