Понедельник, 19.08.2019, 09:18
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Творчество поклонников

Шамилга

Бисмилла белән башлыйм

Бу шигырем башларын.

Шамил энекәем, дөньяны

Бигрәк иртә ташладың.

Кечкенәдән   ятим калдың,

Сугышта әтиең үлеп.

Дөньяда  яхшы эшләдең

Зиһенең белән, белеп.

Энекәем башлы булдың

Эшләдең юристлыкта.

Ярдәм күргән бар кеше дә

Сөйлиләр синең хакта.

Туганым дия идең,

Хәлемне белә идең,

Әгәр инде яхшы дисәм,

Елмаеп көлә идең.

Агыйделләргә күләгә

Үзенең камышлары.

Без дигәнчә булса иде

Ходайның язмышлары.

Урманнарга  барып җиткәч,

Керәмен эчләренә.

Ап-ак киемнәр киенеп

Керәсең төшләремә.

Сагынамын, энем, сиңа

Һәр вакыт искә алам.

Урының җәннәттә булсын диеп,

Догалар кылып торам.

 

Шигырьнең авторы: Зәйтүнә Нурхаметова, Акбүре авылы

-2014-

Сәләхова Алсу Рәмис кызы:

Шамил абый белән сөйләшү

Әйдә, каләм, эшлә үз эшеңне—

Бу турыда белсен бөтен ил!

Әсәрләре белән безне әсир итә

Якташыбыз- Шәйдуллин Шамил.

Зәңгәр күзле оста язучыбыз,

Сезгә минем тик бер соравым:

“Алты дистәдән артык гомердә

Җиңдегезме тормыш буранын?”

Күп уйладым: һәрбер заманда

Авыр сынау кешегә бирелә.

Яхшы күңеллеләр аны үтә,

Явызлары һәрчак җиңелә.

Кешелекле кешеләргә сынау.

Я, кайсыгыз моны үтә ала?

-Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың,- диләр.

Синең нинди тормыш түтәле?

Ни дә булса шыттыра алсаң,

Чүп үләне басмаса аны,

Үттең була димәк иң-иң авыр

Һәм иң мөһим тормыш сынавын.

Үз соравыма үзем җавап таптым:

Бер хата да юк, һичшиксез!

Җиһан мәшәкатенә төкереп биреп,

Сез бар сынауны җиңел үттегез..

Пахта, Ташкент,Чистай заводлары

Сезне чын күңелдән сынады.

Авыр милиция хезмәтендә

Чиста күңелегез сынмады.

Майор да сез, Хезмәт ветераны,

Өстәвенә, әйбәт язучы.

Серле дөньяга чума һәрчак

Сезнең әсәрләрне укучы.

Рәхмәт сезгә,кыска гомерегездә

Безгә бай мирас калдырдыгыз.

Маягыбыз булсагыз әгәр,

Без дәвамчыгыз булырбыз.

Шамил абыйга ачык хат.

    Хәерле көн хөрмәтле жюри әгъзалары,  укучылар,  укытучылар! Мин бүгенге фәнни-гамәли конференция өчен якташыбыз, безнең районның горурлыгы булган язучы Шамил абый Шайдуллинга ачык хат язып килдем. Хат белән таныштырганчы үзем, үземнең кызыксынуларым турында әйтеп китмәкче булам. Мин Мурадимова Динә Илгизәр кызы Чаллы Башы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем алам. Әйбәт укыйм, белемем, кызыксынуларым белән сыйныфташларымннан күпкә аерылам. Бераз сәерерәк диләр минем турында. Чөнки мин классташларымнан тормышка карашым  белән аерылып торам.

   Әле күптән түгел генә мин детектив әсәрләр  белән ихлас кызыксынып киттем. Дөресен әйтәм, минем бу жанр белән кызыксынуыма Заһир Бигиевның "Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә" әсәре этәрде. 9 нчы сыйныф әдәбиятын уку елы башында бик өнәп бетермәсәк тә, (чөнки ул иҗат җимешләренең телне сындыра торган икәнен һәрберебез дә яхшы аңлыйдыр) 3 нче чирек башларына әсәрләрнең безгә аңлашыла башлавы, укырга җиңеллеге тоемлана башлады. Бәлки минем әсәрне бик яратып һәм тиз укуыма шул да сәбәп булгандыр. Бу әсәр белән танышканда мине иң беренче җәлеп иткән нәрсә, вакыйгаларның бик мавыктыргыч, көттерелеп язылуы һәм бик тәфсилләп тасвирлануында  иде. Җәмгыять фәне белән кызыксынганга, андагы төрле юридик терминнарны аңлау, миңа кыен булмады. Әйе, яшермим, мине яраткан фәнем дә нәкъ менә җәмгыять белеме. Ник дигәндә, миңа законнарны, кеше хокукларын һәм бурычларын өйрәнү кызыклы. Кыска гына фраза белән дә җавап биреп була: "Законнарны белгән кеше- законнарны бозмый. "Гафу итегез, мин теманың асылыннан бераз аерылып киттем. Шул, детектив романнар минем өчен ят нәрсә түгел дип әйтүем. Чит илдә детектив романнар иҗат итүчеләрдән америка язучысы Уильям Энтони Паркер Уайтның(1911-1968) "Җиде тапкыр төчкерү", безнең илдә 90 нчы елларда иҗат ителеп, күп детектив романнар һәм детектив җыентыклар авторлары арасыннан Александра Маринина, үзенең "Соңгы таң", "Берг", "Дамидзе"кебек әсәрләре, А.Я.Степановның "Йокыга киткән пассажир", "Агач самовар" кебек әсәрләрен белмәү мөмкин түгел. Детектив романнар уку бит ул бөтенләй башка дөньяга керү белән бер. Безнең татарлар арасында бармы детектив язучылар? Менә мине нәрсә кызыксындырды. Ә баксаң безнең Татрстаныбызда,төгәлрәк безнең Яңа Чишмә районында детектив романнар иҗат итүчеләрдән Шамил Шайдуллин исемле шәхесебез бар икән.Үзебезнең районда детектив романнар язучы барлыгын белгәч, миндә иң беренче горурлык хисе уянды. Минем ул шәхес белән аралашасым, аңардан интервью аласым килде. Шунысын да яшермим: мин сорау алырга бик яратам! Ләкин аның инде вафат булганын белгәч, бик моңсу булып китте. Андый шәхесне безнең онытырга хакыбыз юк. Шамил Шайдуллинның инде гүр иясе булуына крамастан, мин аңа атап хат язарга булдым. Хатымда серләр юк! Шунлыктан, сезне дә хатым белән таныштырып китәм.

    “Исәнмесез, Шамил абый! Сезгә хат язуымның максаты, сезнең романнарыгыз һәм сезнең үзегез, күпкырлы хезмәтегез турында күбрәк белү. Безнең Яңа Чишмә районында язучылар, җирле шагыйрьләр бармак белән генә санарлык. Ләкин, алар аз булуларына карамастан бик тә оста шәхесләр дияр идем. Шулар арасыннан аеруча да кызыклы. мавыктыргыч әсәрләр язучы итеп мин сезне атар идем. Сезгә алдан ук шуны хәбәр итәсем килә, мин сезнең белән якташ кына түгел, хәтта җирдәш тә дип әйтсәм дә ялгыш булмас, чөнки минем әнием Яңа Ибрай авылыннан. Шуңа, мин сез яшәгән авыл аша, әниләр авылына кайтканда еш үтәм. Бу ике авыл арасы нибары чама белән 3-4 кенә чакрым. Сезнең авылыгызның тугай түбәнлегендә кечкенә генә итеп сыенып утыруы да, авылыгызның тирәсен куе урманлыклар биләп торганы да, таңның иң беренче сездә атуы да миңа таныш. Туган ягыгызга, Сөлчәбашка булган чиксез мәхәбәтегез иҗатыгызда да ачык чагыла:

Язгы урман мине бүләк иткән,

Ак шомыртлар төреп биләгән,

Күк гөмбәзе иелеп сер сөйләгән...

   Бәлки сезнең музыка яратуыгыз да табигатьнең тәэсир итүеннән киләдер. Сезнең кечкенә чактан гармун уйный белүегез дә музыкага битараф булмавыгызны күрсәтеп тора. Сезнең биографиягез белән танышкач, миңа шул аңлашылды: сезнең хокук саклау органында эшләвегез, сезнең һәрвакыт дөреслек яклы булуыгызны, башлагын эшегезне ахырына кадәр эшләп бетерүегез турында сөйли. Сезне якыннан белгән кешеләр:” Шамил абый бик тә тырыш,тынгысыз,үзсүзле һәм максатка омтылучан, үз-үзенә бик таләпчән, һәрдаим өйрәнергә, белергә ашкынып торучы шәхес,”- дип искә алалар. Мин бу фикерләр белән тулысынча килешәм. Шулай булмаса милиция хезмәтендә күпме начарлыклар, авыр хәлләр белән очрашканнан соң. Нечкә хисле шигырьләр, әсәрләр, детективлар яза алмас идегез.

    Бәлки ,Хәсән Туфан(Аксубай районы,Иске Кармәт авылы) белән сезнең бер тирәдән танылган шәхесләр булуыгыз да очраклы туры килү генә түгелдер. Ул якларның тасвирлап бетергесез табигате икегезгә дә зур йогынты ясамый калмагандыр. Сезнең икегезнең дә мишәр булуыгыз да сезне берләштерә. Мишәрләргә хас үҗәтлек, ә иң мөһиме, үзегезнең мишәр булуыгыз белән горурлану бар сездә. Каян белдең, диярсез? Мин аны сезнең шигъри юллардан сизеп алдым.

                                          Мишәр,дисәң,үсеп китә,-

                                          Ыруг каны Атил-Алыптан!

                                          Мең ел яшәсәм дә аерылмам

                                          Хезмәт итеп шушы халыктан...

   Сезнең мишәр булуыгыз һәм безнең яклардан булуыгыз мин дә бер яктан горурлык хисе уятса, икенче яктан башта шундый уй килде: "Без мишәрләр булгач, безне бик яратып бетермиләр. Үртиләр, көләргә җай эзлиләр. Ә сезнең кебек мишәрнең бөек шәхес икәнен әйтсәк, оялырлар иде үзләре. Шамил абый хәзер безне "обижать"итсәләр, без сезнең артка качарбыз! Сезгә тагын бер сөенечле хәбәр җиткерәсем килә. Быел сезгә багышланган конференцияне сезнең икенче туган авылыгызыда (чөнки сез җидееллык мәктәпне бу авылда тәмамлыйсыз), Акбүре авылында оештыралар. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, нәкъ бу авылны сайлаганнары өчен. Рәхмәт сезгә, илебезгә тугры хезмәт иткәнегез , милләтебезгә, халкыбызга әйбәт эчтәлекле повестьлар бүләк иткәнегез өчен. "Хезмәтенә күрә хөрмәте",- дигәнме безнең халык. Әйе, сезнең күп төрле мактаулы бүләкләрегез шуны раслый. Без сезнең белән чиксез горурланабыз. Мәктәбебездә татар теле укытучыбыз Гыйльманова Кадрия апа җитәкчелегендә әсәрләрегез буенча китап укучылар конференциясе, “Якташлар иҗаты” дигән кичәләр үткәрәбез, сезнең иҗатыгызга багышлап газеталар чыгарабыз. Мәктәбебез шагыйрәсе 11 сыйныф укучысы Алсу Сәләхова Шамил абый сезгә багышлап берничә шигырь дә язды.  Хатымны Алсу Сәләхованың кайнар сәламе белән тәмамлыйм! Кабул итеп алыгыз! Тыныч йоклагыз Шамил абый, без сезне онытмабыз! Амин!

Тормыш ясамый безгә әкият,

Без ясыйбыз аннан маҗара.

Үткән көннәреңне уйламыйча,

Аркаңны төз тотып, алга кара.

Күрәсеңме, анда син теләгән

Өйләр бер-бер артлы төзелде.

Синең күңелеңдә булган хисләр

Нота булып көйгә төзелде.

Телисеңе,язам сиңа шигырь,

Ә теләсәң җыр да тудырам.

Синең теләгеңне үтим диеп,

Ак кәгазьгә карап утырам.

Юк,тумый миндә бернинди әсәр,

Яза алмыйм хәтта ике юл.

Гафу,ләкин үз әкиятеңне яз

Үзең син: фантазияң бит мул.

Синең тормышны мин яза алмыйм,

Син тойганны, гафу, кичермим,

Сине алдый-алдый татлы ялган

Суларны да сиңа эчермим.

Ал кулыңа каләм һәм сыз туры.

Бу сызык-синең тормыш агышың.

Ә менә бу сәер генә нокта

Минем яннан узып барышың.

Күргәнемчә,сызык янына

Ясап куйдың алсу чәчәкләр.

Димәк,сиңа шундый тормыш кирәк,

Димәк,синең шундый күрәчәкләр.

Ә Шамил абыйның сызыгында

Мин бары тик йолдыз гына күрәм:

Якты йолдыздай балкыган әдипкә

Иренмичә менә шигырь үрәм.

Укымаса да минем шигыремне,

Мин ләззәт диңгезендә коенам.

Зәңгәр күзле якташ әдип әсәренә

Мин ихластан кереп сыенам.

Алсу Сәләхова.

Шамил абый истәлегенә

 

Яңа Чишмә районының

Гүзәл бер урынында.

Сөлчәбәш дигән авылда,

Туган ди бер зур шәхес.

Нәни чактан малай йөрәгенә

Китап җене кагылган.

Шуңа да аңарда язучылык хисе

Сүнмәс учак булып кабынган.

Аның әсәрләре мул һәм күркәм,

Чөнки табигатьнең матурлыгын күргән.

Әтисеннән алган ул гадилек,

Әнисеннән алган әдәплелек.

Бәхет эзләп дөнья гизә,

Тик бәхете була туган җирдә.

Чәчәк исемен йөрткән кызны

Чибәр егет үзенә каратты.

Менә инде икәүләп,

Китәләр бәхет эзләп.

Бәхетсез, кеше ләбаса,

Күңеле ямь тапмаса.

Туган якка булган мөхәббәте

Аны тагын кире алып кайтты.

Калган гомерен китап белән бәйләп,

Халык күңелендә балкытты.

 

Шигырьнең авторы: Ленино гомуми урта белем мәктәбе,

Хәсәнова Зөлфия Галиәкбәр кызы,   татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

Календарь
«  Август 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031