Меню сайта
Статистика
Форма входа
|
страница 2 Акбуре
хөрмәтенә Уйлыймын да исем китә, Авылым тарихына. Нинди усеш кичергән ул. ДөнЬясы барышында. Акбуренең данлы халкы, Куреп, әйдәп баручы, Мөселманнар дөньясында, Купкә урнәк торучы. Падишаһлар чорында да, Халкыбыз булды атлы. Тирә – курше авыллардан, Безнекеләр иң затлы Гомер
шулай горур булды, Кирәгенчә
тәккәбер. Моңа аның хакы да бар. Акбуре бит бердәнбер. Баянчы, җырчылар авылда, Артистларга бик хастыр. Теләсәң бүгеннән аларны, Филармониягә бастыр. Гомер буе ир-ат заты, Ил сакчысы булганнар. Илебездә низаг чыкса, Алар постта торганнар. Бәйрәмәрдә табыннары, Аш – су сыена
тула. Уңган халкына хөрмәттән, Һәйкәл куярга була. Бәхетледер синең халкың, Сөйкемле балаларың. Чакыра безне намазга, Мәчет-манараларың. Елмаеп каршы аласың, Төшкәндә безнең йомыш. Оҗмахларга тиңләрлек бит. Синдә буренге тормыш. Көйгә салып җыр җырларлык, Ямьле
инеш буйларың Авылдашларны чакыра. Матур сабан туйларың. Акбурем син хозур булып, Бакчага кумелгәнсең. Баласын кочкан анадай, Шатлыклы куренәсең.
Уйларым-Акбуредә Калсам шулай узем генә, Уйлар гел Акбуредә. Хис итәмен кунак булып. Авылның һәр өендә. Йөрәк сызлый сагынудан. Моңсу айлы кичләрдә. Ниләр көтә, ник
шомлана, Нигә куңел нечкәрә. Кайтып керәсе иде дә, Урыс әрәмәсеннән. Кичерсен күңел шатлыклар, Авыл шәҗәрәсеннән. Бер кычкырып җырлар идем, Авыл капкасын кергәч. Кысып- кысып кочар идем, Барлык туганны күргәч. Сагынуга тузеп кара, Хисләр тыелып тормый. Куңел сезгә талпынганда Йөрәккә сыеп булмый Нигә соң шулай икән мин, Нигә йөрәк сызлана. Бергә чаклар искә төшеп. Кузләремнән яшь тама. Авыр хәбәр килсә әгәр Һич тә сез какшамагыз. Куңелләрдә миңа булган Авыр хис сакламагыз.
Акбүрем Куркәм дә бит шатлыклы да, Акбуре-син авылым. Эш сөючән горур халкың, Сый хөрмәтле табының. Тирә ягың матур урман Уртада матур күлләр. Сабан туйларга кайталар Сагынып-сагынып бик күпләр. Итагатьле балаларың, Сөйкемле лә картларың. Шундый хозур табигатьле. Авыл бармы соң тагын?
Йоклый алмый уйлап ятам, Ни хәлдә диеп авылым. Инде шатлык, әгәр курсәм. Кешеләрен авылның. Кайтмасам килә кайтасым, Кайтсаң килми китәсе. Кырык сырхаудан дәва бит, Акбуренең иртәсе. Сагынам мин авылыма, Сагынам туганнарыма. Кайтып сәлам бирми булмас Авылда калганнарга. Гөлҗиһан апага. Җыелганнар бар туганнар, Апа сине котларга. Моннан да зур бәхет бармы? Килдек сине котларга. Юбилеең белән котлап, Буләккә ниләр бирим, Тәнгә-саулык, җанга-тынлык, Тормышта бәхет телим. Ничек башың җитә апа? Уйлыйм да бу темага, Килен булып төштең бит син, Авылда зур семьяга. Мәхәббәт көчле булгандыр, Әзи бик куркәм кеше. Кулыннан гөлләр тугелә, Башкарса берәр эшне. Сезгә насыйп булган икән, Каршы алырга, озатарга. Берәуләр китеп бетмиләр Кайсы тора кайтырга. Кайсы китә армиягә, Кайсы кайтып
җитмәгән. Кайсы калага укырга, Әле Һаман китмәгән. Хәзер аңлыйм, яшь вакытта, Булгандыр сезгә авыр. Мин өйләнгәч Тубылгыдан Сыйладыгыз ярты авыл. Кодалар каршы алдыгыз, Баксаң – ил шәҗәрәсе. Баулылары,Сөлчәләре, Чиәбе, Әнҗәрәсе. Бер уйласаң, без туганнар, Бик матур.Бердәм тордык. Халкыбызга урнәк булып, Тәртипле дөнья кордык. Бәхет килә җитмештә дә, Елмайсын синең куңел. Бала карап эшкә бару, Мичләр ягасы тугел. Эштән ирне көтмисеңдер, Казымыйсың, чәчминсең, Уч тутырып бирәләр бит Пенсиясен, акчасын. Ак бәхетләр тели –
тели, Кояш батса, ай тусын, Сиңа саулык, озын гомер Бездән теләк шул булсын. Ачылсын кук кабаклары, Дәртләнеп йөрәк кагыгыз. Тормыштагы бу бәхеттән Рәхәтлек һәм ләззәт табыгыз. Кичергәнсез икәу бергә Ямансулар һәм шатлык. Саклагансыз гомер буе. Даһиларга тиң затлык. Әлегә без җиде туган, Оныклар һәм балалар . Алар бар да буген сиңа, Бәхет теләп калалар. Юбилейда катнаша алмыйм, Исәнлек булды киртә. Бәхет алып килсен сиңа, Һәр туган яңа иртә. |
Календарь
Архив записей
|