Вторник, 19.03.2024, 13:41
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

      Мин бу шигырьләремне беренче мәртәбә сезгә тәкъдим итәм.Әлегә кадәр аларны кешеләргә укытканым да күрсәткәнем дә булмады.Әгәрдә хаталары (өтер,нокталар,әндәүләр кую буенча) булса, гаепләмәгез зинхар.

    Сезне хөрмәт итеп

беренче кәламнәрен тибрәтүче Рамилә Вәлиуллина.

 

                                           

                                                                

                              Габдулла Тукайны хөрмәтләп.

                                        

 

                                           

                          Рәсемле китап

                                                                                 5 апрель 2012 ел

  Хәтеремдә бала чакта китапханәгә барып:

  "Миңа рәсемле китаплар кирәк!”- дигәнем

 "Шүрәле”белән "Су анасы” китабын биргәч тә,

  Китап тышына бер шикләнеп каравым.

 

  "Болар кемнәр соң ?Бер дә юк күргәнем?!

  Карады елмаеп китапханәче Салисә апа

 " Берүк соңга калма китерергә китапны!

    Укып чык бер атнада! Белерсең аннары.”

 

  Авыл сазын ера-ера, кулда кесә фонаре

  Кайтам шатлыгым зур : рәсемле булды китабым

   Җылы мич башына качып башкалардан

   Җиде яшемдә  укыйм Су анасы китабын

 

   Җәй җиткәчтен  дус кыз Рәсимәне ияретеп

   Күл буена киттек  күрергә дип Су анасын .

   Утырдык ике тал арасыда качып көне буе

   Тәмам арып беттек көтеп Су анасын.

 

   Атна буе йөрдек күл буенда күзәтеп.

   Тик чыкмады безнең янга Су анасы

   "Кызлары янына киткән ул башка күлгә

   Кайтыр әле кышка борчылмагыз, -диде әни

    

   Кышын карыйм бозны ышкып,ышкып

   Су анасы чыга алмый боз  калын шул

   Талчыккандыр кунактан кунакка йөреп

   Нишләсен ул анда?! Йоклыйдыр мөгаен.

 

   Гадәтем - хәзер дә шул :  китаплар яратам

   Габдулла Тукай китабын алам кибеттән

   Балалар укысыннар дип  рәсемле китап

   Өләшәм бүләккә "Су анасы”китабын.

 

                                      Туган як турында

 

 

 

 

Акбүре кызы мин.

                                                             10 апрель 2011 ел. Рәмия сүзләре.

 

И Ходаем! Син тудыргансың мине җиргә

Акбүре авылы кызы итеп .

Иң якыны миңа җирдә - син авылым.

Җир шарында кадерле туфрагым.

Мин бит синең кызың, Акбүрем.

 

Яз саен кайта син үстергән кошларың,

Күз алдымда синең шатлык, зарларың.

Кунакчыл син - минем авылым,

Ишетәмен  синдә гасырлар авазын.

Мин бит синең кызың, Акбүрем.

 

И Акбүрем, синдә узды гомерем,

Һич кенә дә үкенмимен мин.

Яшә әле син гасырлыр буе ,

Озын булсын синең гомерең.

Чәчәк ат  әле син  көндә ,Акбүрем.

 

Якын миңа урманыңда һәрбер үләнең,

Син бит минем җәннәт почмагым.

Мин аңламыйм башкаларның ,

Сине  ничек ташлап киткәнен.

Ятимнәр бит алар синсез, Акбүрем.

 

Күз алдымда үткәнең һәм бүгенгең,

Яшибез бергә ,син булсаң -мин  дә булырмын.

Ярдәмләшеп яшибез көн саен,

Матурайтып тору  сине минем бурычым.

Мин  бит синең кызың , Акбүрем.

 

  Түгәрәк күл.

                                            12 апрель 2011 ел.

Түгәрәк күл, син  сердәшчем авыр чагымда

Серемне сөйлим сиңа эчтән тын гына

Әллә инде сагышымны үзеңә аласың

Сусауларым басыла җанымда.

 

Түгәрәк күл,син шаһитым яшьлек вакытымда

Әйтәсең күк:”Ничек түзәсең?”

Әллә инде авырлыкны алып китәсең

Сабырлыгың күчә күңелемә.

 

Түгәрәк күл, гомер буе яшибез бергә

Кипсәң әгәр синсез ничек яшәрмен?

Минем сагышларны үзеңә алып

Үзеңә дә авыр итәсең...

 

 

                                         

                                             Җан авазы

 

Аккош буласым килә. 

                                              18 март 2011.

 

Аккош буласым килә

Аккош булып сиңа очасым килә

Канатларым талганчы бергә буласым килә

Аккош буласым килә.

 

 

Ярың буласым килә

Сине өзелеп , өзелеп сөясем килә

Суга чумып , сагынуымны басасы килә

Аккош буласым килә.

 

Аккош буласым килә

Сөйгән ярыма тугры каласым килә

Гомеремнең соңгы көненә кадәр син дип

Сөйләп үләсем килә.

Аккош буласым килә.

                                   

 

Зәңгәр томан.

                                                     7 март 2011.

 

Зәңгәр томан  кинәт каплады язмышымны

Аңлый алый калдым үзем дә.

Чыгу юлын таба алмый йөрим әле дә

Ичмасам син дә юк ярым янымда        

Ичмасам син дә юк  ярым янымда.

 

             Зәңгәр томан сырды күңелемне

             Җылына алмый никтер күңелем дә

             Туры юлны таба алмый йөрим әле дә

             Ичмасам күзем  дә күрми берни дә 

             Ичмасам күзем дә күрми берни дә.

 

                               Зәңгәр төсләр сырды тирә-юньнне  

                               Җылы төсләр кая  гына югалды.

                               Сагыну хисен баса алый йөрим әле дә

                               Сөю хисем  таралды томан булып

                               Сөю хисем  таралды томан булып

              

 

 

   Төнбоек кызы мин.

                                                          18 март 2011.

 

Төнбоек кызы мин -төнбоек.

Никтер күңелем гел боек,

Никтер күңелем  гел боек.

Яши алмыйм сөюсез мин,

Яши алмыйм сөюсез...

 

Төнбоек кызы мин-төнбоек.

Килерсең әле бер яныма,

Килерсең  әле бер яныма .

Түз йөрәгем  сабыр ит,

Түз  йөрәгем түз...

 

Төнбоек кызы мин-төнбоек.

Мин  ярты җансыз сыман,

Мин ярты җансыз сыман.

Ничек яшәү кирәк синсез,

Ничек яшәү кирәк ...

 

 

Төнбоек кызы мин - төнбоек.

Гомерем узды мин һаман боек,

Җаным  яшь белән тулы .

Ничек ташып чыкмыйдыр,

Ничек  чыдыйдыр

 

 

    Төсләр серлелеге.

                                                            20 март.

 

 

Күзләрем текәлгән чәчәкләргә карап

Төсләрнең серен аңларга тели җаным

Бу матурлыкның сере яшерелгән кайда ?

Уйларым тукталды,  хәл алам бераз.

 

Җаным тынычлана , сафлана күңелем

Бу мизгелдә  хәсрәтемне дә онытам,

Төсләр серлелеге яулады җанымны.

Аңлатмаслык бер рәхәтлектә йөзәм.

 

Күбәләкләр юкка кунмый чәчәкләргә,

Алар беләләр  төсләрнең серләрен мөгаен.

Һәрбер төстән  сабыр гына көч җыялар

Үзем дә сизми калдым  хәл кергәнен.

 

 

                    Ярату турында.

 

 

             Ярым.

                                            6 июнь 1996 ел.

 

Ярты җанымны таптым дуслар

Уртаклашам шатлыкны

Насыйп булсын сезгә дә

Табарга насыйп ярны.

 

Ярым - сабантуй батыры

Гади авыл егете

Көн дә астан елмаеп китә

Сиздерми сөйгәнен үзе.

 

Мине күрсә кызара

Мөлаем,шатлыклы йөзе.

Иң кирәген әйтә алмый

Сиздерә тик моңлы күзе.

 

Гармунда да уйный ул

Күмәк уенда булмый ул.

Урталарда калганда

Җырлап тора янымда.

 

   Гашыйк йөрәге.

                                                    5 февраль 2011 ел.

 

Йөрәк сөйгәнен үзе сайлый,

Аңа киңәш кирәкми.

Гашыйк күзләр үзе сөйли,

Аңа сүзләр кирәкми.

 

Йөрәк көен үзе көйли,

Аңа көйләү кирәкми.

Гашыйк үзе белә хәлен,

Аны юатырга кирәкми.

 

Йөрәк үзе саклый серен,

Аңа сердәш кирәкми.

Яратканы аны аңлый,

Башкаларга белү кирәкми.

 

Йөрәк сөймичә яши алмый,

Аңа алдау кирәкми.

 Сөйгәне аны үзе  таба,

Аңа ярдәмче  кирәкми .

 

                                  Төрлесеннән

 

Сиңа киңәшем.

                                                          19 декабрь 2005 ел

Гөнахларны кичереп була

Күтәреп булмый жан газабын.

Тирә-юньгә тарат матурлык

Һәм мәххәббәт орлыгын.

 

Яшәп була мәгънәле

Күр әле дусларның күплеген!

Күлмәгең күп төрле синең

Сал әле сагыш төслесен.

 

Аңла әле күп калмаган

Синең бу җирдә гомерең.

Ашык син эшләргә изгелек!

Ятимнең күңелен күр иң элек!

        Рәхмәт сиңа , Аллаһым.

                                                        20 март 2011ел.

 

Рәхмәт сиңа Аллаһым, җирнең матурлыгын күрсәткәнең өчен

Рәхмәт сиңа  күзле иткәнең өчен…

Рәхмәт сиңа Аллаһым,  гашыйк булырдай кешене җибәргәнең өчен

Рәхмәт сиңа  хисле иткәнең өчен…

Рәхмәт сиңа. Рәхмәт сиңа.Рәхмәт сиңа.

 

Рәхмәт сиңа Аллаһым, бала якынлыгын белдерткәнең өчен

Рәхмәт сиңа сабыйлы иткәнең өчен…

Рәхмәт сиңа Аллаһым, кайгыларда сабырлыгың җибәргән өчен

Рәхмәт сиңа түземле иткәнең өчен…

Рәхмәт сиңа, Рәхмәт сиңа. Рәхмәт сиңа.

 

Рәхмәт сиңа Аллаһым, эш тәмен сиздерткәнең өчен

Рәхмәт сиңа ике куллы иткәнең өчен…

Рәхмәт сиңа Аллаһым, дога кылырга насып иткәнең өчен

Рәхмәт сиңа Коръәнне төшергәнең өчен

Шөкер итәм көнен-төнен , көнен-төнен…   

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031