Быел үткәрелә торган әдәбият елында районыбызның мәдәни тормышында августның соңгы көннәрендә тагын бер зур вакыйга булды: татар һәм рус телләрендә Яңа Чишмә төбәгеннән чыккан һәм республиканың төрле почмакларында яшәүче, яки шул төбәктә үк, туган-үскән җирендә төпләнеп, эшләп, иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт тапкан 76 якташыбызның – олы һәм урта буынның, укучыларның шигырьләрен туплаган «Авылым, мин синең тәлгәшең» - «Малая Родина – пристань моей души» исемле күмәк җыентык дөнья күрде.
Җыентыкның редакторы һәм төзүчесе – Мидхәт Газыймов. Китап нигездә авторларның матди ярдәме белән нәшер ителде, зур форматта, 176 битле, 350 данә тиражы. Һәр авторның төсле фотосы да бирелде.
Укучыларыбыз бу китапны да җылы кабул итәр дигән теләктә калам.
Шундый коллектив җыентык, ягъни Яңа Чишмә районында каләм тибрәтүчеләренең шигъри тәлгәшләре тупланган «Яңа Чишмәм тамчылары» - «Новошешминск - уголок тихий мой» исемле китапны Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее 2002 елда ук чыгарган иде.
Вакыт уза, 1000 данә белән басылган җыентык та таралып бетте. Яңасы турында да уйлана башладык. Безнең бәхеткә 2013 елда «Рухият» нәшриятында Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан татар һәм рус телләрендә «Илһам чишмәләре» - «Родники вдохновения» китабы дөнья күрде. Ул җыентыкка Татарстан язучылар берлегенең 50 елдан артык тарихлы Әлмәт язучылар бүлегенә караган 200 дән артык профессиональ һәм һәвәскәр язучыларның иҗатларыннан кайбер үрнәкләр тупланган. Китапта Әлмәт шәһәре һәм 10 районнан, шул исәптән Яңа Чишмә районыннан да 28 автор-вәкилнең урын алуы, безне чиксез шатландырды.
Билгеле, җыентык өчен материалларны җыюда район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре, авыл китапханәчеләре, музей коллективы кыска вакытта зур хезмәт куйды.
Бүген инде яңа проект эшләнде. Аның авторы Яңа Чишмә районының үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры - Гөлнур Мәүлет кызы Латыйпова.
Материалны җыю, эшкәртү, тәртипкә салу халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Гариф улы Газыймовка, текстларны компьютерда җыю музейның фәнни хезмәткәре Лидия Зөфәр кызы Лотфуллинага йөкләнде.
Әйтергә кирәк, эзләнү нәтиҗәсендә районыбыздан чыккан яки шунда гомер итүче һәм шигырь язучы 70 тән артык кешене барладык, бергә-бергә эшли башладык.
Алар арасында шактый танылган һәм үз китапларын да чыгарырга өлгергән язучыларыбыз да, шагыйрьләребез дә бар.
Мәсәлән, Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее булышлыгы белән Шахмайдан мәрхүмә Зәйнәп апа Хәбибуллинаның 2 китабы (Моң чишмәсе түгелгәндә, 2006; Гөлләр сибеп киттең, 2011), Зәкия апа Гарифуллинаның 3 китабы (Узганнарның ерак кайтавазы, 2007; Якын күргәннәргә ядкәрем, 2010; Ачып куйдым гомер китабымны, 2013), Чертуштан Резидә Абдуллинаның (Зәңгәр кыңгыраулар, 2006), Мин ышанам таңнарга (2014); Наилә Ситдыйкованың (Моңнар белән киләм, 2007), Әкрәм Гайнановның (Шигырьләрем - соңгы истәлек, 2009), Зирекледән Гөлшат Нуриеваның (Аклык иңсен җаннарга, 2008), Кадрия Гатинаның (Җырларымда - чишмә моңнары, 2014), Рус Волчъясыннан Темникова (Васильева) Викториянең (2014), Шахмайдан Гөлия Гыйльманованың (Йөрәк сагышы, 2015) китаплары дөнья күрде.
Районда гына түгел, инде республикада шактый танылган шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз да бар, аларның әсәрләрен яратып укыйбыз: тумышы белән Яңа Чишмә төбәгеннән чыккан, «Человек года планеты» исеменә лаек булган Зөфәр Максум улы Фәтхетдинов; 10 нан артык китап авторы Сөлчә-Баштан мәрхүм Шамил Нәфыйгулла улы Шәйдуллин (1939-2008); шул ук авылдан чыккан Җәүдәт Юнис, Рәфыйк Әхмәдиев; Акбүредән Фәнис Мотыйгуллин, Флера Шәрипова, Харис Вәлиуллин; Зирекледән авыл, район тарихы буенча күп китаплар авторы, үзе дә бәетләр иҗат итеп, башка районнардан да аларны җыеп, китаплар бастыручы Мидхәт Газыймов; Тубылгы Таудан 15 китап авторы мәрхүм Ярулла абый Кәримов (Ярулла Кәрим, 2014 вафат), Нотфи абый Мифтахов; Акъярдан фәннәр кандидаты Фәридә Вәлиуллина (Галләмова); Шахмай авылында туып-үскән һәм бүгенгесе көндә Алма-Атада яшәүче, «Толковый словарь татарских личных имен» китабы авторы Шамил Саһаутдинов; танылган, күп кенә җырлар авторы, шагыйрь Нәкыйп Наил улы Галимов; Тубылгы Тауда туып үскән, бүгенге көндә Чистай районы Каргалы авылында яшәүче Мингалиева (Хәйруллина) Фәүзия; Акбүредән Яһүдин Мәүлет.
Күбесенең кабатламыйча яңа иҗат җимешләрен бу җыентыкка да кертергә тырыштык.
Мәктәп елларыннан ук иҗат белән шөгыльләнүче һәм районыбызда чыга торган «Яңа Чишмә хәбәрләре» - «Шешминская новь» газеталары белән даими элемтәдә торучы, әле үзләренең китапларын чыгарырга өлгермәгән олы һәм урта буын вәкилләре, мәктәп укучылары Зирекледән Резидә Сибгатуллина, Гөлфия Мөбарәкшина; Чаллы Башыннан Алсу Сәлахова, Раузетдинова Асия; Тубылгы Таудан Әбдрәфыйкова Мәрьям, Юртаева Вероника; Акъярдан Халикова Миләүшә; Акбүредән Бикмөхәммәтова Фидания, Вәлиуллина Рәмилә, Габдрахманова (Минкәева) Ландыш, Закирова Гөлфирә, Җаббарова Тәслимә, Мусина Әлфия, Мусина Гөлсылу апа, Хөснетдинова Әлфия, Хөснуллина Хәтимә; Красный Октябрьдан - Шумкова Александра, Кәтәрин Бистәсеннән (Слобода Екатерининская) - Михаил Зевакин; Яңа Чишмәдән - Йосыпова Нурания, Фәттахова Лилия; Ленинодан - Кондеева Зинаида; Зөлфия Хәсәнова, Шахмайдан - Төхфәтуллина Гөлия бүген дә уңышлы гына иҗат итәләр.
Әле беркемгә дә таныш булмаган, ләкин ихластан «үзе өчен генә» иҗат итүче авторларны да таптык: алар арасында үз юлын тапкан Әдәмсәдән - Билданов Җәүдәт, Билданова (Нотфуллина) Мәрьям, Гатауллина Гөлисә, мәрхүмә Шакирова Һәдия апа; Акбүредән - Галимова (Сафиуллина) Рәмзия; Шахмайдан - Гыйльманова Гөлия; Ленинодан - Демидов Михаил, Хәсәнова Зөлфия; Зирекледән - Вәлиева Сәвия, Закирова Миңнеруй, Йосыпова (Габетдинова) Зәйтүнә апа, Ибраһимов Габделхак; Акъярдан - Дәүләтшина Гөлсинә, Садретдинова Наҗия апа; Яңа Чишмәдән - Зевакина (Муханова) Тамара; Бакташтан - Нәбиуллина Минниса; Чаллы Башыннан - Сәлахова Гөлнара; Акбүредән Нурхәмәтова Зәйтүнә апа, Кәтәрин Бистәсеннән Смурыгина Маргарита, Зяблова Раиса апалар. Аларның да шигырьләре җыентыкка кертелде, үзләренә иҗади уңышлар телик.
Безнең максатыбыз иң-иң яхшыларын гына сайлап, җыентык төзү түгел, ә бәлки район авылларыннан чыккан яки шунда ук гомер итүчеләрне барлап, иҗатларына игътибар итү һәм этәргеч ясау иде.
Китапка кертелү - үзе бер зур вакыйга, шатлык дип исәплим.
Шәхсән үзем, мәкаләм яки бәетем басылган газеталарны, басмаларны бик кадерләп саклыйм. Беренчедән, тарихта кала, икенчедән, балаларыңа һәм оныкларыңа истәлек була.
Гомер йомгагын сүткәндә, хәтер сандыгыннан аларны да барлыйсың, искә төшерәсең.
Хезмәтебез ничек килеп чыккандыр, укучы үзе бәя бирер, яхшы якларына күбрәк игътибар итәр, киткән хаталарын кичерә алыр дигән теләктә калам.
Мидхәт Газыймов
Яңа Чишмә районындагы иҗат әһелләренең
«Бөреләр» исемендәге әдәби түгәрәк җитәкчесе,
Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреше
музее директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
|