Вторник, 19.03.2024, 10:40
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

   Шигыремдә  минем.

Шигыремдә минем-язгы моңнар,

Шигыремдә минем-көзләр сагышы.

Шигыремдә минем-чәчәкле җәй,

Ак кышларның серле балкышы.

    Шигыремдә минем –туган йортым,

    Анда минем газиз әнкәем.

    Әйтә төсле миңа еллар аша

  "Авыр булса да түз,бәбкәем”.

Шигыремдә минем-туган  авылым,

Гөрләп үткән матур балачак.

Кабатланмас яшьлек әле һаман,

Шигыремдә озата барачак.

   Шигыремдә -  минем кайгыларым,

   Шигыремдә минем - сүнмәс өметем.

   Шигыремдә минем шатлыкларым,

   Шунда минем барлык  бәхетем.

Шигыремдә минем бүгенгем дә,

Шигыремдә минем-киләчәк.

Күңел матурлыгын,тынычлыгын

Шигырьләрем миңа бирәчәк.

 

                                  Әнкәйләр булсын иде мәңгелек!

Таң алдыннан җилләр исеп,

Чәчләремне минем тарады.

Кояш та никтер бүген

Әнкәй төсле назлап сөеп карады.

     Чишмәләр дә никтер бүген,

     Әнкәм тавышыдай чыңлады.

     Чишмә челтерәвенә кушылып

     Әнкәй гүя җыру җырлады.

Төшләремә кердең, әнкәй,

Беләм,минем өчен тагын борчылдың.

Моңсу гына карап тордың да.

Үз юлыңа кире борылдың.

     Йөгердем мин синең эзләреңнән,

     Җитә алмадым,эзләр югалды.

     Мәңге бетмәс моң-сагышлар,

     Йөрәгемә кабат уралды.

Бәхетле булу өчен җирдә

Әнкәй кирәк иң элек.

Минем бары бер теләгем:

Әнкәйләр булсын иде мәңгелек!!

            

                   ***

  Кеше туа җиргә,   яши,

Бәхетле  буласы  килә һәркемнең.

Ашыга,дөнья куа ул, анламыйча,

Санаулы  икэнен  һәр  көннең.

                              

Әдәм  баласы  нишләр  иде  икән,

Мәңгелекнең  серен  чишсәләр. 

 Әгәр  ул   сер   чишелсәме ?!

Үргә  таба  агар  чишмәләр.

 

БӘХЕТ

Кышның  яңа  яуган  кары  белән,

Бар  дөнья  да  акка  күмелсен.

Кузләрегездән  сезнең  бары

Шатлык  яшьләре  генә түгелсен.

 

Бәхетне бит  тиңләп  булмый,

Байлык  белән  акчага.

Нәфес дигән  бик  яман  чир,

Кермәсен ул  арага .

 

Бәйрәмнәрдә  туганнар, дуслар,

Җыелсыннар  табын  тирәңә.

Бу  дөньяда  ялгыз  яшәп  булмый,

Адым  саен  алар  кирәгә.

 

САНДУГАЧЫМ

Сандугачым  ,әйт әле син,

Нигә  шулай  сайрыйсың?

Әллә  инде  минем  өчен,

Иң  моңлы  җыр  сайлыйсын?

 

Моңлы  куңел моңлансын  дип,

Оя  ясадың,өй  каршына  тирәккә.

Синен җырлар  утеп  керә,

Куңелләргәң  тирәнгәөрәккә.

 

Сандугачым ,мине  юаткандай,

Көннәр  буе  сайрады.

Ә  минем  тиктормас  уйларым,

Бар дөньяны  буйлады.

 

Сандугачым  синең  көйләр,

Тар  җиһанга  сибелә.

Минем  шигырьләрдә  дә,

Синең  моңнар  сизелә.

 

Әгәр  шулай  була  алса,

Сандугач  булыр  идем.

Кешеләргә  бәхет  теләп

Гел  сайрап  торыр  идем.

               

 

КЕР  СИН,  ӘНИЕМ,  ТӨШЛӘРГӘ

Чәчләремне  сыйпап  үттең,

Яшьләремне сөрттең  күзләрдән.

Якты   кояш  булып  күңелемне

Җылыттын  син,әнием  көзләрдә.

 

Тәрәзәмне  җилләр  шакый,

Йөрәгемдә  көзләр  сагышы.

Көзләремдә  язым булсаң,

Җәйләремдә  булдың  ак  кышым.

 

Җир  йөзеңдә   бар кешенең  дә,

Хакы бар булырга  бәхетле.

Тик  әниләрдән  башка  беркем

Бирә  алмый тулы  бәхетне.

 

Жәйләремдә,әнием,көттем  сине,

Көзлэр  үтэ, инде  нишләргә?

Таянычым, юанычым  булып,

Кер  син, әнием, зиңхар ,төшләргә

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031