Четверг, 22.08.2019, 16:50
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 3

 Акушерка Зәйтүнә апа бәете

Аңлатма.

Бәет Хәбибуллина Зәйтүнә Мохлисовнага (21.05.1925) багышлана.

Тумышы белән Чистай районының Исләй авылыннан. Авылда Сабантуе көнне җирләнде.

Чистай медучилищесын тәмамлый, 1951 нче елда Зиреклегә акушерка булып килә һәм гомерлеккә Зирекледә кала. 34 ел, ягъни 1985 елга хәтле барлык әниләргә Дәү әни – акушерка булып эшли.

Зиреклегә Хәбибуллин Госман белән уртак булган баласы Наилә (1945) белән килә, Хәлиуллин Минвафага (1926 – 1986) кияүгә чыга. Балалары булмый.

Зәйтүнә апа турында Мидхәт Газыймовның "Сугыш өткән еллар. 1941 – 1945”  китабыннан тулырак укый аласыз (323-324 битләр).

Бисмилла әйтеп башлыйм әле бу бәетнең башларын.

Акушерка Зәйтүнә апа тарихларын башладым.

           Сугыш елларында укып, Зиреклегә юнәлгән.

           Һич нәрсәдән курыкмаган, уңышларга кинәнгән.

Язгы дажур вакытында бала килгән чакырып:

"Әни бәби таба алмый, калды миннән кайгырып”

           Төн җитсә дә, Зәйтүнә апа тиз киенеп юл ала.

           Елга аша чыгу кирәк, шатыр-шотыр боз ага.

Боздан-бозга сикергәләп, яшь кыз чыга батмыйча.

Нинди йөрәк кирәк булган төнлә бер курыкмыйча.

           Бусы бер генә мизгелдер озын гомер буена.

           Ярдәм итүне кешегә теркәп куя уена.

Булачак иремә алдан әйтеп куйдым кисәтеп:

Мине алырга килерләр таңнан да һәм кичләтеп.

           Эшем шундый булачак дим, аңларсың бәлки мине.

           Әни кеше җан тартыша бала белән ул төнне.

Ничек инде йоклап ятыйм шундый шомлы төннәрдә?

Минем ярдәм кирәк була хәтта сулган тәннәргә.

           Шулчактан ук бар әнигә дәү әни булдым яшьли.

           Мең-мең рәхмәтләрен алып, хәер-догада яшим.

Күпме әнине коткардым кара үлем кулыннан.

Зирекленең һәрбер йорты рәхмәт әйтә тумыштан.

           Ул вакытта Зирекледә тирә - яктагы әни,

           Бер куркусыз килделәр дә, исән-сау тапты бәби.

Яраттылар, үз иттеләр әниләребез аны.

Бишәр, алтышар, тугызны бик рәхәтләнеп тапты.

           Туры сүзле, йомшак куллы акушерка Зәйтүнә.

           Яңа туган сабыена әниләре сөенә.

Искитмәле хәтере дә, көнен, сәгатен белде.

Үсеп җиткән балаларга кабат ярдәмгә килде.

           Чөнки алар үзләре үк гаиләле булдылар.

           Яңа буын – парәләре иркен сулыш алдылар.

Мидхәт, мәкаләләреңне дә яратып укып барам.

Бәетләрең дә ятышлы, күңелгә якын алам.

           Иренмичә искә алып, бәет язарсың инде.

           Халык хәтерендә калып, озак яшәсәм иде.

Зәйтүнә апа, әле Сезгә яшәргә дә яшәргә.

Уңайсыз бит әле хәтта бу турыда сөйләргә.

           Бәетләр бит исәннәргә язылмыйлар, беләсез.

           Үлем турында уйламыйк, бик тә кирәк безгә Сез.

Вакыт, гомер уза икән сиздерми, мыштым гына.

Бүген барам хәл белергә, уйланып һәм тын гына.

           Авыраган Зәйтүнә апам, урынга ук яткан ул.

           Караватта авыр сулый, киенгән дә актан ул.

Хәлсез генә саф акылда рәхмәт әйтте килгәнгә.

Кичерә күр, Зәйтүнә апа, теге вакыт көлгәнгә.

           Кызың, оныкларың, кияү, туганнарың яныңда.

           Башларына да китерми үлем килү хакында.

Тик Аллаһтан вакыт җитсә, секунд та торып булмый.

Үлән, яфрак һич селкенми, сабый бала да тумый.

           Нәкъ Сабантуй көнне җитте әҗәлең синең, апам.

           Тыныч кына яңгыр ява, рәхмәт сиңа, бер Аллам.

Чөнки былтырның җәйләре күңелгә нык уелды.

Дымга сусады бар җиһан, үсемлекләр корыды.

           Матур киттең, Зәйтүнә апа, бар халык килде сиңа.

           Һәммәсенә ярдәм иттең, рәхмәтен әйтте шуңа.

Хәер-догада калдылар барча Зирекле халкы.

Әниләр дә, әбиләр дә, әтиләр дә һәм тагын

           Бик күп, бик күп балаларың – дөньяга син тудырган.

           Барысы да бик рәхмәтле, йөрәгеңнән уздырган.

Сабый баладай гөнаһсыз китсәң иде, Анабыз.

Җәннәтле итсен Аллаһым, шул теләктә калабыз.

24-25 май, 2011 ел.

 

 

Рәсүл һәм Нургали абый бәете

Аңлатма.

Җиде яшьлек Рәсүл Гыймадиев Азат улы Кичүдә Атлар тобасында 2010 елның 23 нче июнендә төштән соң батып үлде. Ул урын – чоңгыл, кинәт кенә тирәнгә китә торган борылыштагы урын. Күп кенә балалар һәм олылар да төрле елларда шунда батып һәлак булдылар.

Рәсүлнең әтисе – Гыймадиев Азат Солтан улы (18.7.1975 е.т.), әнисе – Рәзинә Равил кызы (12.11.1980 е.т.), бертуганнары: апасы – Нурия, энесе Җәмил, сеңлесе Әминә. 24 нче июньдә җирләнде.

26 нче июньдә Вафин Нургали Нургата улы вафат булды (22.06.1931 – 26.06.2010). Хатыны Зөлхәбирә Камал кызы 10 ел элек үлгән иде (15.03.1931 – 25.02.2000).               Операциядән соң  җайланмады. Өч балалары калды: Камил (1960), Җәмилә (1964), Рафаэль (1967), төп нигездә яши.

Кичү дигән елганың да тирән урыннары бар.

Бер карасаң, тездән генә. Суерлы агымы тар.

                        Бала – чага һәм зурлар да шул Кичүдә коена.

                        Чума, йөзә тобаларда, комында да кызына.

Тик һәрвакыт алай түгел – чоңгыл, тирән урыннар.

Әбиләрнең сөйләвенчә, яши анда убырлар.          

                        Элеккеге заманнарда тегермән дә эшләгән.

                        Саксыз булган балаларны су анасы тешләгән.

            Бу юлы да Азат улы ялгыш төшкән чоңгылга.

            Җиде генә яше иде. Вафат булды чыкмыйча.

                        Аяк юарга керәм дип, шул упкынга юлыккан.

                        Судан чыкмаганын күргәч, апасы да курыккан.

            Иптәшләре чумып эзләп, тапмаганнар Рәсүлне.

            Әтисенә йөгергәннәр сөйләр өчен бу хәлне.

                        Чабып төшкән әтисе дә үз баласын эзләргә.

                        Тик соң инде, җан өрергә мөмкин түгел безләргә.

Гомер бетәр өчен суда ике минут та җиткән.

Кояш сүнгән Рәсүлгә дә. Сабый мәңгегә киткән.

               Тере бала иде Рәсүл, балык та тотып кайткан.

               Тагын барам әле, - диеп, әбисенә дә әйткән.

Кермә, балам, суга, сак бул, - диеп калган әбисе.

Күз яшьләрен тыя алмый Рәзинә дә - әнисе.

               Ир бала булгач, әтигә булышучы ул иде.

               Әтисе эшләгән эшләр күңеленә хуш килде.

Быел укырга барырга әзерләнде өч сабый.

Булмады тик шатланырга, язмыш үзенчә сыный.

               Азат белән Рәзинәнең өч баласы калды:

               Нурия, Җәмил, Әминә, Рәсүлне Ходай алды.

* * *

Ике көннән Рәсүлебез олы абыйны алды.

Нургали абый Вафинга "башмак ташучы” булды.

               Олылар шулай дип әйтә. Бәлки, дөресе шулдыр.

               Икесенең урыннары көткән җәннәттә булыр.

Берсе – абый, берсе – олы бакыйлыкка киттеләр.

Ләүхел мәхфүздә язылгач, үз көннәрен көттеләр.

               Гомер буе тракторда эшләде Нургали абый.

               Бер эштән дә баш тартмады, сирәктер адәм андый.

Тырыш хезмәтен күрделәр – ял йортларында булды.

Орденын да, медальләрне беренчеләрдән алды.

               Бүләк итеп тапшырдылар тракторын үзенә.

               Сүзен әйтте кешеләргә туры карап күзенә.

Тыныч кына атлый иде мәчеткә дә һәркөнне.

Ярдәмле булды кешегә шатландырып һәркемне.

               Зөлхәбирә апа белән гөрли – гөрли яшәде.

               Булсын диеп дөнья куды, ихлас, тырыш эшләде.

Өч бала да үсеп җитеп, үз юлларын таптылар.

Бәхетле генә булсыннар балдан татлы оныклар.

               Төп нигездә Рафаэль һәм Фәридә тормыш итә.

               Җәмилә булхгалтер булып, күптән районда эштә.

Камил улы төзелештә, искеләрне күп бозды

Яңаны төзеп, күп кешегә ярдәм кулын да сузды.

               Зөлхәбирә апа гына яшьли китте арадан.

               Ире белән тату яшәп, разый булды анардан.

Рәсүлнең дә өч туганы якты дөньяда калды.

Вакыт җиткәч, Аллаһ үзе җәннәтләренә алды.

               Һәркем белә - бар кеше дә кайтачак төп йортка да.

               Безнең гомер мизгел генә, ябышсак та дөньяга.

Бер Аллаһка ышанып һәм ярдәм сорап яшәрбез.

Зекер итеп, бик олылап, «Аллаһ әкбәр», - диярбез.

27 июнь, 2010 ел

Розалия бәете

Коллегам Вәлиева (Мәвләвиева) Розалия Габидин кызына багышлыйм.

Аңлатма.

Вәлиева (Мәвләвиева) Розалия Габидин кызы тумышы белән Мактама поселогыннан. Туган көне – 28 июнь 1957 ел. 2009 елның 30 июнендә, 52 яшендә каты авырудан соң Зирекледә җирләнде.

КИСИ тәмамлады. Мәктәптә 1980-1983 елларда өлкән пионервожатый, 1983-1985 елларда "Кичү” колхозында экономист – бухгалтер булып эшләде. 1985 елда кабаттан мәктәпкә кайтты һәм бүгенге көнгә кадәр башлангыч классларда белем бирде.

Зирекле егете Вәлиев Мәүлет Идрис улы (1951 е.т.) белән гаилә кордылар, өч малай – Марат (1979-2002), Айрат (1984), Айдар (1986) үстерделәр.

Айрат үзе гаиләле булды. Баласы үсә. Марат Әлмәттә машина бәрдерүдән һәлак булды. Аның зур чыршысы һәм кипарисы музей бакчасында үсә.

 

Күптән көткән яңгырлар да явып узды, бик тә шәп булды.

Тик бәхетсез Мәүлет кенә бер ялгызы ятимдәй калды.

                        Йомды күзен Розалия мәңгелеккә күчте бүгеннән.

                        Мөлаемлык, ягымлылык һич  китмәде алсу йөзеннән.

Бар нәрсәне сабыр гына үткәрә алды авыр булса да.

Сызланулар, сыкранулар белән күңеле тулып тулса да.

                        Япь – яшь килеш Зиреклегә килен булып төште Әлмәттән.

                        Кайда гына урнашса да, ямь тапты ул шулчак һәр эштән.

Тыныч кына, күңел биреп, бар сәләтен биреп эшләде.

Авыр булса булды, түзде, тешен кысып сүз дә дәшмәде.

                        Күркәм холык – төп сыйфаты озата барды гомер юлларын.

                        Нинди гамәл кылса да тик изгелектә булды уйлары.

Сабыйлары – өч ир бала астын өскә өеп уйнады.

Розалия мәктәптәге нәниләрен, дәрес уйлады.

                        Вожатыйдан атлап китте, колхозда да булды хисапчы.

                        Әмма күңел балаларга әйләнде дә кабаттан кайтты.

Тырыш булды Розалия, масаймады һәм дә бик тыйнак.

Улы Марат һәлак булгач, шашып еламады бит тырнап.

                        Ходай бирде, үзе алды, инде менә миңа да вакыт.

                        Бик тә яшьли китәм әле, Газраил да килә түр шакып.

Малайлар да үсте, кеше булды, оныгым да килде дөньяга.

Карап узам музей бакчасына Марат алып кайткан чыршыга.

                        Мәүлет, хәзер ялгыз калдың, уфтанма да, һич тә сыгылма.

                        Дөнья иркен, тормыш җитеш, барчасына нык тор, егылма.

Күпме нәни белем алды, өйрәнделәр укый – язарга.

Син бирдең бит, Розалия, бар җылыңны ихлас аларга.

                        Шытып чыгар бу орлыклар балаларның күңел түрендә.

                        Онытмаслар, онытмабыз, калдың мәңге безнең күңелдә.

Үзеңнең дә кулың җитте хәер – сәдакасын бирергә.

Бәрәңгесен, кабак, кишер вакыт таптың безгә кертергә.

                        Ә алардан Коръән ашы әзерләдек бәйрәм, мәҗлескә.

                        Китсәң дә син арабыздан, дога кылып алырбыз искә.

Бар туганнар сиңа кайтты, олы йөрәк белән тугансың.

Шәфкатьле дә, ярдәмчел дә, хөрмәтле дә, уңган, булгансың.

                        Малайлар да шыңшып – шыңшып күз яшьләрен ала сөрткәләп.

                        Оныгың да сизгән сабый үлемеңне елап – иркәләп.

Озак көткән яңгырлар да явар әле кабат – кабаттан.

Тыныч йокла, Розалия, юллары юк кире кайтмактан.

                        Җиңел булсын туфрагың да, урыннарың – көткән җәннәттән.

                        Бер Аллаһны онытмадың, белем алдың Ильяс хәзрәттән.

Җавабын да тотлыкмыйча бирерсең син, Алла теләсә.

Тормыш дәвам итә. Гомер узар, исән – саулык Ул бирсә.

30 июнь, 2009 ел

Әҗер – савап барып торыр

(Мингатина Фатыйма апа бәете)

Аңлатма. Мингатина (Хәлиуллина) Фатыйма Хәлиулла кызы 1923 елның 10 сентябрендә туган, 2009 елның 21 нче февралендә җирләнде.

Зирекле мәктәбендә 1941-1981 елларда татар теле һәм әдәбиятын укытты. Минем дә 5-10 классларда класс җитәкчем булды. Һәм 1959 елдан туган мәктәптә бергә эшләдек тә.

Ире – Нәҗип Мингата улы (14.12.1914-23.03.1992) шулай ук педагог, стажы – 1937-1977 еллар, рус теле һәм әдәбияты, немец теле укытучысы, мәктәп завучы (1945-1950), 1964-1970 – башлангычларда завуч. Нәҗип абый белән Фатыйма апаның балалары: Рәисә (1948), Әлфия (1953), Рәшидә (1955), Румия (1958-2008), Шамил (1960). Хәзер инде алар үзләре балалар һәм оныклар  үстерәләр.

Авылның беренче укытучылары: Вәлиевлар – Ибраһим Һадиевич(1885-1940), Мәрхәбә Хатыйповна (1899-1968); Закировлар – Нәҗип Закирович (1881-1940), Рабига Камаловна (1885-1954), Рахматуллин Камил Мөхәммәтханович (1897-1984), һ.б.

2008/2009 ел кышында кар бик аз булу сәбәпле, җир бер метрдан артык туңды. Авыл тарихында беренче тапкыр кабер казырга җирне кисә торган трактор Яңа Чишмәдән чакыртылды.

Аклык, пакълек белән булды үлемең дә, әнием.

Бездән хәер – дога булып языладыр бәетең.

                   Озын гомер бирде сиңа бер Аллаһым җәлләми.

                   Тик шулай да яшәр өчен бирер идем әллә ни.

Бүген менә вафат булдың – киттең мәңгелеккә дә.

Үкенмәслек гомер иттең, керерсең еш төшкә дә.

                   Әти – әни ике яклап нәселне туплап торды.

                   Югалтмыйча һичкемне дә, зур – зур планнар корды.

Алар өчен нәсел җебе изгеләрдән саналды.

Иң беренче туганлык һәм нык кардәшлек сайланды.

                   Румияң кызың үлгәнгә ел гына булды әле.

                   Бары ике көнләп кенә начарайды бит хәле.

Күкрәк белән авыр сулап тынны алдың урында.

Сыкрансаң да авырта дип, иман – тәкъбир уеңда.

                   Күтәрмә мине, Галиям, гафу ит, сиңа авыр.

                   Шамил кайткач, акрын гына әмәлен – җаен табыр.

Ахирәт күлмәген алдан Зөһрә белән барладык.

Чап – чак итеп кисеп куйдык, бар нәрсәне уйладык.

Рәхмәт сиңа, Зөһрә дустым, ярдәмең өчен, ихлас.

                   Тырышсак та мәңгегә дип, дөньяда калып булмас.

Һәркемгә атап барладым хәерен, башкаларын.

Күңел тыныч, фарыз, сөннәт намазлар башкарамын.

                   Нәҗип белән озак еллар белем бирдек һәркемгә.

Берең «абый», берең «апа» булдык үткән гомергә.

«Укытучы әби» диеп беркем ялгыш әйтмәде.

Яшь килеш калдык без шулай, хөрмәт тә кимемәде.

                   Безгә кадәр аң – белемне таратты олы буын.

                   Ибраһим – хаҗи, хатыны, калганнар тапты юлын.

Рабига апа, Нәҗип абзый, Камил абый укытты.

Ликбезы да, мәктәбе дә бар халыкны уятты.

                   Өлкән буын бакыйлыкта, инде без дә китәбез.

                   Бүгенге көндә нибары дүрт – биш кенә исәнбез.

Кызларым да кайтып җитте, улым янымда гына.

Белгәнемне укый – укый һәркөн шөкрана кылам.

Көне матур, язга тартым, җыелдылар туганнар.

                   Кияүләр дә оныклар да, ерак – якын булганнар.

Бик тырышып каберемне көчле ирләр казыйлар.

Тарихта беренче тапкыр трактор да юллыйлар.

                   Ян – якларын, уртадан да туңын кисте әйбәтләп.

                   Йомшагына чыккач шулай эшләр китте бик ипләп.

Бер урында каберебез – Румиянең, Булатның.

Баш очларында аларның инде үзем буламын.

                   Ерак түгел бездән Нәҗип, куаклар арасында. -->

Календарь
«  Август 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031