Понедельник, 17.02.2025, 13:01
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа

Ситдикова Наила Нигматшовна

     

    1961 елның 31 июлендә Чаллы Башы авылында туганмын.

13 яшь тулганда әти, аннан соң ун елдан соң әни бакый дөньяга күчтеләр.

 Күңелемдә минем кечкенәдән үк моң яши.Ул моң ятимлектән,  әти-әнине сагынудан,юксынудан туа, билгеле.

  Мин табигатьне,кешеләрне,үзем яши торган мохитне яратам.

Әйе,кешеләрне мин бик әйбәт димәс идем, ләкин үзеңнең күңелең  матур булганда - ходай биргән исән көн - матур бүләк ул.

    Мин 24 ел Чертуш балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшлим.Балаларны яратам, үзебез дә 1 ул,1 кыз үстердек.

    Минем иҗатым күпчелек әниләргә багышлана,дөресен әйткәндә - әниемә.

Ул шигырьләремдә булса да мине юатып тора,яшәргә көч бирә.

Календарь
«  Февраль 2025  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728