Вторник, 19.03.2024, 13:49
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Галимов Накип Наилович

 

Нәкыйп Наил улы Галимов Татарстанның гүзәл бер төбәге булган Яңа Чишмә районындагы Шахмай авылында 1954 елның 29 ноябрендә дөньяга килә. Әти-әнисенең иң беренче шатлыгы була ул.

1961 елда әнисе, каты авырып, Чистай шәһәре хастаханәсендә вафат була. Әнисез үсүләр бик тә авыр була. Бәхеткә, Нәкыйпнең янәшәсендә әтисе була. Аның ташларны да эретә алырлык йөрәк утының кайнарлыгы, күңел җылысы нәни Нәкыйпка иң-иң шифалы дарулардан да көчлерәк була. Шуңа да әтисен өзелеп ярата малай. Авыр чакта игелекле, ярдәменнән ташламаган, бертуган сеңлесе Наиләне дә, энесе Фәнисне дә чын кеше итеп үстерешкән-тәрбияләгән Нәфисә апаны да ул якын күрә – аны үзенең икенче әнисе итеп саный-санлый.

Шахмай урта мәктәбен тәмамлагач, Нәкыйпне армия сафларына алалар. Автомобильләр ротасы старшинасы Нәкыйп Галимов турында туган ягына бары тик рәхмәт хатлары гына килеп тора.

Армиядән кайтуга, 1975 елның маенда, әти-әнисенең рөхсәтен алып, Чаллы шәһәренә юл тота. Биредә ул шофер булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта егет үзенең белемен күтәрә, яңа һөнәр үзләштерә. Өч елдан инде ул "Энергетик-механик” профессиясен ала.

1977 елның 21 октябрендә Кәүсәрия Рафаил кызы белән никахлашып, гаилә корып җибәргәч, Нәкыйп Чаллының бетон заводына эшкә керә. Шунда гади электриктан төзү-ремонт цехы начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Нәкыйп Наил улы соңгы елларда читтән торып укып, ТИСБИ не һәм КамПИ ны тәмамлый, югары белемле юрист һәм инженер-механик дипломнарына ия була.

Табигать-анабыз адәм балаларыннан кемне дә булса шагыйрь итәсе килсә, аңа бар авырлыкларны өеп бирә, төрле катлаулы хәлләр кичерергә мәҗбүр итә. Әлеге сынауларны уңышлы үткән, тормышның ачысын-төчесен татыган көчле рухлы кеше генә шигырьләр яза ала. Шигърият – Нәкыйп Галимовның күптәнге рухи юлдашы. Яшьтән үк шигырьләр язу белән мавыгучы әнисеннән күчкән илаһи моң Нәкыйптә 6 сыйныфта укыганда билгеле була. Шуннан бирле тылсымлы хистән аерыла алмый ул. Шагыйрь һаман эзләнүдә, һаман иҗат итүдә. Аның шигырьләре "Казан”, "Идел”, "Мәйдан” журналларында, "Ватаным Татарстан”, "Татарстан яшьләре”, "Шәһри Казан” газеталарында, шулай ук Яңа Чишмә районында, Чаллы шәһәрендә чыгучы матбугат басмаларында дөнья күрде. Нәкыйп Наил улының җырларын да яратып башкаралар. Радио аша да, телеэкраннар аша да, зур сәхнәләрдә дә башкаралар аларны.

1998 елда Нәкыйп Наил улы Татарстан газета-журналлар нәшриятында "Язмышыма ышанам” дигән исем астында, биш мең данә тираж белән, үзенең беренче шигъри китабын бастырган иде. Аны халык бик яратып каршы алды.

2002 елда, Яңа Чишмә районы хакимияте матди ярдәме белән, Түбән Камадагы "Гүзәл” нәшрият-полиграфия үзәгендә басылган "Яңа Чишмәм тамчылары” дигән коллектив җыентыкта да Нәкыйп Галимов иҗатына урын түрдән һәм мулдан бирелгән.

Аның шулай ук "Җырчы чишмәләр” дигән китабы да дөнья күрде. Ул да шигърият яратучыларның, җыр сөючеләрнең күңелләренә хуш килде.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031