Вторник, 19.03.2024, 14:18
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 3

                                                                                          ШОМЛЫ ХӘБӘР.

Шомлы хәбәр килде кышкы салкын көндә:

"Улың үлде Сахалин җирендә”...

Нигә ташлап киттең, безне утка салдың,

Нишләргә соң, улым, нишләргә?

Килербез кабероеңә, куярбыз  чәчәкләр

Киселгәнче безнең сулышлар.

Тирә- ягың алан, тыныч йокла, балам,

Шулдыр инде безнең язмыфшлар.

Кайда соң син, улым, эзлим  болытлардан

Юксынган чагымда мин сине.

Сагынабыз сине, юксынабыз сине,

Ходай хөкем итәр вәхшине.

Кайтып китче, улым, өйләргә

Төшләремдә генә булса да.

Сине, улым, мәңге күралмыйм бит

Диңгез булып яшьләр акса да.

Корбаннар.

 Бу җырымны Татарстанга тимер табутта кайткан батыр солдатларга багышлап язам.Алар:

Кукмарадан-Динар Васильев;

Сабадан-Радик Ихсанов;

Казаннан –Радик Хәбиров;

Яшел Үзәннән-Рамил  Нуруллин;

Алексеевскидан-Ильшат Усманов;

Биләрдән-Иван Федотов;

Чистайдан - үземнең улым Раил Бикмөхәммәтов.

Ватанны сакларга теләп киттеләр,

Газиз башларын корбан иттеләр.

Без аналарга янарга утта,

Балалар кайтты тимер табутта.

Кушымта: Чистай, Саба, Кукмара,

Яшел Үзәннән ала

Сабыйларның  гомерен

Армия дигән бәла.

Тыныч йоклагыз,батыр солдатлар,

Сезнең өчен генә изге догалар,

Ата-аналар шашып елады

Түзәргә инде - ходай сынады.

(Кушымта шул ук)

Үпкәләп ятмагыз  рәхимсез язмышка,

Кайгы килмәсен  иде тормышта.

Сандугачлар сайрый  иртән тирәктә,

Сакланырлар уллар мәңге йөрәктә.

(Кушымта шул ук)

 РАИЛ БӘЕТЕ

Чыгып киттем частьның кырына,

Тезләндем мин салкын карына.

Битем юдым ап – ак кар белән

Җаным чыкты иртә таң белән.

Әнием, бәгърем, син чыгарган җырны

Кабат – кабат утырып тыңладым.

Әллә гомерем кыска булгангамы,

Мин кушылып сиңа җырладым.

Күзләренә кызыл кан сауган

Шулчак өчәү килеп бастылар.

Өчебезгә каршы торалмассың,

Диделәр дә сугып ектылар.

Күн итекләр белән вәхшиләрчә

Башкаема китереп типтеләр.

Үзләре дә ана баласы бит,

Нигә инде шулай иттеләр?

Аңым җуйдым мин шул чагында,

Күз алдыма килде әнием.

Үтермәгез минем баламны дип,

Ялваргандай булды әтием.

Өч карт солдат килеп ябышты,

Аннан шартлап кулым сындырды.

Сынган кулларыма көрәк бирде,

"Бар, кар керә”, - диеп боерды.

Көрәк авыр, кары тагын да,

Ялгыз кулым яман арыды.

Вәхшиләрнең шулчак берсе килеп

Башкаемны артка каерды.

Бирешмәдем, түздем, көрәдем,

Ярсып- ярсып типте йөрәгем.

Ник рәхимсез икән ачы язмыш

Исән кайту иде теләгем.

Юк шул, алар кансыз, рәхимсез

Кабат- кабат башка типтеләр.

Үле гәүдәм хәрәкәтсез калгач,

Шул чагында аңга килделәр.

Кычкырасым килде шул чагында

Калдырыгыз мине, асмагыз.

Хәлем юк шул инде – җаным чыга

Гафу итмәс сезне Аллабыз.

"Балагызны үтерделәр”,- дип

Хәбәр  китәр туган илләргә.

Әти – әни сабыр булыгыз,

Вакыт җитәр мине җирләргә.

Каеннарга мине астылар,

Табутымны ташлап качтылар.

Ярый әле туганнар бар,

Казаннарда каршы алдылар.

Мин үлгәнне ишеткәчтен,

Кара кайгы басты илемне.

Солдат формасыннан ятып торам,

Кысып куйган каеш билемне.

Аягыма кигезделәр итек,

Фуражкамны янга куйдылар.

Өч катлы тимер табутка

Шакылдатып бикләп куйдылар.

Минем дуслар кайтырлар

Туган – үскән илләргә.

Мин исән – сау кайталмадым,

Ятам салкын гүрләрдә.

Ачы җилләр сызгыралар

Сахалинның кырында.

Әти – әни,  булмадыгыз,

Җаным чыккан чагында.

Әнкәй, мине сагынсагыз,

Дус малайга карагыз.

Кара туфрак асларында

Ята газиз балагыз.

Улым, балам, күз нурым, дип

Син өзелеп миңа кычкырдың.

Йөгердең син поезд артыннан

Вагоннарын артта калдырдың.

"Балам – балам, улым,  күз нурым,

Күзем тала карыйм киткән юлың” –

Диеп миңа җырлар чыгардың.

Инде, әни, ничек чыдарсың?

Күрешергә язмаган шул, әти,

Исән бул, дип киттем яныңнан.

Ачуланган булсаң, гафу ит син мине,

Узып булмый икән язмыштан.

Соңгы тапкыр карап калдың

Дәваханә төбеннән.

Төшләреңә ешрак керсәм әгәр,

Сәлам булыр минем исемнән.

Батыр бул, улым,  бирешмә,

Дия идең, әтием, һәрчак.

Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә

Рәхәтлектә үтте балачак.

Матур җәйләр җиткәч каберемдә

Чәчәкләр үстерегез.

Минем өчен дә кадерләп,

Рөстәмне үстерегез.

Туйларыңны, сеңлем, күрә алмадым,

Бик тә килгән иде күрәсем.

Сахалинның шомлы урманында

Эх, килмәде минем үләсем.

Көзге салкын көннәрдә

Өзеп каптым әче баланны.

Соңгы тапкыр сиңа шалтыраттым,

Сакла, сеңлем, дидем, балаңны.

 АНА САГЫШЫ

Көн дә,  улым,  сине уйлыйм,

Баса тирән сагышлар.

Бик аз бергә яшәп калдык

Шулдыр безнең чзмышлар.

Әткәң авырап китте, улым,

Сентябрьнең бишендә.

Бәхилләшергә кайтам дип

Кермәгәндер төшеңә.

Бигрәк әрсез идең, улым,

Сабантуйда катнаштың.

Баганага мендең, йөгердең,

Тәкәсен дә алып өлгердең.

Соңгы Сабантуең булган икән,

Илле тулды шул көн әтиеңә.

"Тәкә бүләк сиңа, әти”, - дидең,

Ниләр булды икән күңелеңдә?

Йөрәгеннән ана өзеп бирә,

Ил сакларга диеп баласын.

Каргамыйм мин ул вәхшиләрне,

Алла бар бит, Алла каргасын.

Үкереп аудым балам өстенә,

Кереп яттым табут эченә.

Салкын битең, салкын иренең-

Салкын суккан улым йөзеңә.

Шашып – шашып йөрәк ярсыды

Күзем тулган авыр яшьләргә.

Нигә, улым, нигә дәшмисең?

Безгә хәзер, безгә нишләргә?

Менә инде, улым, айдан артык

Күзләремнән кайнар яшь ага.

Рәсемеңне күргән саен

Йөрәгемнән кара кан тама.

Каберең дә синең матур булыр,

Сандугачлар сайрар тирәңдә.

Бөтен ил озатты сине, улым,

Мәңге сакланырсың йөрәктә.

Унсигез ел гомер өчен

Нигә тудың улым анадан?!

Төшләреңә кермәдеме икән

Кайталмавың, улым, яңадан?

Дембель поездында кайту иде-

Матур булды  синең хыялың.

Яңа солдат кайткан саен

Әрнеп тибәр инде йөрәгем.

Вокзалларда озаттым, улым, сине

Исән – имин йөреп кайт, диеп.

Салкын Сахалин көткән икән

Алты айдан җанын алам дип.

Улым, улым, син тугач та

Башым күккә тиде, сөендем.

Оныта алмам, җан биргәндә дә

Син булырсың уемда минем.

Җан көйдергән ачы сүзләремне

Ап – ак кәгазьләргә сибәмен.

Башка берәүгә дә илдән ерак

Җан бирергә Ходай язмасын.

Язлар җитәр инде, кошлар килер,

Сахалиннан кайтыр иптәшең.

Шул чагында йөрәк ничек түзәр?

Бирче миңа, улым, киңәшең.

Ватанымны саклыйм диеп,

Ант китабы алдың кулыңа.

Хезмәт итәргә дә өлгермәдең

Элмәк салдылар бит муеныңа.

Бәетемне укып карагыз,

Солдат аналары тыңлагыз.

Исән – имин йөреп кайтсын,

Хезмәт итә икән балагыз.

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031