Понедельник, 19.08.2019, 09:01
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

страница 2

 Мин – Шахмайның гади бер малае...

 Мин – Шахмайның гади бер малае,

Шул авылда уйнап үскәнмен.

Сусаганда, ятып, чишмәсеннән,

Рәхәтләнеп, суын эчкәнмен.

Мин – Шахмайның гади бер малае,

Болынында печән өйгәнмен.

Авылымда үскән нечкә билле,

Тыйнак бер гүзәлне сөйгәнмен.

 Мин – Шахмайның гади бер малае,

Кырларында иген иккәнмен...

Кулъяулыгым болгап, саубуллашып,

Солдатка да шуннан киткәнмен.

 

Тыңла, авылым, тыңла бу җырымны –

Синең өчен генә җырлыймын.

...Онытма син гади малаеңны,

Мин бит сине бик еш уйлыймын...


Шигърият урманында

 Гаҗәеп төш күрдем, дусларым,

Сөйлим Сезгә күңлем кушканын...

...Алдыбызда - искиткеч урман,

Үзе куе шундый, юк тузан.

Юлларында йомшак үләннәр,

Җәеп куйган урман келәмнәр!

Яшел келәм кемгә җәелгән?

Хәбәр килде безгә җай белән:

"Шәп шагыйрьләр килә бирегә!!!”-

Тукран тукылдатты тиз генә.

Күренәләр, әнә, үзләре! –

Барчасының шунда күзләре...

Алдан килә Шәүкәт Галиев,

Янәшәдә – Илдар Юзидер...

Әхсән Баян алган баянын –

Игезәк дустын! – җаны түзмидер...

Җилкәсендә улы – Газизе! –

Равил Фәйзуллин нәкъ үзедер!

(Дүртесе дә халык шагыйре! –

Шигъриятнең асыл шаһ ире!)

Роберт Миңнуллин да җыр көйли,

Үзе - лирик, үзе – җор телле!

Зиннур Мансуров та - шул сафта,

Шәмсия ханым аңа сүз ката

(Бар җиһанны тоткан ханым ул –

Радионыҗ җаны-даны ул!):

-Отып алыйк, дустым, бу моңны!

Сихри дә соң кошларның җыры!

Марсель Гали, түзми, кушыла –

Күңеленнән ургып җыр чыга!..

Серле урман җәйгән колачын:

"Илһамлан да, яз да, моңлан син!”

Урман юлы гел алга илтә –

Юлларында юктыр бер киртә!..

Иярттеләр, күреп, мине дә:

"Бездән калма, ялгыз тилмермә!

Син дә чын әсәрлшр язарсың –

Шигъриятнең серен аңларсың.

Тылсымлы ул! – бик тә тирәндә,

Яисә күктә... Синең тирәңдә

Канатлы ат очып йөридер,

Сиздермичә сине күзлидер.

Атланырсың берчак биленә –

"Шагыйрь!” – диеп таныр Илем дә!..”

Шулай диде алар төшемдә...

Уяндым да әйттем: "Көрсенмә,

Алар барган юлдан атласаң,

Саф-пакъ хисләреңне сакласаң,

Иманыңны, ваклап, сатмасаң,

Дусларыңа уклар атмасаң, -

Син дә Кеше булып яшәрсең!

Шагыйрь булып, илгә дәшәрсең...”

...Барасылыр әле бик озак –

Урман юлы озын, бик ерак.

Тик шулай да күренә яктылык –

Күңелкәем китте яктырып!

Гел эшлисе килә яхшылык,

Кәгазь-каләм алдым атлыгып...

 

Шигърияткә мин тумыштан гашыйк

 

Шигърияткә мин тумыштан гашыйк –

Әнкәм сөте белән кергәндер...

Мин тугач та, Әнкәм бмшегемә

Шигъри дога язып элгәндер!..

 Бишек силәсенең зыңлавын да

Охшата идем Әнкәм җырына...

Тылсымлы көй алып килде мине

Шигъриятнең изге кырына!..

Үзе дә бит шигырь язган Әнкәй:

Көндәлектә – ихлас хисләре...

Шул ихласлык аннан миңа күчкән,

Шигырьләрнең арткан ишләре!..

 Ул шигырьләр - Әнкәм васыяте,

Мин дәвамын язам аларның...

Шул шигырьләр аша Әнкәм гомерен

Үземнеке белән ялгармын,

Халкымныкы белән ялгармын!..

... Шигърияткә мин тумыштан гашыйк...

 

 

Уйландыра Азан тавышы...

 

Кышкы салкын. Ак кар. Тыныч таң.

Морҗалардан төтен агыла.

Уразада авыл. Авыз ача –

Коймак исе чыккан авылга.

 Офыкларны ярып, кыйбладан

Ишетелә Азан тавышы.

Дулкынлана йөрәк, уйландыра...

Уйландыра гомер агышы!

 Таң атуны, кичләр җитүен дә,

Айлар-елларны да сизмичә,

Кая һаман, кая ашыгабыз,

Дөнья матурлыгын күрмичә?

 Җәберләмик, авыр сүзләр әйтмик –

Сүз ярасы авыр төзәлә...

Бир, Ходаем, әрнүле чактк да,

Сабырлык бир безгә түзәргә!

 Офыкларны ярып, кыйбладан

Ишетелә Азан тавышы.

Дулкынлана йөрәк, уйландыра...

Уйландыра гомер агышы!..

 

Серле күзләр

 Соңгы елларда мин, Әнкәй, бик еш

Рәсемеңне алам кулыма.

Мөлдерәгән күзләреңә карыйм:

Нидер әйтмәкче Син улыңа!

 

Аңлый алмыйм һаман мәгънәсен,

Серле күзләр бирми тынгылык.

Җаным тыныч түгел... Кайнар хисләр

Күңелемнән чыга ургылып!..

 Әллә алар мине кисәтәме,

Саклап калыр өчен ялгыштан?

Сабырлыкка дәшәме ул күзләр,

Аралыймы әллә сагыштан?

 Эх, утырып сөйләшәсе иде –

Башым салып йомшак иңеңә!

Сөйләр идем бар шатлыгым-зарым:

"Аңларсың, - дип, - бары Син генә!”

 Алтмыш бернең салкын шыксыз кышы

Япты, Әнкәй, Синең күзләрне...

Шуннан бирле йөрәгемдә йөртәм

Сиңа дигән назлы сүзләрне!..

 Серле күзләр җылы бөркеп бага:

"Кояшлы булсын, - дип, - тормышың!”

Пар йолдыздай алар озата бара –

Тоям, Әнкәй, кайнар сулышың!

  

                Таллар

 Бакча артында үскән бу талларны

Бабам белән Әткәм утырткан:

"Нәсел тамырлары корымасын,

Бәхет китмәсен, - дип, - төп йорттан!”

 

Теләкләре изге булгангадыр,

Шаулап үскән таллар - иркендә.

Кошлар оя корган шатланышып –

Яшәгәннәр Ходай иркендә...

 Безнең дә бит гомер монда үтте –

Таллар кочагында гөрләшеп...

Сизми идек таңнар атканын да

Сөйгән ярлар белән серләшеп...

 Әткәм-Әнкәм белән күп тапкырлар

Таллар җырын бергә тыңладык...

...Басып торам бүген яннарында

Тирән хискә чумып, уйланып...

 "Саумы, улым!” – диеп дәшә сыман

Шул кадерле таллар, үз күреп...

Якыннарым белән күрешкәндәй,

Күңелкәем китә үсенеп!

(...Ә аннары - тып-тын үксимен...)

 Төшләремдә күрәм ул талларны!..

Сагынуларга түзә алмагач,

Мин авылга чабам – күңелемне

Сагыш ялкыннары ялмагач...

 Шул таллардан илаһи көч алам,

Җитәрлек дәрт – гомерем буена!..

...Утырырга язсын тал төбендә

Мәҗлес корып – алтын туемда!

Амин!..

 

Календарь
«  Август 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031