Вторник, 19.03.2024, 05:06
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Гарифуллина Зәкия Лотфулловна

Зәкия Лотфулла кызы Гарифуллина  1937 елның 5 августында Яңа Чишмә районы Шахмай авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Зәкия апа Шахмай авылының 7 еллык мәктәбен тәмамлап, укуын Чистай шәһәренә йөреп дәвам итә. Укуын тәмамлап кайтуга колхозда эшли башлый. Башта ул терлекчелектә, аннан соң колхоз бухгалтериясендә эшли, соңыннан колхоз җитәкчеләре үтенече  буенча авыл кибетенә сатучы булып эшкә керә. Кайда гына эшләмәсен, аның хезмәтләренә югары бәя бирелә. Сатучы булып эшләгәндә аның күп мәртәбә Мактау грамоталары белән бүләкләнүе, Почет тактасында рәсеме,  "Социалистик ярыш алдынгысы”  медале һәм, нихаять, "Потребительләр кооперациясе отличнигы” дигән мактаулы исеме шуның ачык мисалы.

Зәкия апа тормыш иптәше Әсхать абый белән 5 бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озаталар. Бүгенге көндә Зәкия апа улы Рафик, килене Гөлзидә һәм оныклары белән тату гаиләдә гомер итә.

1985 елдан бирле район газетасында Зәкия Лотфулла кызының шигырьләре, мәкаләләре басылып килә. Ул шулай итеп, күңел кылларын тибрәндереп, күңеленең иң түреннән чыккан илһамны каләменә урап, безгә җиткерә тора. Аның шигырьләрендә үзе узган тормыш юлы, үткәне, бүгенгесе, киләчәккә хыяллары, кешеләргә, табигатькә, җәмгыятькә карашы, туган җиренә саф мәхәббәте чагыла.

Шигъриятькә гашыйк, шигъри җанлы, тынгысыз Зәкия апа үзенең шигырьләре аша безгә - киләчәк буынга дәшә, туган авылыбызны, кешкләрне яратырга, тормышыбызның матурлыгын, иминлеген сакларга, үткәннәрдән гыйбрәт алып, ялгышмаска өнди, тормышыбызны ямьле итү үзебездән торуын аңлата, уйларга, уйланырга чакыра. Зәкия апаның шигырьләрендә киң күңеллелек, кешеләрне ярата белү таланты да нык сизелеп тора, булдыклы, тырыш авылдашлары өчен ул чын күңеленнән шатлана, ә кайберләренә "Ялгышмагыз!” диеп чаң суга.

Лаеклы ялга чыккач та ул халык белән аралашуны туктатмый, район газетасы битләрендә язмалары, шигырьләре бер-бер артлы дөнья күрә. Яшьлектәге укыйсы килү теләге дә тормышка аша. Зәкия апа "Елый алганнарның йөрәгендә булмас картлык” дигән темага диплом яклады.

2007 нче елда аның "Узганнарның ерак кайтавазы”, ә 2010 елда "Якын күргәннәргә ядкәрем” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы чыга. Кайгыны бүлешеп, шатлыкны өләшеп, иҗат диңгезендә күп еллар колач салып йөзәргә насыйп булсын иде аңа. 
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031