Меню сайта
Статистика
Форма входа
|
страница 3Горурлыгым минем Тубылгы Тау(поэма) Нотфи Мифтахов. Тубылгы Тау дигән авыл Башлана Кала тавыннан. Нинди генә сугышлар булмаган, Исән калган дошман явыннан. Тубылгы Тау җирлегендә сугышлары да күп булган, Кала башы тауларына өч катлы корыпма корылган. Сәнәклеләр сугышында да, Динебез өчен сугышларда да Халкым минем башын ими горур торган. Авылым минем башын ими горур торган, Динебезне үзгәртергә дошман план корган. Мәчетләрнең ишек, тәрәзәсен ябып киткән, Халкым минем, тәрәзәдән кереп, гамәл кылган. Авылыбызның башыннан күпме сугыш үткән, Динебез өчен көрәшеп, бабаларыбызның башы киткән. Кыр буена сузылган изге зияратлары, Ул вакытта булган вакыйгаларның шаһитлары. Безнең авыл тарихы кебек авыллар Илебездә булган бик сирәк. Шуңа күрә динебез өчен, бәхетебез өчен көрәшкән, Бабаларыбызны искә алырга кирәк. Тубылгы Тау 12-14 гасырларда Матур гына шәһәр булган. Һунәргә бай, алтын куллы халкым Җиң сызганып эшләп торган. Авылымның Шушма буйлары, Болыннары хәйран тамаша, Аның вакыйгаларга бай тарихы да 12-14 гасырларга барып тоташа. Кала башы тауларына, ярны чокып Карлыгачлар оя корган. Сугыш, ачлык әфатләренә бирешмичә Халкым минем горур торган. Халкым минем уңган булган. Авылым халкы бигрәк уңган булган Чиләк,комган ясаучы Сәйфулласы булган. Ә алачыкта, тимер коеп әйбер ясаучы Алтын куллы Тәлибулласы булган. Сигез гасыр яшәгән Тубылгы Тауыма Югары-Никиткино диеп исем куйганнар. Динебездә яздырырга, план корганнар
Көчләп-көчләп торышсаларда, булдыра алмаганнар. Ләкин авылым халкы үз диненә туры калды, Тубылга Тау дигән исемен кире алды. Гүзәл тәбигатьле туган авылым Еллар үткән саен матурланды. Килгән булган авылыбызга поп, мәет җирләргә Бу хурлыктан халкыбызга ничек түзәргә. Халкым минем алай иткән, болай иткән Үзеңне шушында күмәбез дигәч, поп качып киткән. Авыр вакытларда күп булды, Кулаклар диеп дин әһелләрен себер сөрделәр. Кайда гына барсаларда, авылым халкы Туган авылын сангынып гомер иттеләр. Егерме беренче елгы ачлыкта холера чире, Халыкның үзәгенә үтте. Бер зиярәткә бер ничә мәетне Күмәргә ачлык, мәжбүр итте. Авылым минем матур булган, Ике катлы таш өйләрдә төзелгән . Капитализмнан калган диеп, Алары да сүтелгән. Социолизмда яшәдек, коммунизмныда көттек Капитализмга барып җиттек. Гөрләп эшләп торган фермаларыбызны Социолизм калдыгы диеп аларында сүттек,исраф иттек. Кырларыбыз кара туфраклы Уңдырышлы булды. Колхозыбыз Сталин исемен йөреткәндә Миллионер колхоз булды. Ниниди авыр елларда да Халкым минем, эшчән булды. Бик күп хезмәт алдынгылары Орден,медальләр алды. Авылыбыз кырларында, уңдырышлы мул булды Тарыдан мул уңыш үстереп, Бригадир Миңниаздан абыебызда Мәскәүдә, күргәзмәдә булды. Илебездә сугыш башлангач Ир- атларыбызны сугыш алды. Күпме хатын, күпме бала, Тыл калды, ятим калды. Ир-атлар сугышка китсәдә Игеннәре игелгән. Бала-чага, хатын-кызлар,
Ат урынына җигелгән. Газы кергән, уты яна Яшибез бит рәхаттә. Бабаларыбыз нинди миһнәт күргән Яшибез бит, дөньялыктагы җәннәттә. |
Календарь
Архив записей
|