Меню сайта
Статистика
Форма входа
|
страница 2Рифкат бәетеАңлатма. Бәет Мостафин Рифкат Мортаза улына багышлана. 1953 елның
7 гыйнваренда туып, 58 яшендә шул ук көндә җирләнде. Ялгыз яшәде, гаиләсе
булмады. Әтисе – Мортаза Мостафа улы (28.11.1893-24.12.1959),
әнисе – Шәмсекамәр Адиулла кызы (1911-12.08.1998), тумышы белән Әдәмсәдән. Дусты Марат – Шакиров Марат Мәҗит улы. 1953 е.т., 2010
елның февралендә вафат булды. Әдәмсәдә җирләнде. Апалары – Миңнебисал (Шәмсенур), 1947 е.т., Миңнебәян
Насыйбуллина (Түбән Камада, 1951 е.т.) Ике меңнең унберенче – куян елына чыккач, Якты гомерем киселде 58 яшь тулгач. Шул
хәлләрне сөйлим әле. Раштуа көннәрен дә. Вакыт
җикәч, мин дә ятам караңгы гүрләремдә. Бәлки миңа багышлап та бәетемне язарлар. Яннарымда җан биргәндә, булмады шул апалар. Ялгыз
гомер иттем үзем, гаиләм дә булмады. Кече
яшьтән ятим калып, тормышларым уңмады. Алты яшь иде әтидән калган вакыт, шул истә. Әни, апалар, мин бергә эшләдек көнен, кич тә. Тормышны
тартырга кирәк, мин - ир-ат, терәк инде. Көчем
җитмәсә дә алдан йөрүче кирәк иде. Балачагым, мәктәп чорым яшьтәшләр белән узды. Шахмат, футбол, хоккей уйнап, таяклары да сынды. Мәктәп
тәмам. Армиягә китәр вакытлар җитте. Киров
өлкәсендә урман җиле үзәккә үтте. Частебыз да бик секретный, чыгып йөрү юк инде. Бар да яхшы, әйбәт булды. Тамагыбыз тук иде. Әдәмсәдән
Марат белән һәрвакыт бергә булдык. Хезмәтнең
авыр өлешен дусларча аңлап бүлдек. Махсус киемнәрдә йөрдек ракеталар янында. Радиация нурлары булган икән
канымда. «Кайткачтан
ук өйләнегез, семья корып яшәгез», - диеп
озатып калдылар, тик артыгын дәшмәгез. Семья корды дустым Марат,
балалар да тудылар. Ни кызганыч, күптән түгел үзен гүргә куйдылар. Миңа
бәхет елмаймады, кызларым да бар иде. Укыттым
да, эшләдем дә, тик дөньясы тар иде. Зур апам да, Хәсән җизни булышуымны көтте. Печән чабып, аны җыеп, көтүләрен дә көттем. Сыерлар
ял иткән чакта, Кичүдән балык тоттым. Иренмәдем
бервакытта, авыл эшен яраттым. Хәзер инде мин булмагач, печәндә кем булышыр? Тракторда, машинада җизни үзе тырышыр. Икәү
бергә тормыш йөген авырсынмый тартыгыз Күршеләргә,
туганнарга ярдәм итеп торыгыз. Әни үлгәч, япа-ялгыз көн итүләр башланды. Институтка кереп тә, укуым да ташланды. Зирекледә,
Өргәнчедә завхоз булып эшләдем. Кисәтүсез,
тырыш булдым. Артыгын да эчмәдем. Тирә-күршем, сыйныфташлар ихластан хөрмәт итте. Мисал чишәргә малайлар булышканымны көтте. Үтә
торды, ага торды ялгыз кеше гомере. Миңа
килде ялгызаклар, булса әгәр гозере. Исәнлек тә китеп барды. Үпкәне дә кистеләр. Инвалидлыкка чыгарып, группалы иттеләр. Мин
авыргач, Минебәян апам белән икәүләп, Түбән
Кама һәм Казанда йөрдек чарасын эзләп. Рәхмәт, апалар, җизниләр, ярдәмегез күп булды Җылы караш, киңәшләрдән күңелләрем дә тулды. Мәктәпне
дә бетерүгә җәйдә тулды кырык ел. Әдәмсәдә
очрашкачтан, Сабантуйда ук быел. Исәп иде җыелырга кабат барыбыз бергә. Сыйныфташлар, яшьлегебез чыкмыйдыр истән бер дә. Тик күрәсең, күп калмаган яшәвемә
кинәнү. Салкын
кыш көнендә туып, җомга көндә җирләнү. Килде үлем
тәкъдир язгач. Бик сирәк була шулай. Ялварамын, гафу сорыйм, ярлыка мине, Ходай. Авылдашлар,
сыйныфташлар озаталар зиратка. Бәхил
булыгыз, апалар. Рәхмәт барлык ир-атка. Каберемне казыдыгыз иркен алып ләхетне. Озын гомерле булыгыз, сау-сәламәт, бәхетле. Бер
Аллаһтан сорап миңа намаз саен апалар, Онытмыйча
энеләрен көн дә кылыр догалар. 27 гыйнвар, 2011. Ике Рафис
бәете Аңлатма. Иптәшләрен төнлә
районнан алып кайтканда фаҗигага очрыйлар: машиналары «Урал» машинасы белән
Архангел бистәсе янындагы «Ямашнефть НГДУ» промыселы янында бәрелешәләр.
Садыйков Рафис Госман улы һәм Мостафин Рафис Рафаил улы шунда ук һәлак булалар.
Нурхәмәтов Рәшит һәм Биктимеров Марат, артта утырганлыктан, төрле дәрәҗәдәге
тән җәрәхәтләре ала. Барысын да шунда ук район хастаханәсенә озаталар. Бу хәл 4
февральдә төнге 10-11 ләр тирәсендә
була. 5 нче февральдә (шимбә көнне) җирләнделәр. Мостафин Рафис
1971 елның 29 ноябрендә туган, Зирекле мәктәбен 1988/89 уку елында 38 нче
чыгарылыш укучысы буларак тәмамлады. Хатыны – Миннебаева Гөлшат Галәветдин кызы
1969 елгы. Балалары – Нәфис, 1996 е.т., 8 нче класста, Рәмзис – 2000 е.т., 4
нче класста укыйлар. Әтисе – Рафаил Мокатдисович, 1940 е.т. Әнисе – Кыямова Фәния Габдрахман кызы, 1946 е.т. Бертуган сеңлесе – Рәмзия, 1970 е.т., Зирекледә яши,
Флюра, 1975 е.т., Түбән Камада. Садыйков Рафис
Госман улы, 1976 елның 19 ноябрендә туган. Мәктәпне 1992/93 уку елында 42
чыгарылыш укучысы буларак бетерә. Хатыны –
Нуртдинова Резидә Мансуровна, 1986 е.т., кызлары Руфинә, 2007 елгы, балалар
бакчасына йөри. Әтисе –
Госман Гаяз улы (1938-1990), әнисе -
Гарифуллина Гөлсимә Бари кызы (1942-1994), Зирекледә җирләнделәр. Бертуганнары:
Лилия (1964), Гөлия (1967), Гөлгенә (1970), Гүзәл (1978). Бәет итеп сөйлим әле Зирекленең
хәлләрен. Ике Рафисның үлемен – соңгы якты
көннәрен. Районга дип төнлә киттек дусларны апкайтырга. Марат белән Рәшитне кич булганнар чыгарырга. Телефоннан шалтыраткач, «Үзем», - дигән Резидә. Тик Рафисы җыенып, киткән ашкынып
рульдә. Мостафин да: «Мин
барам», - дип, ашыгып торып киткән. Үлеменә атлагандыр, сәгате суккан, җиткән. «Урал» машинасына бәрелеп, җан
биргәннәр Рафислар. Артта утырган икесе исән,
яраланганнар. Бу хәл булган якын гына, промыселдан китеп. Маңгайга маңгай бәрелеп, кюветка барып кереп. Тартып алганнар икесен, кан
эчендә үзләре. Шулкадәр каты бәрелгәч, танып
булмый йөзләрен. Больницага озатканнар шул сәгатьтә, төнендә. Тик җан биргәннәр адашлар машинаның эчендә. Яшен тизлегендә хәбәр таралды
һәммәсенә. Ышанасы килми инде яшьләрнең
үлгәненә. Ике адаш эшләделәр нефть тармакларында. Тырыш булдылар егетләр, төзек булды йортлар да. Төзеделәр, торгыздылар, җитеш
булды барысы. Эшләп,
яшәп көн күргәндә, булмады бер кайгысы. Икесе дә гаиләле – Гөлшатта ике малай. Резидәнең кызы үсә, ярдәм ит син,
бер Ходай. Икенчегә
йөкле калды яшь кызы Рәзинәнең. Сабырлыклар
бирсен Аллаһ, арттырсын бар түземен. Каты авыру кичереп, аякка басты
Гөлшат. Бары үҗәтләнеп кенә тырышты
булырга шат. Нәфис
белән Рәмзис улы шаулап, уйнап сикерде. Бала
бала булды һәрчак, бер гөнаһсызлар иде. Руфинә дә бакчасына машина белән
килде. Әнисенә, барчасына мөлаем гына
көлде. Сабыйларның,
балаларның тулы иде дөньясы. Бүгенге
хәлне аңламый – авылның зур кайгысын. Хәтимә апа туксан бердә. Оныгын
бүген җирли. Үз хәле үзенә җиткән, хәсрәттән
яна, дөрли. Бернәрсә
дә бездән тормый, һәркемгә аңлашыла. Бөтен
авыл ах-вах килеп, кайгыны уртаклаша. Бигрәк яшьләр иде әле – утызбиш
һәм кырыкта. Дөбердәтеп яшәр чаклар, ныклы
терәк булып та. Кары
ява, буранлы да. Кабер казый егетләр. Белгән
кебек, кичә генә зиратка юл көриләр. Зур К-700 килде кичтән, урамнарны
чистартты. Без үтенгәч, каберлеккә чиста
итеп юл ачты. Бүген
бар нефтяникларның ял көне, эшкә бармый. Ике
каберне беръюлы тырышып, бердәм казый. Килгәннәр җитәкчеләре, дуслары,
иптәшләре. Гаиләне, туганнарын җылыта
киңәшләре. Баштан
илттек Мостафинны авылның зиратына. Әтисе
кайгыртып йөрде утырып үз атына. Әй халык күп, әй халык күп,
мондый хәл булганы юк. Яшьләр, дуслар, туган белән
урамның тулганы юк. Өйдән
«Таң йолдызы»нача
халык агымы бара. Әкрен генә кары ява,
К-700 киң юл яра. Шуннан Садыйковка килдек җеназа
намазына. Урамга сыймый халык та, туганнары
сызлана. Казан,
Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, авыллар да күп. Барысы
да кайткан, озата үз туганын күмгән күк. Машиналар тезелгәннәр, санарлык
та булмады. Ахырлары хәерлегә булсын диеп
юрадык. Кабул
ит, Аллаһым үзең, ярлыка гөнаһларын. Рухлары
тыныч, шат булсын, ирешсен догаларым. Көн дә тынды, җил басылды,
урнаштырдык үзләрен. Ике яшь Рафис йомдылар мәңгелеккә
күзләрен. 5-6
февраль, 2011 ел. Аллаһыма шөкер итәм (Мөхәммәтвафина Хәлимә
Хәнәфия кызы бәете) Аңлатма. Бәет Хәлимә Мөхәммәтхәнәфия кызы Галәветдинова –
Мөхәммәтвафинага багышлана. Ул 1911 елның 27 гыйнваренда дөньяга килә, 2011
елның 29 нчы апрелендә Зирекледә җирләнә. Беренче ире – Нуртдинов Шаһи Нуртдинович. (1899 –
1.07.1941, 15.9.1944), сугышта һәлак була. Балалары – Миңнегөлсем (1938 е.т.), Рәисә (1941) . Икенче ире – Мөхәммәтвафин Габдрахман
Мингалиевич (18.09.1913 – 27.07.1983).
Казахстанның Каратау шәһәреннән ерак түгел Танды авылындагы татар
зиратында җирләнә.
Балалары – Габделәхәт (1954), Гөлсирин (1949 – 2009) Зирекледә җирләнде. Языйм әле кыска гына
Хәлимә әби бәетен. Бик сирәктер уздыручы
йөзъеллыкның һәр көнен. Күпме генә яшәсәң дә, яшисе килә икән. Яшем инде йөздән артты, яшендәй гомер үткән. Аллаһыма шөкер итәм бу
гомерне биргәнгә. Колың булырга тырыштым,
барысын да үтәргә. Сугышка кадәрге чорда Ленинградта булдык. Сугыш чыккач көч – хәл белән туган якка юл алдык. Ике кызым кечкенәләр,
ирем үлде фронтта. Мең дә бер газаплар
чиктек, күп казыдык окоп та. Сугыш бетте, өметләндек тормыш яхшырыр диеп, Яралар да төзәлерләр, якты көн булыр диеп. Халык эшләп көнен күрде,
таралмады авыл да. Булса булды, гомер узды
кайгылы да, авыр да. Улым белән киленем дә Казахстан ягында. Яшәделәр һәм безне дә алдылар үз янына. Каратауда гомер иттек,
күңел туган авылда. Һәр сукмагы, һәр кешесе
һаман күзем алдында. Аннан кайттык туган якка картымны җирләгәчтән. Урнаштык Инеш буена йорт салып ак кирпечтән. Кызым Гөлсирин җирләнде
иң салкын кыш көнендә. Эшләп, укып дингә басты,
кызганмады көчен дә. Аллаһтан җиткәндер вакыт, берни эшләп булмыйдыр. Аңа кылган догаларны фәрештәләр тыңлыйдыр. Балаларым – алтыннарым
яннарымда булдылар. Бердәнбер киленем
Гөлзидә, улым хөрмәт иттеләр. Вакыт җиткәч, хозурыңа китеп бардым сизмичә. Аш ашадым, аңым булды, тәһарәтле көемчә. Бик сирәк кеше ирешә
минем яшъкә - йөзгәчә. Иман белән килсәм иде
Үзең әйткән көнгәчә. Бәетләрне озын итеп, иҗат итәләр, беләм. Ләкин минем тарих кыска, изге теләктә үләм. Якты дөнья, балаларым кала миннән мәңгегә. Рәхмәт сезгә барчагызга,
Гөлзидәгә - киленгә. Карадыгыз авырсынмый, бәхил булыгыз миннән. Әҗерен бирсен Ходаем аздан түгел, бик күптән. Бергә - бергә,
сабырлыкта, исәнлектә яшәгез. Көнегезне изгелектә, иман
белән ямьләгез. |
Календарь
Архив записей
|