Тубылгы Тауда яшәп иҗат итүче Нотфи бабай Галләметдин улы кабат мине гаҗәпләндерде. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәсе көннәрдә: “Мидхәт, китабым чыкты бит, шуңа куанам”,- диеп шалтыратты һәм озын-озакка сузмыйча, 8-нче майда ук Нотфи бабай Мифтаховларда кунакта булдым. “Зирекле музеена истәлегем булсын” автографы белән үзенең 4-нче китапчыгын - “Авылым хатирәләре”н бүләк итте.
Афәрин, Нотфи бабай. 4-нче китапчыгына шигырьләре, кыскача язмалары тупланган. 60 биттән торган җыентыкның тиражы, билгеле, зур түгел, 50 данә генә. Ләкин аны автор үз акчасына бастырып, хәер-сәдака итеп балаларына, туганнарына, якыннарына истәлеккә тарата. Бик күркәм, изге эш. Кабуллардан булсын.
Тышлыкта зәңгәр күк фонында Нотфи бабайның үзе һәм гаиләсе яши торган өе, урта биттә гарәп хәрефләре белән бирелгән шәҗәрә.
Беренче битләрдә үк “Авылым хатирәләре” исеме астында Тубылгы Тау авылының халык хәтеремдә сакланган тарихы да бирелгән. Абыйсы Шамилның да шигырьләрен урнаштырган.
Үз иҗатын барлауның максат-ниятен Нотфи бабай кереш сүзендә болай аңлата: “Уйлап-уйлап утырдым да, үзем күргәннәрне, китаплардан укыганнарны, әти-бабайлардан ишеткән вакыйгаларны, риваятьләрне үзем исән вакытта язып калдырыйм дидем. Үземнең башлангыч белемем генә булганга (7 сыйныф), килешмәгән җирләре, хаталары булса, гафу итәрсез”.
Миңа калса, язма истәлекләр калдырып, бик дөрес эшли Нотфи бабай, чөнки мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин әйтүенчә, “Кәгазь өстендә калган исем - бетмәс гомердер”.
Халыкара музейлар көнендә, ягъни 18 майда 76 яшь тула. Аңа ихластан саулык-сәламәтлек, куанычлар, иҗатында яңа уңышлар һәм бәрәкәтле гомер телибез.
Ходайга шөкер, Әдәбият елы уңышлы гына дәвам итә.
Мидхәт Газыймов,
райондагы “Бөреләр” исемендәг
әдәби түгәрәк җитәкчесе, музей директоры
|