Вторник, 19.03.2024, 09:14
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Гайфетдинова Сөмбел Җәлиловна

  

 Мин, Гайфетдинова Сөмбел Җәлил кызы, 1992 нче елның 15 сентябрендә Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туганмын. 1999 елда Зирекле лицеенына 1 сыйныфка укырга кереп, 2010 елда уңышлы гына тәмамладым. Мәктәптә уку елларында әдәбият белән бәйле булган "Иделем акчарлагы”, "Алтын каләм”, "Илһамлы каләм” бәйгеләрендә, шулай ук "Ватан”, "Йолдызлык” фестивальләрендә катнаштым.  Иҗат-әдәбият белән янып-көеп яшәгән дуслар белән аралашу, олпат әдип-шагыйрьләребезнең мастер-классларында катнашу күңелдәге иҗат ялкынына дәрт өстәп җибәрде. Иҗатның үзенә килгәндә, шигъри тәлгәшләр төнлә барлыкка киләләр.

2010 елның 1 сентябрендә Казан Дәүләт Энергетика Университеты студенты булдым. Бүген әлеге уку йорты ИТЭ факультетында 3 курста белем алам.

Әтием, Гайфетдинов Җәлил Габдрәшит улы, 1966 елгы, Зирекле авылы башлыгы булып эшли.

Әнием, Гайфетдинова Әлфия Хәлфәт кызы, 1973 елгы,Зирекле лицеенда башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Энем, Гайфетдинов Әнәс Җәлил улы, 1997 елгы, Зирекле лицееның 9 сыйныфында укый.

Мин волейбол, теннис уеннарын, пешерергә яратам, кул эшләре белән шөгыльләнәм. Укудан тыш университетыбызда оешкан "Дуслык” бию ансамблена йөрим. Татар мәдәнияты, әдәбиятына кагылышлы яңалыкларны күзәтеп барырга тырышам.

"Булганга канәгать булырга, сикәлтәле юлда югалмыйча алга омтылырга” дип яшим.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031