|
Главная » 2016 » Январь » 2 » Чыршы бәйрәме.
|
Акъяр авылы мәдәният йортында балалар өчен “ Чыршы ,чыршы без сине сагынып көттек ел буе “дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрелде.Иң элек кыңгыраулар чыңнатып ,бизәлгән атка утырып килгән Кыш бабай белән кар кызын каршы алдык.Кыш бабай җыелган авыл халкын һәм балаларны сәламлап, үзенең яңа ел теләкләрен җиткерде.Урамда салкын булганлыктан ,төрле уеннар оештырып күңел ачу мәдәният йортында дәвам итте.Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр : җырладылар,биеделәр,мәдәният хезмәткәрләре оештырган уеннарда да бик актив катнаштылар,конкурсларда катнашып бүләкләр дә алдылар.
Яңа ел бәйрәмнәре-иң матуры һәм иң күңеллесе.Балаларга Кыш бабай белән Кар кызы төрле тәм-томнар өләште.Алар белән җырлап-биеп күңел ачу,әйлән-бәйлән уйнау барысына да бик ошады.
,
|
Просмотров: 1068 |
Добавил: gulnur
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|