Пятница, 26.04.2024, 17:49
Приветствую Вас Гость | RSS

Новошешминская ЦБС

Меню сайта
Статистика
Форма входа
Логин:
Пароль:

Главная » 2016 » Февраль » 16 » Якташыбыз иҗаты.
10:23
Якташыбыз иҗаты.

Кулымда Яңа Чишмә районының Акьяр авылында туып-үскән, бүгенге көндә Иҗау (Ижевск) шәһәрендә гомер итүче Әминә апа Гариф кызы Гайфуллинаның «Күңелемдә минем җәй яши» исемле шигырьләр җыентыгы. 2015 елда дөнья күргән. Төсле һәм каты тышлы. Зәвык белән эшләнгән. Гаилә архивыннан җәмәгате, әти-әнисе, балалары, оныклары, оныкчыкларының 84 төсле һәм кара – ак фотолары да урнаштырылган.Җыентыкка Әминә апаның төрле елларда иҗат ителгән 70 шигыре 5 бүлектә бирелгән. Кереш сүзне Татарстан һәм Удмуртия язучылар, Россия журналистлар берлекләре әгъзасы шагыйрь Ринат Батталов язган. Ул китапны дөньяга чыгаруда матди ярдәм дә күрсәткән.Кызганыч, бер тында укыла торган җыентыкның тиражы гына аз, 70 данә генә. Ринат Батталов язганча, “Әминә апаның шигърияте бер максатка хезмәт итә: халыкка – иманын, милләткә - рухын, өммәткә - динен, адәмгә - әхлагын кайтару. Үзенә һәм каләменә шундый изге максат куйган шагыйрәне ничек яратмыйсың да, ничек иҗатын тәкъдир итмисең?”.

Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, үзенең тырышлыгын, үҗәтлеген, татарлыгын саклый, үстерә, уй-хисләрен, сагынуларын кәгазьгә төшерә, киләчәк буынга, балаларына, онык-оныкчыкларына булса да, иҗатын калдыра, туган нигезгә, туган туфракка кайтырга ашкына. Әминә апа 80не тутырган. (1935 елның 18 ноябрендә дөньяга килгән). Шулай булса да, 2016 елның гыйнвар аенда туган Акъярына кайтып китә алды. Мин дә аның белән телефоннан булса да сөйләшеп, җылы сүзләр, теләкләр әйтергә тырыштым. Ә Миләүшә Халикова аңа якташларыбызның шигырьләрен туплаган “Авылым, мин синең тәлгәшең” шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

Бәлки, киләчәктә Ходай гомерләр бирсә, араларыбыз тагын да якынаер.

Сезнең игътибарга Әминә апа Гариф кызының берничә шигырен тәкъдим итәм.

 

Просмотров: 837 | Добавил: gulnur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Февраль 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29