Вторник, 16.04.2024, 10:01
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Главная » 2015 » Март » 3 » Яңа язучыбыз.
13:19
Яңа язучыбыз.

«Ана күңеле түзә, нишләсен»

Әдәбият елының беренче карлыгачы булып, Шахмайда яшәп иҗат итүче Гөлия Гайфетдин кызы Гыйльманованың “Йөрәк сагышы” исемендәге китапчыгы дөнья күрде.

 Шигырьне һәркем дә яза алмый, бу - хакыйкать. Моның өчен йә Ходайдан бирелгән талант, сәләт кирәк, йә кеше гомерендә тетрәндергеч вакыйга кичерсә, ул инде икенче хәләткә күчеп, каләмгә тотына, махсус белеме бармы, юкмы, үзеннән үзе кеше иҗат итә башлый.

Гөлия Гайфетдин кызы Гыйльманова белән дә шундый хәл була. Үзе язганча, сөлектәй 25 яшьлек яп-яшь төпчек улы Фәниснең фаҗигале үлеменнән соң беренче шигыре 54 яшендә, 1994 елның 6 апрелендә туа. 33 ел Шахмай фермасында сыер савып, 5 баланы тәрбияләп, аякка бастырган әнисенә карата, туган авылына ихтирам белән, балаларына, туганнарына, гаиләсенә багышлап, эчкерсез шигырьләр яза башлый.

Дөрес, авторның кайбер шигырьләре сәнгати яктан эшләнеп бетмәгән, кайбер урыннарда чагыштырулар да юк, югары таләпләргә дә туры килеп бетми торгандыр. Ләкин алар йөрәге түреннән чыккан шигырьләр. Бигрәк тә әнисенә һәм улына карата язылганнары игътибарга лаек. Гөлия үзе дә югары осталыкка ирешүне максат итеп куймый кебек, илһамы ничек килә, шулай иҗат итә.

Җан әрнүе белән язылган шигырьләрен һәм кыскача язылган парчаларын изге нияттән - балаларына, оныкларына, якыннарына, авылдашларына калдырырга, үзенең якты истәлеге итеп дөньяга чыгарырга омтыла.

Җыентыкка ике бәете дә кертелде. Кайгы-хәсрәтне үз башыннан кичергән кеше генә бәет иҗат итә ала.

Гөлия Гайфетдин кызының алдагы көндә дә каләме шомарыр, иҗаты матур, эчтәлекле төсмерләр белән баетылыр.

$IMAGE2$

 

Просмотров: 975 | Добавил: gulnur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031