Меню сайта
Статистика
Форма входа
|
страница 2 Тукай күңелләрдә сакланыр
Мин үземне татар баласы дим, Шуңадыр да яратамын татар шигырьләрен Татарларның бөек шагыйре – Тукай Шигырьләре телә күңелләрне. Кайсы татар баласына Таныш түгел икән инде ул. Тукай шигырьләре безгә Күрсәтә бары чын дөрес юл. "Шүрәле” әкиятләрен, "Пар ат”ын, "Су анасы”н. Балачактан якын итеп укыйм, "Буран”ын, "Сабыйга”сын. Яхшылыкка, әдәплеккә Өйрәндем шул шигырьләрдән. Эшкә өндәгән сүзләр, Китмәс һич күңелләрдән. Тукай үзе ятим үскән, Кайгыларны бик күп күргән, Бер авылдан бер авылга Кулдан-кулга күчеп йөргән. Булган авыр вакытлары, Бер телем ипигә тилмергән. Үги әби тыштан кертмәгән, Бик нык салкын тидергән. Һич тә бирешмәгән авырлыкка, Авырса да түзгән, чыдаган. Татар халкы өчен гыйбрәтле Әкиятләр уйлап чыгарган. Туган җирен яраткан ул, Якын иткән туган халкын. Туган җиргә мәхәббәт арта, Укып чыксаң "Пар ат”ын. Бөек Тукаебызга 120 яшь тулды. Шагыйребезне искә алрыга Бөтен татар җыелды. Гатина
Динара. Чаллы Башы ав. ("Мин
үземне татар баласы дим..” 2006 ел ) Тукай Бөек шагыйрь Тукайның Гомере авыр булган. Тормыш аны кыерсыткан, Сагышка күңеле тулган. Бик күп кайгы кичергән ул, Югалткан якыннарын. Дөньяда аз яшәгән
шул, Кылып яхшылыкларын. Ләкин, шагыйребез түзгән Тормышның әчесенә. Беркайчан да баш имәгән. Тырышкан бар көченә. Үзенең киңәшләрен ул Шигырьгә әйләндергән. Су анасы , шүрәлен Әкияттә сөйләгән. Ул булган бик мәрхәмәтле. Киң күңелле, шәфкатьле. Кешеләргә гел булышкан, Дуслык өчен тырышкан. Тукай төсле булган кеше Була бит ул бик сирәк. Шуңа күрә дә шагыйрьне Истә тотарга кирәк! Хөснетдинова Азилә.Зирекле (Яңа
Чишмәм тамчылары. 2009) Тукайга Җырың белән бергә үстек, Тукай. Җырың белән бергә йөрдек без. Балачакның һәрбер хатирәсен Җырың белән бергә күрдек без. Чыка идек икәү урманнарга, Коена идек йомшак суларда, Шигыреңне хәзер укысам да Балачакны күрәм шуларда. Йосыпова
Нурания. Яңа Чишмә ав. (Коллектив
җыентык. Яңа Чишмәм тамчылары) Сагынабыз Тукайны Әтнә сагына, Арча, Кушлавычы, Без сагынабыз шагыйрь Тукайны. Тукай ае, шигырь ае дибез Шуңа да бит язгы бу айны. Әгәр Тукай бүген исән булсаң, Туган булсаң бераз соңрак. Гаделсезлек баскан бу тормышка Җаның торыр иде сыкрап. Бүген ничек язар идең икән "Китмибез”не һәм дә "Пар атны”, Фәхишәлек баскан бу дөньяны, Рәхимсезлек һәм дә каракны? Үз күзләрең белән күрсәң хәзер, Әрнеп сыкрар иде йөрәгең. Гыйбрәт итеп безгә үз сүзеңнең Әйтер идең иң-иң кирәген. Гасыр үтте, еллар алышына, Арта гына бара кадерең. Еллар аша сиңа эндәшәбез, Хәтта якын безгә кабарең. Кабереңдә чәчәк бәйләмнәре, Дога кыла сыман алар да. Күңелләрдә мәңге оытылмый Яшәрсең син безнең арада. (Зәйнәп
Хәбибуллина, Шахмай ав.) (Яңа Чишмәм тамчылары. 2002) Тукай ае Тукай ае – шигырь ае, Язның матур көннәре. Халкым белән бергә яши Тукайның шигырьләре. Бәйрәмнәрдә генә түгел, Тукай һәркөн күңелдә. "Туган тел” җырын җырлыйлар Һәрбер телдә бүген дә. Бар халыкның Тукае ул, Һәр җирә хөрмәт аңа. Буыннардан-буыннарга Мәңгелек булып кала. Бөреләр ачылган чакта Туган дөньяга сабый. Ачы язмышлы көннәрен Үткәргән саный-саный. Умырзая кебек калкып, Алган да сүнгән шулай. Онытылмас мирас калдырган Халкына бөек Тукай. (Зәйнәп
Хәбибуллина.Шахмай ав.) (Яңа Чишмәм
тамчылары.2004) Онытмыйбыз Тукайны Без Тукайлы, телле, төпле халык, Онытмыйбыз Бөек Тукайны. Ничә буын "Шүрәле”сен укып, "Су анасы”н сөйләп "Пар ат”ны.
Тукай безгә "Сабыйга”ны язган, Эш сөйсеннәр, диеп яратып. Шигырь итеп, "Китмибез”не язган, Илдә яшәсеннәр, диеп, җан атып.
Тукай шигырьләрен укып үстек, Тукай өчен без дә сөендек. Шигырьләре белән горурлансак, Ятимлеге өчен кимсендек.
Гасыр үтеп, яңа гасырга да Тукай белән бергә керәбез. Йөз унбиш ел элек туган шагыйрь – Шуны зурлап бәйрәм итәбез.
Онытмыйбыз, ничек онытасың Кәләпүшле Апуш-Тукайны. Тукай ае, диеп йөретәбез Шуңа да бит ямьле бу айны.
Һәрбер җирдә Тукай кичәләре, Ак чәчәкләр бизәр каберен. Яше, карты искә ала аны, Яз аенда туган шагыйрен. (Зәйнәп Хәбибуллина. Шахмай ав.) (Кол.сборник.Яңа
Чишмәм тамчылары) Тукайга 112 яшь Шигырьләрең укып үстем, Тукай, Һәббер юлын аның ятладым, Гомер үтә, ләкин онытмадым, Хәтеремдә сине сакладым.
Шигырьләрең сөйлим оныгыма, Күңеленә салам изгелек. "Кимтмибез”не сөйлим, "Шүрәле”не, "Сабыйга”ны сөйлим иң элек.
"Су анасы”н сөйлим, "Пар ат”ыңны. Күңелемнән алып һәр юлын. Юк, онытмас халкым, Тукай, сине, Укып үсә сине һәр буын.
Шигырьләрең укып искә алырга, Җыелабыз туган көнеңдә. Яланаяк, кәләпүшле, Апуш, Син мәңгелек халкым күңелендә. (Зәйнәп Хәбибуллина.Шахмай ав.) (Моң Чишмәсе
түгелгәндә...) Тукай Яратамын шигырьләрен Бөек Тукай абыйның. Кызыклы әкиятләрен, Күп укыдым мин аның. 111 ел була быел Тукай абый туганга, Кабат-кабат укыйм аны Күңелләрем тулганда. М.Хәбибуллина. Акбүре ав. (Яңа Чишмәм
тамчылары)
Туры Тукай Оста безнең Тукай абый, Туры сүзле, хак сүзле. Гадел булырга өйрәтә Һәр әсәре дә безне. Күптән үлсә дә үзе, Күп китаплары калган. Әкиятләре һәр баланың Күңелен биләп алган. Л.Шакирҗанова.
Акбүре ав. (Яңа Чишмәм
тамчылары)
|
Календарь
Архив записей
|