Гатина Кадрия Хамитовна
Шагыйрә, Гатина (Миргазова) Кадрия Хамит кызы 1940
елның 5 гыйнварында Зирекле авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан
соң Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә һәм
тарих, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алып чыга. Гаилә хәле буенча районның
төрле мәктәпләрендә эшләргә туры килә. Ун елга якын Зирекле авыл Советы рәисе
вазифасын башкара. Ә поэзия белән мәктәп елларыннан бирле мавыга һәм аның
шигырьләре район газетасы аша киң җәмәгатьчелеккә таныш.
|